Татар Танае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Танае latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татар Танае
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яшел Үзән районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 452 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422511
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Татарское Танаево

Татар ТанаеТатарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча). Татар Танае авылы район үзәге Яшел Үзән шәһәреннән 46 чакрым ераклыкта урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422511.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл атамасы тарихи чыганакларда һәм белешмәләрдә искә алына. Казан ханлыгы чоры авыллары теркәлгән исемлектә составына Мамадыш атамасы кергән авыллар Маматыш Пять дип теркәлгән булса, Татар Танае авылы элек Мамадыш-Тәүгилде дип йөртелгән.

Д. А. Корсаков бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә, (XVIII йөз мәгълүматларын үз эченә ала) авылда ясак түли торган 253 татар һәм 4 керәшен татары яшәгән. 1859 ел мәгълүматларын туплаган тарихи белешмәдән аңлашылганча, Гәбенә суы ярына урнашкан Мамадыш-Тәүгилде (Танай) авылындагы 136 хуҗалыкта 412 ир-ат һәм 406 хатын-кыз көн күргән, гыйбадәт кылыр өчен бер йорт булган. 1898 елны басылып чыккан тарихи белешмә мәгълүматларына караганда, Мамадыш-Тәүгилде авылында татарлар һәм урыслар яшәгән. К. П. Берстель белешмәсендә авыл Татар Мамадышы, Тәүгилде-Татар Танае (Татарско Мамадыш, Тавельдино-Татарско Танаево) дип бирелгән һәм анда 1293 татар һәм урыс кешесе яшәгәнлеге искәртелгән. Татар Танае авылын элек Тәүгилде-Мамадыш (урыннарын алыштырып) дип тә йөрткәннәр.

Татар Танае авылы халкы, күршедәге Мамадыш Әкил, Карашәм, Әҗәл, Кызыл Яр авыллары белән бергәләшеп, Кала ала уен җыенын үткәргәннәр. Бәйрәм июнь урталарында уздырылган. Җыенның атамасы икенче төрле Түбәтәй дип тә йөртелгән.

Олылар сөйләве буенча, иң элек Татар Танае оешасы авыл урынына Мамадыш Әкил авылыннан Әзи-Әҗи бабай килеп утырган. Әҗи бабайның Җәммәт, Баймәт, Туймәт, Колмәт исемле дүрт малае була. Җәммәттән туган: Хәмит; Хәмиттән туганнар: Сәгыйть, Хәбибулла, Халит; Сәгыйтьтән туганнар: Сәйдәш, Сәйфулла, Сәймәт һ. б. Авылда бу кешеләрдән килгән нәселләр әле дә дәвам итә.

Элек авылда урыслар да яшәгән. Югарыда искә алынган тарихи белешмәдә бу турыда сүз булган иде. Татар Танае авылында гомер кичергән Дәүләтша абый һәм Мөнирә апаның сөйләвенә караганда, урыслар Танайда 40 төтен (морҗадан чыккан төтен, йорт мәгънәсендә.— Ф.Г.) генә булганнар, 1891 елны аерылып чыкканнар һәм Урыс Танаена нигез салганнар. Татар Танаенда бер урам әле дә Урыс урамы дип йөртелә.

Урыслар бик яхшы җирләр алып бай яшәгәннәр, бал кортлары, хайван күп тотканнар. Алар тора-бара 60 төтенгә җиткәннәр. Хәзер 14—15 төтеннән артмас. Элек Бөти тауда Мамадыш Әкил крестьяннары белән Татар Танае һәм Урыс Танае халкы икесе бер яктан шул тирәдәге бәхәсле җир өчен сугыша торган булганнар. Урыс Танаеның Семен атлы кешесе Мамадыш Әкил авылының Вахит исемле кешесен таяк белән сугып үтергән.

Татар Танае авылы тирә-юнендә елгалар, инеш-сулар, таулар, күлләр, сазлыклар, басулар күп.

