Газиз Айдарский
Газиз Айдарский | |
---|---|
Туган телдә исем | Газиз Исхак улы Вәлитов |
Туган | 23 ноябрь 1898 Казан губернасы Чуел өязе Айдар авылы |
Үлгән | 30 октябрь 1933 (34 яшь) Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | актер, режиссер |
Җефет | Сара Садыйкова, композитор |
Балалар | кызы Әлфия Айдарская (1925), балерина |
Ата-ана |
|
Газиз Айдарский (сәхнә псевдонимы[1], чын исеме Газиз Исхак улы Вәлитов, рус. Айдарский (Валитов) Газиз Исхакович (1898—1933) — актер, режиссер, театр теоретигы. Казанда Беренче үрнәк татар театры артисты (1922-1924), Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры (1924—1933).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1898 елда Казан губернасы Чуел өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Айдар авылында туган. Әстерхан губернасы Красный Яр шәһәрендә гимназиянең 8 сыйныфын (инкыйлабка кадәр), Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган (1926).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1909-1917 Әстерхан губернасы Красный Яр өяз шәһәрендә (1925 елдан авыл) китап кибетендә йомышчы малай, соңрак приказчик.
- 1917-1918 Әстерхан губернасы мөселман эшләре буенча комиссариатта татар яшьләре арасында мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнә. «Сәйяр» труппасы белән гастрольләргә килгән Зәйни Солтанов, Касыйм Шамил чакыруы буенча Казанга кайта. Камал I белән бергә Буа театрында бер сезон эшли.
- 1918-1920 ТАССР мәгариф халык комиссариатында эшчеләр комитеты сәркатибе. 1918 елда оешкан театр студиясендә режиссер.
- 1920-1922 ТАССР мәгариф халык комиссариатында сәнгать бүлеге мөдире. Беренче татар үрнәк театрында эшли. Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү комитеты эшендә, Татар театрының беренче бинасы (хәзерге рус ТЮЗы) төзелешендә катнаша.
- 1922 елда Мәскәүдә Үзәк театр сәнгате техникумына (соңрак ГИТИС) режиссерлык факультетына укырга керә, «Коммунальщик» клубы каршында эшләп килгән татар драма труппасыннан «Эшче» театры оештыра. «Красный Богатырь» заводында татар эшчеләренең сәнгать түгәрәге җитәкчесе.
- 1923-1924 Беренче татар үрнәк театрында (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры) эшли.
- 1924-1933 Мәскәүдә Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры.
- Данбаска гастрольләр оештыра.
- 1925-1926 Казанда беренче татар операсы «Сания»нең куючы режиссеры.
- 1930-1931 Казан театр укуханәсендә укыта. Мәскәү шәһәрендә нәшер ителгән «Коммунист» газетасы һәм Казанда басылган газета-журнал битләрендә үсеп килүче милли сәхнә хакында дулкынланып язган мәкаләләре бер-бер артлы дөнья күрә.
- 1933 34 яшендә туберкулез чиреннән үлә. Кабере юк, чөнки җәсәде кремацияләнә, көл салынган савыт башта гаиләсендә саклана, аннары Милли музейга тапшырылгач, юкка чыга[2].
Куйган спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәскәү үзәк татар эшче театрында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
- «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт
- «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
- «Оештыручы» Салих Баттал
Казанда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Сания» операсы Солтан Габәши һ. б.
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче татар үрнәк театрында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Таһир — «Таһир-Зөһрә» Фәтхи Бурнаш
- Незнамов — «Гаепсездән гаеплеләр» А.Н. Островский
- Хлестаков — «Ревизор» Н.В. Гоголь
- Кассио — «Отелло» Уильям Шекспир
- Лаэрт — «Гамлет» Уильям Шекспир
Газиз Айдарскийның вакытсыз вафаты татар совет сәнгате өчен авыр һәм хәсрәтле югалту булып тора... Ул театр сәнгате теориясе буенча эш алып барган аз санлы белгечләрнең берсе булып санала иде. Аның тарафыннан «Театр сәнгате хакында» исемле хезмәт нәшер ителде. Газиз Айдарскийның шәкертләре аннан үзеңне багышлаган хезмәтне башкару, фидакарьләрчә бирелеп эшләү сыйфатларын мирас итеп алырлар. Безнең яхшы эшләребез сөекле дустыбызның истәлегенә кадерле бүләк булыр |
Г. Айдарскийның иң кадерле сыйфатларыннан үз хезмәтенә фидакарьләрчә бирелгәнлек, шуңа зур мәхәббәт һәм туктаусыз сәнгать өчен яну иде. Артист сәхнә эшчәнлеге белән генә канәгать яшәмәде. Ул, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе буларак, үзенең бурычы итеп театр тамашалары куюны гына түгел, ә театрны күтәрүгә хезмәт иткән барлык эшләрдә армый-талмый эшләде. Мәскәүдә татар эшче театрын оештыру, зур сәнгать отряды итеп үстерү юлында аның хезмәте биниһая зур булды. Эш өчен янып яшәү ялкыны Г. Айдарскийда чиксез иде[3].
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Театр сәнгате. Казан: Татиздат, 1931.
- Авыл сәхнәсе. Казан: Татиздат, 1932.
- Беренче татар операсы. «Советское искусство», 1925 ел, № 6.(рус.)
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2008 «Газиз Айдарский. Театрга багышланган гомер» фильмы (реж. Гадел Хәеров, Казан киностудиясе).
- 2011 Мәскәүдә Әсәдуллаев йорты диварына Газиз Айдарскийга истәлек ташы куелды[4].
- Яшел Үзән районы Күгеш мәктәбенә исеме бирелгән, мәктәптә Газиз Айдарский музее оештырылган[5].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Стрельникова О. Звезда и смерть Газиза Айдарского. «Республика Татарстан», 1999 ел, 11 ноябрь.
- Айдарская А.Г. Память сердца. Казань, 2002.
- Юныс Сафиуллин. Газиз Айдарский: фәлсәфи язмалар, хатирә-уйланулар, хатлар, истәлекләр, роман. Казан: Идел-пресс, 2011.
- Л. Хәбибуллина. Сагыну хисләре яңарды. «Шәһри Казан», 21.01.2010.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г. Айдарский «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
- Г.Вәлитов (Айдарский) «Милләттәшләр» сайтында
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Туган авылы — Яшел Үзән районы Айдар авылы исемен псевдонимы итеп алган
- ↑ Татар-информ сайтында
- ↑ Яшел Үзән 5 нче санлы гимназиясе сайты(үле сылтама)
- ↑ Мәскәүдә Газиз Айдарскийга истәлек ташы куелды
- ↑ Күгеш мәктәбе сайты(үле сылтама)