Кадим Гарифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кадим Гарифуллин latin yazuında])
Кадим Гарифуллин
Туган 1 май 1932(1932-05-01) (91 яшь)
Җегетәк, Субханкуловский сельсовет[d], Туймазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты
Һөнәре икътисадчы
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Гарифуллин Кадим Мөгаллим улы (1 май 1932 ел) — икътисадчы галим, югары мәктәп укытучысы. Икътисад фәннәре докторы (1989), профессор (1991). Россия Федерациясенең (2002) һәм Татарстан Республикасының (1994) атказанган иктисадчысы.

285 бит күләмле 190-га якын гыйльми-методик эшләре бастырып чыгарылган.

Гыйльми тикшеренү эшләренең төп юнәлеше: бухгалтер исәбе ысулын яхшырту, сәнәгатьтә исәпләү техникасының заманча чараларын куллану, чыгымнарны исәпләү, продукциянең үзкыйммәтен калькуляцияләү.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1955 елның 28 июнендә ССРБ Югары белем министерствосының Ленинград финанс-икътисад институтының «Бухгалтер исәбе» һөнәре буенча педагогия факультетын тәмамлый һәм «Техникум укытучысы» квалификациясен ала.
  • 1955 елдан 1958 елга кадәр — техникумда укытучы.
  • 1961 елдан 1967 елга кадәр — доцент, Пермь дәүләт университетында бухгалтер исәбе кафедрасы мөдире.
  • 1967 елдан 1969 елга кадәр — Казан авыл хуҗалыгы институтында бухгалтер исәбе кафедрасы мөдире.
  • 1972 елдан 1986 елга кадәр — Дәүләт фәнни-тикшеренү һәм халык хуҗалыгына исәпләү техникасын кертү буенча проектлау институтының гыйльми эшләр буенча директор урынбасары;
  • 1989 елдан хәзерге көнгәчә — Казан дәүләт икътисад институты профессоры.
  • 1989 елның 14 апрелендә икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсе һәм бухгалтер исәбе кафедрасы профессоры исеме бирелә.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ФТО «Прибор» Татарстан мәйдан идарәлеге әгъзасы, шул ук идарәлекнең «Автоматлаштырылган идарә итү системасы» бүлеге рәисе;
  • түбән ФТО «Прибор» оешмасы рәисе;
  • ФТО «Идел»(1969-1986) оешмасы Советының икътисад бүлеге рәисе;
  • ИС КЕБ (ICL КПО ВС) фирмасы консультанты;
  • Россиянең профессиональ бухгалтерлар институты әгъзасы;
  • икътисад һәм сәясәт буенча гыйлемне пропагандалаучы;
  • ССРБ һәм Болгария Республикасы арасындагы АСУП ПАИС (Автоматизированная система управления предприятием) ысулларын эшләү һәм булдыру буенча гыйльми хезмәттәшлектә катнаша (1975-1978 еллар).

Фәнни эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • приборлар төзү һөнәрендә чыгымнарны исәпләүнең норматив ысулларын куллану буенча методик документлар (1961-1967 г.г.);
  • приборлар төзү сәнәгатендә җитештерүгә киткән чыгымнарны норматив ысул белән исәпләү һәм продукциянең норматив һәм чынбарлыктагы үзкыйммәте калькуляцияләү, автоматлаштыру һәм идарә итү системасын куллану буенча күргәзмә (1984 елның 30 мартында приборлар төзү Министры урынбасары раслаган).

Укыткан фәннәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бухгалтер исәбенең тәгълимәте,
  • Бухгалтер исәбе,
  • Тышкы икътисадны исәпләү,
  • Чыгымнарны исәпләүнең норматив ысулы,
  • Сәнәгатле финанслау һәм кредитлау.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исемнәре

  • 1994 елның 14 февралендә «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.
  • 2002 елның 25 гыйнварында «Россия Федерациясенең Атказанган икътисадчысы» исеме бирелә.

Миедальләре

  • «Хезмәт ветераны»;
  • «Бөек Ватан сугышында 1941-1945 е. җиңүгә 50 ел»;
  • «Бөек Ватан сугышында 1941-1945 йй. җиңүгә 60 ел»;
  • «Казанның 100 еллыгына — истәлеккә»,
  • Лука Пачолиның «О счетах и записях» трактатына 510 ел тулу уңаеннан "халыкара Лука Пачоли исемендәге медаль;

Истәлек билгеләре

  • «ФТО-дагы актив эше өчен» — ФТО президиумы 27.02.1985 г.;
  • Бөек Ватан сугышында 1941-1945 еллардагы җиңүгә 55 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының истәлекле билгесе;
  • ХХКК медальләре — Алтын (01.12.78 г.), көмеш (08.12.74 г.), көмеш медаль (04.06.81 г.).

Гыйльми эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Организация нормативного учёта на машиностроительном заводе им. Дзержинского, Пермь, ЦБТИ, 1965, 7.0 п.л.;
  • Себестоимость продукции и резерва её снижения (в соавторстве), Казань, Татарское книжное издательство, 1973, 4.2 п.л.;
  • Нормативный учёт в промышленном птицеводстве, Москва, Россельхозиздат, 1975, 4.2 п.л.;
  • Учет и калькулирование в автоматизированной подсистеме управления себестоимостью продукции, Казань, Издательство Казанского университета, 1986, 14.18 п.л.;
  • Бухгалтерский учёт в АСУ: Учебное пособие (в соавторстве) — Ленинград, Ленинградский финансово-экономический институт, в трех частях, 1984, 15 п.л.;
  • Учет затрат на производство и калькулирования себестоимости продукции на промышленных предприятиях, Казань, Изд-во Казанского финансово-экономического института, 1992, 7.0 п.л.;
  • Бухгалтерский учёт: Учебное пособие (в соавторстве), Казань, Изд-во Казанского финансово-экономического института, 1993, 23 п.л.;
  • Финансово-экономические и юридические термины: Толковый словарь на русском и татарском языках: научно-популярное издание (в соавторстве). Под научным руководством д.э.н., профессора Гарифуллина К. М., Казань, Изд-во Казанского финансово-экономического института, 1996, 11.0 п.л.;
  • Международные и внешнеэкономические аспекты бухгалтерского учёта: Учебное пособие, (в соавторстве), Казань, Изд-во Казанского финансово-экономического института, 1997, 9.5 п.л.;
  • Бухгалтерский учёт и система национальных счетов: проблемы гармонизации учётно-аналитической информации о продукции (в соавторстве),Казань, Изд-во Казанского финансово-экономического института, 1999, 9 п.л.;
  • "Бухгалтерский финансовый учёт: Учебное пособие. Рекомендовано Учебно-методическим объединением вузов (в соавторстве), Казань, Изд-во Казанского государственного финансово-экономического института, 2002, 29.7 п.л.;
  • «Рыночная концепция нормативного учёта затрат»//«Все для бухгалтера». — 2004. — № 10.
  • Управление затратами, Казань, Издательство Казанского финансово-экономического института, 2005, 19.75 п.л.;
  • Управление затратами. Второе издание, переработанное и дополненное. — Казань.: Изд-во КФУ, 2011, 370с.;
  • Развитие учёта затрат в системе внутреннего управления сельскохозяйственной организацией. — Казань.: Изд-во «Центр инновационных технологий», 2010 г., 360с. (в соавторстве с проф. Клычевой Г. С., доцентом Закировой А. Р.).[1](рус.)(рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]