Эчтәлеккә күчү

Карашәм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карашәм latin yazuında])
Карашәм
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Рус Әҗәлесе авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 422512
Карта
 Карашәм Викиҗыентыкта

КарашәмТатарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Карашәм авылы Зөя суының түбән агымында урнашкан. Ул Зөянең Иделгә коя торган урыныннан — 35—40, ә Гәбенә суының Зөягә килеп кушылган җиреннән төньяк-көнбатыштарак 7—8 чакрым ераклыкта, тау итәгенә утырган. Район үзәгеннән Карашәм авылы 40 чакрымда урнашкан.

Халык саны — 150 тирәсендә. Почта индексы — 422512.

«Карашәм» атамасы шактый күп тарихи чыганакларда искә алына. Казан ханлыгы чоры атамаларын исәпкә алган исемлектә Зөя өязендәге Карашәм авылының исеме очрый. Карашәм авылы янында археологлар болгар — Алтын Урда чорларына мөнәсәбәтле кыйммәтле бизәнү әйберләре, керамика кыйпылчыклары, акча һәм башка хәзинәләр тапканнар.

Д. А. Корсаков хезмәтләрендә Карашәм авылында 47 йомышлы татар һәм 2 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә. А. Артемьев мәгълүматларына караганда, Карашәм суы буена утырган Карашәм авылының 61 йортында 207 ир-ат һәм 227 хатын-кыз исәпләнгән, мәчет эшләгән. Шулай ук авыл атамасы «Аграрный вопрос и крестьянское движение 50—70-х годов XIX в.» дип аталган китапта 1882 елның 4 июль көнне җир бүлү вакытында килеп чыккан низаглар белән бәйләнешле рәвештә искә алына. 1898 елгы җыентыкта Карашәм авылында татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. Икенче тарихи хезмәттә Карашәм авылында 817 татар кешесе көн итүе билгеләнә.

Карашәм авылы халкы күршедәге Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Татар Әҗиле, Кызыл Яр авыллары белән бергә июнь ае уртасында Кала ала җыены (икенче исеме Түбәтәй җыены) бәйрәм иткән.

Карашәм авылының оешуы һәм тарихы белән авыл халкы да нык кызыксынган. Өлкәннәр бу турыда үзләре белгән һәм күргән мәгълүматларны язып калдырганнар. Шунысы куанычлы: халык арасында үз төбәкләренең, үз авылларының тарихы белән кызыксынучылар элек тә булган, хәзер дә бар. Алар язган истәлекләр, буыннан буынга күчеп, безнең көннәргәчә килеп җиткән.

1978 елда Татарстан китап нәшриятында басылган Кәрим Абдюшевның «Карашәм» дип аталган китабыннан мондый юлларны укыйбыз: «Безнең авылның бу урында бик күптәннән төпләнүен раслый торган бер язма да бар. Ул — Карашәм кешеләренең нәсел шәҗәрәсе. Аны моннан 100—105 ел элек Габдуш улы Һидиятулла бабай төзегән. Үз чорының укымышлы кешеләреннән булган Һидиятулла бабай 1919 елны 90 яшендә Карашәмдә вафат булган».

Төп нөсхәсе Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәсендә т—4308 тәртибе белән саклана торган бу шәҗәрәдә Карашәм халкының беренче бабасы Габделхаликъ була. Ләкин бу шәҗәрәдә Һидиятулла бабай кулы белән язылган искәрмә бар. Аннан күренгәнчә, Карашәм авылына төп чыгышы Болгар шәһәреннән булган Чадаш бәкнең уллары Инсан һәм Ихсан нигез салганнар.

Һидиятулла бабай язганнарга таянып, Кәрим Абдюшев Карашәм авылы 700—800 еллар элек оешкан болгар-татар авылы дигән фикер әйтә. Бу фикер файдасына сөйли торган фактлар шактый, һидиятулла бабайның авыл тарихын ачыклый торган, күп буыннарны эченә алган нәсел шәҗәрәсе төзүе генә дә авылның борынгыдан килә торган традицияләре булганлыгын күрсәтә. Безнең борынгы бабаларыбыз җиде һәм тугыз буынга кадәр булган бабаларының исемнәрен бик әйбәт белгәннәр. Аны белү һәркемнең намус эше исәпләнгән.

«Татар шәҗәрәләре» китабында Карашәм авылыннан Дусмәт шәҗәрәсе китерелгән. Аның берничә варианты бар икән.

