Айдар (Яшел Үзән районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар (Яшел Үзән районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Айдар
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яшел Үзән районы
Координатлар 55°39'9"N, 48°10'37"E
Нигезләнгән XVII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 269 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422534
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Айдарово

АйдарТатарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Яшел Үзән шәһәреннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан

Халык саны — 209 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422534.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә Айдар авылы атамасын шактый еш очратырга туры килә.

Айдар авылы, күрәсең, Казан ханлыгы чорында да булган. Ул Е. И. Чернышев җыеп чыгарган тарихи исемлектә Ходарова-Айдарова дип бирелгән.

Д. А. Корсаковның тарихи хезмәтендә дә Айдар авылы искә алына. Авылда XVIII йөздә ясак түли торган 83 татар һәм 43 керәшен татары яшәгән. А. Артемьев хезмәтендә Айдар авылындагы 94 хуҗалыкта 294 ир-ат һәм 307 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә. Бер мәчет эшләгән. 1898 елда Айдар авылында татарлар көн күргәне билгеләнә. 1908 елга авылда 936 кеше яшәгән.

Галим Марсель Әхмәтҗанов 14 буыннан торган Күгәй би шәҗәрәсен беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертте. Ул бу шәҗәрәнең өч варианты барлыгы турында яза. Шуларның берсе, Күгәй авылыннан табылган 3. Әдиатуллин вариантының төп нигезе, түбәндәгедән гыйбарәт: Казан би → Күгәй би → Исәнбулат → Сөләйман → Акбатыр → Зәйни → Әхмәди → Солтан → Әмир → Хәйбулла → Әдиатулла (1885— 1975) → Хатип (1929) → Рифат. Шәҗәрәнең телдән сөйләнгән легендасы бар. 1390 ел тирәсендә дүрт агай-эне Эрә суы тирәләренә килеп утыра. Аларның өлкәне Күгәй би исемле булып, калганнары Күгеш би, Айдар би һәм Ислам би дип аталганнар. Боларның һәрберсе үз исеме белән авыл нигезләгән: Күгәй би — Күгәй авылын, Күгеш би — Күгеш авылын, Айдар би — Айдар авылын, Ислам би — Ислам (Слам) авылын.

XX йөз башында Айдар авылында ике мәхәллә була. XVIII йөз ахырында оешкан беренче мәхәлләдә 399 ир-ат, ә икенчесендә 205 ир-ат исәпләнгән. Беренче мәхәллә мәчете 1878 елда төзелә.

Бүгенге көндә үзгәртеп төзелгән хәлендә икенче мәхәллә мәчете сакланып калган. Яңа мәчетнең проекты губерна хакимияте тарафыннан 1901 елның 4 августында раслана. Шул ук елны бу агач мәчет төзелеп бетә.

Авыл атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар авылы исеме нугай этнонимы «айдар»га мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән. Авыл янында Иске йорт дип аталган урын бар. Айдар авылы элек шушы урында, Бай ди ермагы тирәсендә була. Бервакыт урманда кемдер куш имән кисә. Ул имәндә кыргый умарта кортларының оясы булган икән. Бал, кискән урыннан агып чыгып, шундагы бер чишмәгә агып төшә. Кешеләр чишмә суын баллы дип уйлыйлар һәм шушы «Баллы чишмә» янына, авылның хәзерге урынына күчеп утыралар. Бу чишмәнең сере шуннан соң гына ачылган, имеш.

Шушы авыл кешесе Айдар Зариповта саклана торган истәлектә авыл оешу турында түбәндәге вакыйгалар хикәя ителә:

« Айдар авылының башта кайда утырганы ачык мәгълүм түгел. Хәзерге Күгәй авылы юлы белән Бурсык елгасы арасында, Күгәй авылы чигенә якын урында бер кизләү чыккан. Тигез җирдә урыны билгеле булып тора. Элек авыл нәкъ шушы урында урнашкан булган да инде. Ул заманнарда авыл тирә-юне гел урман булган. Безнең көннәргә Нарат асты дигән исеме калган. Су тегермәне артында, Тимеркәй чалуыннан ары Күгәй авылы җирендә Иске зират наратлары бар. Без белгәндә имән буралары да исән иде әле. Безнең Айдар бабай белән Күгәй би, Күгеш би бертуган, диләр. Кайберәүләр Эрә авылын да безнең Айдар бабабыз белән бертуган шәхес нигезләгән дип әйтәләр.