Авыл үзәнлеккә урнашкан. Аның ике ягында да зур таулар тезелеп киткән. Ирексездән, борынгы заманнарда бу тирәдә бик зур елга акмадымы икән, дип уйлап куясың.

Элек бу җирләр калын урманнар белән капланып алынган булган. Авыл янындагы «ышна» сүзе кергән топонимнар шул заманнардан калган тарихи истәлекләр. Урман арасыннан Гәбенә суы аккан. Ул Зөягә килеп тоташкан. Гәбенә суында элек алты ташлы тегермән эшләгән. Авыл басуында Гөбенәгә коя торган елга-чокырлар байтак (Тау ягында елгаларны чокыр дип әйтәләр). Тоба елгасы, Уктачыл чокыры, Канлы күл чокыры, Ышланлы суы, Кабык күпер чокыры суы, Иске Гәбенә, Чат чокыры, Нәүрәп чокыры, Мөнәш чокыры, Ышналы чокыры, Елга чокыры, Нәҗметдин малае чокыры, Минһаҗетдин чокыры, Акшарлык чокыры, Урта алан чокыры, Кыр ышланлы чокыры һ. б.' Авылның көньягында кечкенә генә инеш бар. Аны халык, югарыда искә алып кителгәнчә, Ышланлы дип атый. Аның тирәсендәге басуларны һәм көтүлекләрне дә халык Ышланлы буе дип йөртә.

Күлләрнең табигыйлары да, казып ясаганнары да бар. Авыл уртасында урнашкан күлне халык Көя күле дип атый. Авылның икенче башында җәй көннәрендә кибә торган Пилмән күле җәелеп ята. Бу күлне авыл халкы казып ясаган. Күлнең ике ягында тау-калкулыклар урнашкан; бу калкулыклар — күл казыганда чыккан балчык өемнәре. Аны Пилмән таулары дип йөртәләр. Пилмән исеме күл янында яшәгән кешеләрнең кушаматыннан килеп чыккан. Авыл янында тагын Каен күле, Кумыл күле, Сәрби күле, Мансур күле, Мунчала күле, Чыршы очы күле, Камә күле һ. б. исемдәге күлләр бар. Чишмә-кизләүләр: Кизләү, Уктачыл кизләве, Марҗа кизләве һ. б.

Татар Танае авылы тауларга бай. Анда Мичкә тау, Бөти тавы, Морат тавы, Багай тавы, Панау тавы, Ышна тавы, Чыбалан тавы исеме алган тауларны искә алып китү кирәк. Авыл янындагы Алып бабай чабатасын каккан тау игътибарга лаек. Кайбыч районының Шуширмә авылында да Алып бабай чабата каккан тау бар. Татар Танае авылы халкы сөйләвенчә, Алып бабайның бер аягы Шуширмә авылында, икенчесе Татар Танае авылында булган. Менә бит халык фантазиясе нинди ул!

Авыл янында чалу-печәнлекләр һәм болыннар да аһәңле исем алганнар. Уба чаты чалуы, Мамадыш болыны, Ташкичү чалуы (чалу янында коесы да бар), Уба сырты, Вәлкә болыны, һ. б. печәнлек-болыннар әле дә халыкка хезмәт күрсәтә.

Халык хәтерендә Керәшен зираты атамасы сакланып калган. Зират урыны хәзер сөрелгән, басуга әйләнгән. Ә чукындырылган халык яңадан кире мөселманлыкка әйләнеп кайткан. Авыл халкы арасында керәшеннәр булуы югарыда искә алынган тарихи белешмәләрдә дә күрсәтелгән иде.

Авылда элек ике мәчет эшләгән. Берсе урынында хәзер су суырта торган җайланма (водокачка) тора. Ул урынны халык хәзер дә Мәчет яны дип йөртә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Танае авылында язучы, тәрҗемәче Афзал Шиһабетдин улы Шамов (1901—1990) туып үскән.

1990 елда авылда яңа, ике катлы урта мәктәп торгызылган, аңа Афзал Шамов исеме бирелгән[1].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]