Шәҗәрә К. Насыйри йогынтысында кәгазьгә төшкән, күрәсең, чөнки ул 1870 елда шул якларда йөргән. Бу нәселнең ышанычлы тарихы XVII гасырның икенче яртыларыннан гына башлана. Чадаш бәк, Инсан, Ихсан исемнәре «Дастан» китабы белән танышкач килеп кергән булырга тиеш.

1978 елда авылда барлыгы 150 хуҗалык булган. Кызганычка каршы, соңгы елларда авылдагы йортлар саны шактый кимегән.

Авылның урыны матур һәм уңайлы. Ул тау арасына, тирән чокырлар буена яшеренгән. Авыл башлангыч чорында шул тау арасындагы чокырның түбән өлешенә сыенган булган.

Карашәм авылы хакында халыкта мондый риваять йөри икән: «Карашәмнең Әбелкасыйм баба Тау Иле авылында яшәгән. Тау Иле халкы аны ни өчендер яратмаган, һәм ул, караңгы төндә кара шәм яндырып, хәзерге Карашәм авылына килеп урнашкан. Шуңа күрә авылны Карашәм дип атаганнар. Бер-заман бу бабай үлгән. Шуннан мәетне күмәргә кабер янына куйганнар. Шулвакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очып киткән. Күмүчеләр артыннан барганнар. Ул Ислам кырына килеп төшкән һәм аны шунда җирләгәннәр. Анда шулай ук Гайшә-бикә тутай, Зөһрә, Әбелхарис бабай каберләре дә бар икән».

Карашәм авылының тирә-юнендәге наратлыкларның истәлеге буларак, авыл янында әле дә бик юан ике нарат агачы үсеп утыра. Әлегә кадәр киселеп бетмәгән калын урманнарның аерым кишәрлекләренә халык исемнәр биргән: Руща, Учаскы, Бачка (Васька) урманнары.

Казан арты микротопонимиясендә «ышна» берәмлеге еш очрый. Ышна Тау ягы төбәгендә урнашкан авылларда шактый күзәтелә. Карашәм авылы басуларында Салих ышнасы, Кәрим бабай ышнасы, Гыйлаҗ ышнасы һ. б. бар. Инде әйткәнебезчә, ышна ачып, чәчүлек җире хәстәрләгән авыллар, кагыйдә буларак, шактый борынгы булалар.

Карашәм һәм Татар Әҗиле авыллары арасында Карашәм күле урнашкан. Ике калкулык арасына сыенган бу күл элек ике авыл арасындагы ызанга туры килгән. Күл Карашәм ягына кереп калган. Халык аны бик тирән, төбендә куәтле чишмәсе бар дип сөйли. Күлнең бер ягы салкын, икенче ягы җылы сулы. Күлдә батып үлүчеләр дә булгалаган. Суы кара-кучкыл булып, тирәсендә камышлар үсә. Авыл ягыннан Карашәм исемле кечкенә генә инеш тә ага. Ул Гәбенә суына килеп кушыла.

Авыл тирә-юнендәге чишмә-чыганакларның шактые хәзер кипкән. Исемле чишмәләрдән Беренче чишмәне яисә Сабит бабай кизләвен, Тукташ кизләвен яисә Җәләлетдин кизләвен, Авыл кизләвен. Түбән чалу кизләвен (алар икәү), Югары кизләүне, Аргы кизләүне, Шуалан кизләвен (халык аны Шаулы алан кизләве дип йөртә), Мир кизләвен һ. б. атап күрсәтергә мөмкин. Мир кизләвенең суы бик тәмле, халык аннан су ала, янына бик матур итеп чишмә йорты салып куйган. Ләкин башка чишмәләрне караучы юк, коелар да чистартылмый.

Авылның борынгылыгы шик тудырмый. Аның үз традицияләре, үзенә хас тарихы бар.

Авыл халкы элек-электән ата-ана хакын хаклап, борынгы гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып калган, балаларны игелекле итеп тәрбияләргә тырышкан. Авылда мәдрәсә булу да уңай нәтиҗә бирмичә калмаган.

Карашәм авылындагы мәдрәсәне 1900 елда Шәриповлар гаиләсе салдырган. Зур һәм кечкенә бүлмәләрдән торган 35— 40 квадрат метрлы булган ул. Анда малайлар укыган. Мәдрәсәдә укулар көз көне кар явар алдыннан башланган, язга чыккач, ташу аккан чакларда тукталган.

Кызлар өчен махсус мәдрәсә булмаган. Алар мулла-мөәзиннәрнең өенә барып, абыстайлардан сабак алганнар.

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
420 639 1031 734 692 718 396 395 342 273 214 175 150

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.