Исем кушу (йола)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исем кушу (йола) latin yazuında])

Исем кушу (йола) - татар халкына хас күркәм гадәтләрнең берсе.

Исем кушу тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабыйга исемне ирләр генә куша, хатын-кызның моңа хакы юк (алар азан әйтми). Баланы аякларын кыйблага юнәлтеп, өстәлгә яисә караватка салалар. Аннары имам аның баш очына басып, кыйблага карап азан әйтә, дога укый һәм баланың уң колагына аның һәм атасының исемен әйтә. Аннан ул камәт төшерә. Камәттән соң баланың сул колагына иелә һәм аның исемен әйтә. Аннан соң имам: «Йә Раббым, ошбу баланы ислам динендә тәрбияләп үстер һәм аны ике дөньяда да бәхетле ит» дип дога кыла.

Исем кушу мәҗлесе әти-әни, кода-кодагый, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар катнашлыгында үтә. Исем кушу Аллаһы Тәгалә, милләт һәм баланың үзе каршында зур җаваплылык. Чөнки пәйгамбәребез әйткән «Кыямәт көнендә үзегезнең һәм атагызның исеме белән чакырылырсыз», — дигән. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылына. Әти-әнисен тәбрик итеп, туган-тумачалары бүләкләр бирә.

Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга бирешүенә сәбәп була.

Бала язмышы — ил язмышы, һәрбер әти-әнинең бурычы — үзеннән яхшырак бала тәрбияләп калдыру.

Нинди исем кушарга?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем сайлауда бик зур хикмәт кирәк, чөнки ул бер тапкыр һәм гомерлеккә кушыла. Сабыйга бәхет китерерлек, тирән мәгънәле мөселман исеме сайлау мөһим. Исем озак вакыт кушылмый торса, сабый елак була. Халкыбызда «бала туды» дип хәрам ризык, эчемлек (хәмер) йортка алып кайту гадәте таралган, янәсе «тәпи юабыз» дип. Аллаһка шөкер кылып туган-тумачаны, кода-кодагыйларны җыеп Коръән укытып, исем кушу мәҗлесе үткәрү урынына фитри (табигый) иман белән туган сабыйның дөньяга килүен хәмер бәлән каршылау зур ялгышлык.

Исем сайлаганда аның нинди телдән кергәненә, мәгънәсенә игътибар бирү сорала.

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995.
  • Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.
  • Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары.-Казан: татар кит.нәшр,.1987.