Эчтәлеккә күчү

Арыслан (Татарстан)

55°29′00″ т. к. 48°11′00″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арыслан (Татарстан) latin yazuında])
(Арыслан (авыл) битеннән юнәлтелде)
Арыслан
Рәсми исем Арыслан
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Багай авылы җирлеге
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 174 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 158 метр
Почта индексы 422332
Җирле телефон коды 84370
Карта
 Арыслан Викиҗыентыкта

Арыслан — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл.

Арыслан Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 68 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан төньяк-көнбатышка таба 9 чакрым ераклыкта урнашкан[1].

Николай Чудотворец чиркәве

XVIII гасырда нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Мамадыш-Арыслан исеме белән дә билгеле. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, мичкә ясау белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Арысланда архитектура истәлеге — Никольский чиркәве (1901 дә төзелә), чиркәү — приход мәктәбе (1885 тә ачыла), иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, май язу йорты, 3 вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2053 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр авыл Казан губернасы Зөя өязенең Әҗил волостена керә. 1920 дән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 нең 14 февраленнән — Кайбыч, 1963 нең 1 февраленнән — Буа, 1964 нең 4 мартыннан — Апас, 1991 нең 19 апреленнән Кайбыч районында.

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2011
865 1303 1656 1553 1456 1170 562 394 366 305 191 215 174[2] 161

Төп милләтләр (2017 елгы җанисәп буенча): руслар. Авылда иске дин тарафдарлары белән бергә православие динен тоткан керәшен татарлар да яши.[3]


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 143 кеше яши[4], шул исәптән: урыслар — 91,61%, татарлар — 4,20%, башка халыклар — 4,20%[4].

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1914-11-02 Константин Бударин хәрби хезмәткәр 2000-02-20 Казан
1947-10-03 Валерий Фёдоров Санкт-Петербург дәүләт университеты физик Petersburg Nuclear Physics Institute
Санкт-Петербург дәүләт университеты
Бөек Пётр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  • Валерий Фёдоров — физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РФА Петербург атом-төш физикасы институтының Нейтрон тикшеренүләр бүлеге директоры (2002—2014 елларда), рентген һәм гамма-спектроскопия лабораториясе мөдире (2014 елдан).
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[6]