Рассвет (Мөслим районы)
| Викибирелмәләрнең буш элементы |
Рассвет — Татарстанның Мөслим районында юкка чыккан торак пункт. 1924—1970-елларда авыл булып яшәгән. Хәзер авыл урынында Яңа Усы авыл җирлеге[1] кешеләренең печәнлек җирләре.
Геграфия
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рассвет авылы Мөслим районы Яңа Усы авылыннан көньяк-көнчыгышка таба 4 км ераклыкта, Вәли чокырының ике ягына урнаша. Чокыр уртасыннан кечкенә инеш — Вәли инеше ага, күп санлы чишмәләр була. Авыл ике урамлы була, икесе дә бер яклы.
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Көньяк-көнчыгышка урнашканга күрә, авылның исемен (ойконим) «Рассвет» (Таң ату) дип атаганнар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авылга 1924—1925 елларда Яңа Усы авылы руслары нигез сала. Күченү сәбәбе — чәчүлек җирләрнең ерак булуы. Беренчеләрдән булып, Киршиннар, Осипов, Куяновлар күченә.
Күмәк хуҗалык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Коллективлашу башлангач, 1929—1930 елларда авылда «Рассвет» күмәк хуҗалыгы оештырыла. Беренче рәисе — Хлюпин, аннан соң — Матросов. Авылды шәхси хуҗалыкларның йортларыннан тыш, башлангыч мәктәп, кибет була. Шәхси хуҗалыкларда сыер, сарык, дуңгыз, каз, тавык асрыйлар, ат асрарга рөхсәт булмый — атлар күмәк хуҗалыкта гына була.
Таралу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]ТАССР Югары шурасы президиумының «Кече авылларны берләштерү юлы белән авылларны эреләндерү турында» 1965 елда чыккан указы нигезендә, хуҗалыкларны эреләндерү кампаниясе башлангач, Рассвет авылы тарала. Авыл халкы Яңа Усыга, Мөслимгә, Горбуновка авылларына күченә.
Бөек Ватан сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бөек Ватан сугышы башланганда авылда 45 хуҗалык исәпләнә. Сугышка киткән А. Ф. Осипов хәбәрсез югала, П. Куянов, А. Кукаркин яу кырында ятып кала.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии Академии наук РТ, 1993.
- Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года (сост.: Г. С. Губайдуллин). Казань: Татгосиздат, 1948.
- Географические названия по Татарской АССР. Китапта: Татарско-русский словарь. М.: Издательство «Советская энциклопедия», 1966. стр.788-804.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003, 221нче бит.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарстан Республикасының югалган авыллары 2016 елның 8 октябрь көнендә архивланган
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Яңа Усы авыл җирлеге турында мәгълүмат 2019 елның 3 сентябрь көнендә архивланган