Иске Чәчкаб балалар бакчасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Чәчкаб балалар бакчасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иске Чәчкаб балалар бакчасы
Сурәт
Нигезләнү датасы 1968
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб, Кайбыч районы һәм Татарстан
Укучылар саны 15
Ана ширкәт Кайбыч районы мәгариф бүлеге[d]
Хезмәткәрләр саны 3
Адрес Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57 йорт, Central street, 57 һәм Центральная ул., 57
Почта индексы 422330
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/kaybitcy/s-chechkaby/dou/page522670.htm

Иске Чәчкаб балалар бакчасы (рус. Чечкабский детский сад) — Татарстанның Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан балалар бакчасы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Чәчкаб авылында балалар бакчасы 1968 елның[1] 29 ноябреннән эшли башлый.[2][3] Балалар бакчасы Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57нче йорт адресы буенча урнашкан.[4] Хәзерге исеме асытында рәсми рәештә 2002 елның 27 декабрендә теркәлгән.[5] 2008 елдан «Татарстан Респпубликасы Кайбыч районы Чәчкаб балалар бакчасы» исемендә йөри.

1997 елдан яңа урында «Альфа» сәүдә фирмасы тарафыннан 108 кешелек яңа ике катлы бина салына. Бу бинада мәктәп, балалар бакчасы урнаша.[3] Мәктәпкәчә учреждение 12 урынга исәпләнгән. Хәзерге вакытта балалар бакчасына 15 бала йөри.

Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны гарантияләүче тулы канлы үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Балалар бакчасы бинасы санитар-гигиена, эпидемиягә каршы таләпләргә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җавап бирә.

Бүгенге көндә биредә бер җитәкче һәм ике тәрбияче эшли. Җитәкчесе Утеева Светлана Владимировна.[6] Балалар бакчасының төп максаты: балалар сәламәтлеген саклау һәм сау тормыш рәвеше формалаштыру.

Төрле яшьтәге балалар бер төркемдә шөгыльләнәләр. Тәрбия һәм укыту эшләре татар телендә алып барыла[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]