Бу Иске зират, Иске йорт урынына Айдар бабалар Шәһри Болгар тузган вакытларда яки Казандагы сугышлар заманында яудан качып килеп утырганнардыр. Әрәнең суы мул, тирә-юне аулак, болынлык һәм урманлык булган.

»

Бу истәлектә язылганча, Айдар авылы 1721 елда, ягъни беренче ревизия вакытында теркәлгән.

Авыл халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар авылы халкы күршедәге Күгәй, Күгеш, Татар Исламы һәм Тау Иле авыллары кешеләре белән июнь башларында күңелле итеп Йуа җыены (Җужа уйыны) үткәргәннәр.

Авыл халкы хәтерендә «Келәү боткасы», яисә «Йорт боткасы» дип аталган гореф-гадәт, ырым-йолалар белән бәйләнешле риваять сакланган. Бу ботка йорт ияләре өчен борайдан пешерелә һәм ашаганда сөйләшмичә ашыйлар икән.

Элек келәүне, бер капчыкка төрле сөякләр, ат башы сөякләре тутырып, келәтләргә, сарай-абзарларга, чормаларга асканнар. Келәүнең тиюенә ышанганнар. «Келәве көтә» дип, аңа атап, почмакка акчалар куйганнар. Элекке вакытларда келәү асмаган кешене «келәвең дә юк синең» дип кимсеткәннәр.

Революциягә кадәр авылда 2 мәчет эшләгән. Шуларның берсендә мәдрәсә урнашкан булган. Хәзер авылда мәчет салганнар. Халык зиратны киңәйткән, тирә-юнен тотып алган.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар авылында композитор Сара Садыйкованың ире Газиз Вәлитов (Газиз Айдарский) туып үскән. Айдарский фамилиясен ул туган авылына нисбәтән алган.

Айдарский (Вәлитов) Газиз Исхак улы (18981933) — актер, режиссер. Ул 19221924 елларда Казанда Беренче үрнәк театры артисты (1926 елдан Татар академия театры), 19241933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры була.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
601 936 763 772 575 502 466 384 298 269 209

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл халкы әйтерсең лә табигать белән берләшеп яши. Һәрберсенең тарихына карата халык хәтерендә нинди дә булса риваять-истәлек сакланып калган.

Шәм күле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл янындагы Шәм күлен Билалетдин бабай болай тасвирлады: «Аның суы бик салкын. Тирә-юне элек тоташ кара урман булган. Күл яныннан узганда шәм яндырып кына үткәннәр. Адаштырган, имеш».

Җиде кыз күленең[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиде кыз күленең дә үз тарихы бар. Тешләре сызлап үлгән җиде кыз күмелгәнгә күрә, күл шундый исем алган. Ә менә кайчандыр булган сугышның корбаннары күмелгән урын Үзән дип аталган.

Әрлән кизләве[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тирә-юнендә чишмә-кизләү, ерым-ермаклар, чокырлар һәм басу-ышналар байтак.

Әрлән казыган урында су чыккан, шуның өчен кизләү Әрлән кизләве исемен йөртә.

Гөбе ермагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөбе ермагы. Чат чокырындагы ермакка су алыр өчен гөбе куйганнар. Атама шуңа нисбәтән бирелгән.

Шәриф чишмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл кырыенда гына чишмә ага. Аны Шәриф чишмәсе дип атыйлар.

Биектау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга якын гына урындагы тауны Биектау дип атыйлар. Бу урында аерым-аерым ике тау тора. Алып бабай ике аягыннан да чабатасын салып тузанын каккан, шуннан тау хасил булган, дип сөйлиләр.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.