Эчтәлеккә күчү

Багай авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Багай авыл җирлеге latin yazuında])
Багай авыл җирлеге
Ил

 Россия

Статус

Россиядәге авыл җирлеге

Төбәк

Татарстан Республикасы

Административ үзәк

Багай

Нигезләү датасы

31 гыйнвар 2005 ел

авыл җирлеге башлыгы

Кузнецова Рушания Фәрит кызы

Халык саны  (2010)

692

Багай авыл җирлеге (рус. Багаевское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге - Багай авылы.

Арыслан авыл Советы 14.02.1927 елда барлыкка килә , 1991 елда исеме Багай авыл Советына үзгәртелә. 1995 елдан Багай авыл Советы исемен үзгәртеп Багай җирле узидарә Советы исемен йортә башлый , 2006 елдан Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Багай авыл җирлеге исемен йортә башлый, аның берлегенә Багай,Салтыган, Арыслан, Кулабердин авыллары керә. Багай авыл җирлегендә 228 хуҗалык теркәлгән, халык саны 665 кеше, төп халык татарлар һәм руслар. Төп нигез булып ҖЧҖ “Алтын Кырлар” авыл хуҗалыгы базасы тора . Багай авыл җирлегендә: 2 башлангыч мәктәп, 3 авыл клубы, 2 китапханә, 3 фельдшер-акушерлык пункты, 1 мәчет, 1 чәсәүнә, 6 кибет урнашкан.

Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].

Җирлеккә дүрт авыл керә:

Исемеавыл төре (рус телендә)Даими халкы (2010)Исәптәге халкы (2010)Милли составы
Багайавыл (село), үзәге216221руслар (79%), татарлар (7%), чуашлар (15%)
Салтыганавыл (село)241226татарлар (80%), руслар (20%)
Арысланавыл (деревня)174162руслар
Колабирдеавыл (деревня)6156руслар