Рамил Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Хәйруллин latin yazuında])
Рамил Хәйруллин
Туган телдә исем Хәйруллин Рамил Камил улы
Туган 18 февраль 1969(1969-02-18) (55 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе


Рамил Камил улы Хәйруллин (рус. Хайруллин Рамиль Камилевич, 18 февраль, 1969, ССРБ, РСФСР, ТАССР[1]) — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, Икътисад фәннәре докторы (2020 ел). Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2019)[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хайруллин Рамил Камил улы 1969 елның 18 февралендә туган 1990-1996 елларда Казан дәүләт технология университетында белем ала. Белгечлеге: технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру. Инженер-механик. 2010 елда Казан дәүләт технология университетында финанс менеджменты оешмасы белгечлеге буенча өстәмә югары белем ала. 2020 елда “Икътисад фәннәре докторы” гыйльми дәрәҗәсенә ия була.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 елның 22 гыйнварыннан - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары.
  • 2010-2020 елларда «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе» ЮҺБ ФДБМУ
  • 2020 елның сентябренә кадәр икътисад буенча Проректор - "спорт менеджменты" кафедрасы доценты
  • 2003-2010 елларда-«Татнефть-Нефтехимснаб " ҖЧҖ, Түбән Кама шәһәре
  • 2003 елның гыйнварыннан 2009 елга кадәр-җиһазларны комплектлау бүлеге башлыгы.
  • 2010 елның гыйнварыннан-матди-техник тәэмин итү идарәсе башлыгы.
  • 1988-2002 еллар, «Түбән Кама Шин» ААҖ, Түбән Кама шәһәре
  • 1988 елда технологик цехта электромонтер.
  • 1990 елда " Формовой и неформовой техника «ПК да прессовщик-вулканизаторчы.
  • 1988-1990 елларда СА сафларында хезмәт итә.
  • 2002 елда материаль-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы.
  • 1987 ел. «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ - бутилкаучуклар заводында 3 разрядлы электромонтер булып хезмәт эшчәнлеген башлый. 1987 елның Март-июнь (җитештерү практикасы).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның истәлекле медале;
  • Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен, Россия спорт министры В.Л. Мутконың Мактау грамотасы (12.11.2014 ел, №157нг боерыгы));
  • Оештыру комитеты рәисе, спорт министры В.Л. Мутко исеменнән «Казанда 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале (оешма беркетмәсе)2015 елның 21 октябрендәге 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы);
  • РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары В. Л. Мутконың Россиядә 2017 елгы FIFA Конфедерацияләр Кубогына рәсми җирәбә салуны оештыруда актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты;
  • Казан шәһәре мэры И. Р. Метшинның Казан шәһәрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш кертүе өчен Рәхмәт хаты (2018 ел);
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2018 ел);
  • ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның 2009 елның 31 гыйнварындагы ПУ-47 номерлы Указы белән "Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы" исеме бирелде.
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2020 ел).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]