Ак калфак (фольклор коллективы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак калфак (фольклор коллективы) latin yazuında])
Ак калфак
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Кайбыч районы һәм Иске Чәчкаб
Урын Иске Чәчкаб мәдәният йорты
«Ак калфак» фольклор коллективы, Иске Чәчкаб мәдәният йорты ачылышында чыгыш ясый

Ак калфакТатарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында мәдәният йорты каршында оешкан фольклор коллективы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ак калфак» фольклор коллективы Иске Чәчкаб авылында авыл мәдәният йорты каршында 2015 елдан эшләп килә.[1] Коллектив авылда узган чараларда чыгышлардан[2] башлап халыкара бәйгеләрдә дә катнаша, шул исәптән Кырымда татар халык җырларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим иткән.[3]

2018 елның октябрендә Халыкара бәйге лауреаты була, фольклор коллективы Казанда узган «Этномириада» Халыкара традицион сәнгать мәдәнияте бәйгесендә «Фольклор ансамбльләр» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә. Иске Чәчкаб коллективы анда балага исем кушу йоласын күрсәткән.[4]

2020 елның 21 февралендә Чирмешән авылында узган ТАССРның 100 еллыгына багышланган милли мәдәниятләр фестивалендә катнаша.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]