Тамьян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамьян latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Тамьян — татар-башкорт кабиләсе.

Тамга

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Безнең эраның беренче меңьеллыгы ахырыннан X гасырга кадәр «тама» этнонимы астында билгеле булганнар. Әлеге этноним алтай, татар, казах, каракалпак, кыргыз, тува һәм үзбәк халыкларында очрый.

Болгар ханы Тат-Үгәкнең Тамьян исемле улы була.

IX гасырда Азов буе Бөек Болгары таркалгач, тамьяннар төньякка, Идел буе һәм Урал алдына күчеп килә, анда алар Ык һәм Демә елгалары үзәннәренә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгына урнаша.

XII - XIII гасырларда тамьян кабиләсе көньякка китә һәм Агыйдел елгасының урта агымы, Нугуш елгасының тамагы һәм Сохайлә елгасының югары агымы буендагы җирләрдә төпләнеп, кыпчакларның йогынтысын кичерә. XVI гасырның икенче яртысында тамьяннар кабиләсе кыпчак, бурҗан һәм усергән кабиләләре белән бергә Мәскәү дәүләте составына керә, әлеге вакыйга Иван Грозный тарафыннан бирелгән грамотада чагылган. Бу документның 1838 елда төзелгән татар телендәге бер нөсхәсе ТР Азнакай районында Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан табыла. Шунысы игътибарга лаек: бу кабиләләр рус карамагына күчкән вакытта әле башкорт дип аталмаган. Нугай Урдасының әлеге кабиләләре Көньяк Уралда хәрби хезмәт алып бару шарты белән җир алган. Бу биләмәләр чыганакта «Бөрҗәннең аерым җирләре» дип аталган, оригиналда ул «Бөрҗанның асабуй йиридүр» дип яңгырый һәм элек башкорт биләмәчеләрен атаучы асаба-башкорт терминының формалашу процессын чагылдыра. Нәкъ шушы бирелгән «аерым җирләр» өчен алар Мәскәү дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чикләрен сакларга тиеш булганнар[1].

ХVII—ХХ гасырларда тамьяннар көньякка һәм төньякка бүленеп яшәгән. Көньякта алар Агыйделнең урта агымында һәм Нөгеш тамагында төпләнсә, төньякта Агыйделнең югары агымында һәм Урал аръягында көн күргәннәр.

ХVI—ХVII гасырларда аларның җирләре чагыштырмача киң булган, бу хакта Тамьян вулысының хәтта Ык ярында булуы сөйли. Тамьяннарның Мөлет, Куян, Мәсәгуть ыруларына бүленүе турында мәгълүматлар бар.

Төп тамгалары булып дага, чыбык һәм ирәк исәпләнгән. Ирәк — почмак билгесенә охшаган тамга. Дага тамгасы тамьяннарга гына хас, бик борынгылардан исәпләнә. Чыбык исә кара-кыпчакларныкына охшаган һәм каңлы ыруыныкына якын тора. Ирәк тамгасы бөрҗәннәрнеке кебек.

XVIII гасыр башында тамьяннарның саны 21 меңнән артып киткән. Өченче һәм дүртенче ревизия материаллары буенча (1761-1764 һәм 1781-1782 еллар), Уфа өязе территориясендә «Тамьян» исемле торак пунктларда (Тәмьяново, Тамьянова, Тамьянова) татарлар, ясаклы татарлар, типтәрләр һәм бобыльләр яшәгән[2].

Тамmяннар арасында ата-бабаларының кайчандыр Алтай эченнән күчеп килүе турында әле дә төрле истәлекләр сакланган. Ыруның борынгы монголлардан чыгуын әле дә көньяк-көнчыгыш Башкортстан тамьяннары арасында тума формасының яшәве дә раслый. Шулай итеп, тамьяннарның этник тарихы үтә катлаулы. Алтай-Саян краеның этногенетик дөньясына барып тоташа. Тамьяннар, чыннан да, монгол кабиләләренең варислары булып исәпләнә.

Мәгълүматлар буенча, тамьяннарның ата-бабалары кайчандыр Димнең югары агымында яшәгән. Соңыннан алар көньякка, Агыйдел буенча күченгән. Бөрҗәннәр һәм түңгәверләр кебек, аларның байтагы ХlV гасырда Уралның таулы-урманлы зонасында сыенган. Калганнары исә Агыйделнең көньягында, Нөгеш тамагында торып калган. Болары кыпчак йогынтысына нык бирелгән. ХV — ХVl гасырларда Урал тауларыннан Урал аръягына күченгәннәр. Әмма соңрак аларның Нөгеш, Дим, Өршәк буйларына кире әйләнеп кайтканнары да булган. Ике якка бүленсәләр дә, элемтә өзелмәгән, бер-берсенә, йөзләрчә чакрым юл үтеп, кунакка йөрешкәннәр. Хәтта Урал аръягына яңадан күченүчеләр дә булган. Чөнки Димдә аларның күбесе җиргә булып исәпләнмәгән. Әле дә Нөгештә яшәгән тамяннар үзләренең ата-бабаларының Урал аръягында яшәгәнлеген хәтерли.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта тамьян кабиләләренең таралышы территориясенә Башкортстанның Әбҗәлил, Белорет, Бөрҗән, Мәләвез, Туймазы һәм Шаран районнары, Самара өлкәсенең Большечернигов районы, Татарстанның Актаныш, Азнакай һәм Мөслим районнарына керә.

Тамьян кабиләсенең элеккеге асаба җирләрендә Магнитогорск шәһәре урнашкан.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Яшьлек» газетасында мәкалә
  • Йәнғужин Р. З. Тамъян // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.): справочное издание / отв. ред. Р.Р. Исхаков. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2020.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. О наделении народом, землей, лесами и водами ногайских биев из рода усерген, кыпчак, бурджан и тамьян // История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2016. С. 438.
  2. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.): справочное издание / отв. ред. Р.Р. Исхаков. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2020. С. 84, 88, 101, 156, 163, 168, 173.