Альберт Кәримов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Кәримов latin yazuında])
Альберт Кәримов
Туган 23 гыйнвар 1976(1976-01-23) (48 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты, В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Оксфорд университеты

Альберт Әнвәр улы Кәримов (1976 елның 23 гыйнвары, Казан, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы (2014), ТР сәнәгать һәм сәүдә министры (2015-2020). ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры (2020-2024)[1]. Икътисад фәннәре кандидаты. 2022 елның 16 маеннан ― Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары [2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альберт Кәримов 1976 елның 23 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. Әтисе — Әнвәр Зәки Улы Кәримов — Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары. Казанның 42 нче урта мәктәбен тәмамлагач Казан дәүләт финанс-икътисад институтына укырга керә[3]. 1997 елда «Икътисад теориясе, икътисадчы» белгечлеге буенча институтны тәмамлый, 2000 елда институт аспирантурасын тәмамлый[4].

1996—1999 елларда «"ТДТ-Инвест" инвестиция компаниясе» ҖЧҖ вексель әйләнеше төркеме җитәкчесе, башкарма директоры, генераль директоры.

2000 елда «Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләре мисалында машина төзелеше предприятиеләре белән идарә итү системасын реформалау» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[3].

2001 елда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәмчесе була. 2002 елда, Министрлар Кабинеты инициативасы буенча ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы төзелә, Альберт Кәримов генераль директор урынбасары итеп билгеләнә. 2004 елдан «"Идея" инвестиция-җитештерү технопаркы» ААҖнең икътисад һәм финанс директоры, идарә рәисенең беренче урынбасары, 2006 елдан «"Идея Капитал" идарәче компаниясе» ААҖ генераль директоры, 2010 елдан Күзәтүчелек советы рәисе. 2010 елның сентябреннән «Химград» ААҖ директорлар советы рәисе. 2009 елда Оксфорд университетының МВА программасын тәмамлый[5].

2015 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Альберт Кәримовны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп кую турындагы указга кул куя.

2022 елның 16 маеннан ― Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан мәгариф министрыннан вице-премьер статусы алына. Азатлык радиосы, 18.09.2020
  2. Альберт Кәримов Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнде. Татар-информ, 16.05.2022
  3. 3,0 3,1 Who is mr. Каримов?
  4. Вице-премьер РТ Альберт Каримов в детстве мечтал стать пилотом вертолета, archived from the original on 2021-04-09, retrieved 2021-04-09 
  5. КӘРИМОВ АЛЬБЕРТ ӘНВӘР УЛЫ 2021 елның 10 апрель көнендә архивланган. / mpt.tatarstan.ru

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]