Эчтәлеккә күчү

Казан милли тикшеренү технология университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан милли тикшеренү технология университеты latin yazuında])
Казан милли тикшеренү технология университеты
Нигезләнү датасы 14 июнь 1890
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Казанский национальный исследовательский технологический университет
... хөрмәтенә аталган Aleksandr Butlerov һәм Сергей Киров
Җитәкче Юрий Казаков[1]
Ректор Юрий Казаков[1]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Ана ширкәт Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[2]
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Рәсми веб-сайт kstu.ru(рус.)
Карта
 Казан милли тикшеренү технология университеты Викиҗыентыкта

Төп бина (А корпусы)

Казан милли тикшеренү технология университеты (хәзерге исем 2011 елдан, элек Казан дәүләт технология университеты (1992—2011), Казан химия технология институты (1930—1992)) — Казанда урнашкан югары уку йорты. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, унивеситет илнең 159 техник уку йорты арасындагы рейтингта 10 нчы урында тора.

Казан сәнәгать училищесы

1897 елның 10 сентябрендә Казан сәнәгать училищесы буларак оеша. Казан сәнәгать училищесы 17 чыгарылышта 1145 специалист чыгара. РСФСР Наркомпросы тарафыннан Казан сәнәгать училищесы 1919 елның 2 апреленнән өч факультеты белән (химия, механика, икътисад) Казан политехника институтына әверелдерелә.

ҮБК тарафыннан 1930 елның 13 маенда Казан политехника институтының һәм Казан дәүләт университетының химия факультетлары нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.

2010 елның 20 маенда «милли тикшеренү университеты» исемен ала, һәм шуның нигезендә 2011 елдан „«Казан милли тикшеренү технология университеты» югары профессиональ белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе“ дип үзгәртелә.

Үзенең эшләү дәверендә университет 74 меңнән артык специалист чыгарган.

Университет бүген

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Б корпусы

Бүген университет ватаныбызның иң зур технологик белем бирү базасы булып тора. КИТТУ 99 юнәлеш һәм специальлек буенча белгечләр әзерли. Югары уку йортында Россиядан һәм чит илләрдән 30 меңнән күбрәк студент белем ала. Университет үзендә 15 институтны берләштерә.

Россиянең химия һәм технология юнәлеше буенча булган вузлар арасында КИТТУ югары квалификацияле инженерлар әзерләү өлкәсендә лидер булып тора. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мониторинг мәгълүматлары буенча, унивеситет 13 белгечлек буенча беренче урынны яулый. 2010 елда абитуриетлар арасындагы конкурста 1 урынга 7 кеше туры килде. Бай фәнни потенциалы һәм кирәкле материаль-техник базасы булган Казан милли тикшеренү технологияләр университеты республикабызны, Урта Идел буе регионын химия һәм технология өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләр, фәнни-педагогик кадрлар һәм дөнья күләмендәге фәнни эшкәртмәләр белән тәэмин итә.

КИТТУда республиканын иң яхшы белгечләре укыта, алар арасында 300 дән артык профессор, 958 фән кандидаты, дәүләт һәм төрле иҗтимагый академияләрдән академик һәм әгъза-корреспондентлары бар, педагогларның күбесе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә, фән һәм техника өлкәсендәге премияләренә лаек. Университетта фәнни-тикшеренү эшлэре күп юнәлешләрдә алып барыла. Уку йортында 56 белгечлек буенча аспирантура, 3 юнәлеш буенча докторантура эшли. Аспирантларның һәм докторантларның саны 1000 артып китә. КИТТУда кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча 15 диссертацион совет эшләп килә. Биредә ел саен 20 артык докторлык, 100 артык кандидатлык диссертацияләре яклана.

Университетның фәнни эшчәнлеген фән һәм техника үсешенең приоритет юнәлешләрендә дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр тәкъдим итә.

Университетның фәнни-җитештерү паркы үз эченә бизнес-инкубаторлар, инновацион полигоннар, трансфер технологияләр үзәген берләштерә. КИТТУнын актив катнашлыгы нәтиҗәсендә республикабыз югары технологияләр технопаркының федераль конкурсында җиңеп чыкты. Бүгенге көндә университетның инновацион структурасына 22 кече предприятия, 33 фәнни укыту үзәге керә. Бүгенге көндә КИТТУ нефтегазохимик укыту кластерында, регионыбызның җиңел сәнагать кластерында әйдәп баручы уку йорты булып тора.

Университетның структурасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инженер химия-технология институты (ИХТИ) (Инженерлар факультеты, элеккеге 1нче факультет)

  • Энерготуенган материаллар һәм җайланмалар факультет(ЭМҖФ)
  • Экологик технологик информацион иминлек факультеты (ЭТИИФ)

Химия һәм нефть машина төзелеше институты (ХНМТИ) (2нче һәм 3нче факультетлар)

  • Механик факультет (МФ)
  • Энергомашиналар төзелеше һәм технологик җайланмалар факультеты (ЭмТТҖФ)

Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институты (НХНИ) (4нче һәм 6нчы факультетлар)

  • Наноматериаллар һәм нанотехнологияләр факультеты (ННТФ)
  • Нефть һәм нефтехимия факультеты (ННХФ)
  • Химия технологияләре факультеты (ХТФ)

Полимерлар институты (ПИ) (элекке 5нче факультет)

  • Каучук һәм эластомерлар технологиясе һәм эшкәртү факультеты (КЭТЭФ)
  • Пластик массалар һәм композитлар технологиясе, эшкәртү һәм сертификация факультеты (ПМКТЭСФ)

Җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн технологияләре институты (ҖСМДТИ) (элеккеге 7нче факультет)

  • Җиңел сәнәгать һәм мода технологияләре факультеты (ҖСМТФ)
  • Дизайн һәм программалар инженериясе факультеты (ДПИФ)

Идарә, автоматизация һәм информацион технологияләр институты (ИАИТИ) (элеккеге 8нче факультет)

  • Идарә һәм автоматизация факультеты (ИАФ))
  • Информацион технологияләр факультеты (ИТФ)

Идарә, икътисад һәм социаль технологияләр институты (элеккеге 9нчы факультет)

  • Идарә, икътисад һәм хокук факультеты (ИИХФ)
  • Социаль һәм һуманитар технологияләр факультеты (СҺТФ)

Азык җитештерү һәм биотехнологияләр институты (АҖБИ) (элеккеге 10нчы факультет)

  • Азык технологияләре факультеты (АТФ)
  • Азык инженериясе факультеты (АИФ)

Өстәмә профессиональ белем алу институты

Университетның Бөгелмә, Волжск (Марий Эл Республикасы), Кант (Кыргызстан Республикасы) шәһәрләрендә урнашкан 3 филиалы һәм Казан технология колледжы бар.

Халыкара эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта күпкырлы халыкара эшчәнлек алып барыла. Монда чит ил гражданнарын бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган вузгача укыту системасы рус телендэ оештырылган. Университет чит ил партнерлары (Ляонин нефть һәм химия университеты, Берген университеты) белән уртак уку- укыту программаларын тормышка ашыру остендэ эш алып бара. 2010 нчы елда КИТТУда 40 илдән килгән 600 чит ил гражданы белем алды. Халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Университет теоретик һәм гамэли химиянен Халыкара союзлык ассоциациясе берләшмәсе (IUPAC) Евразия һәм Тын океан университетлары челтәре (UNINET) оешмаларының әгъзасы булып тора. Университет базасында Юнесконың микрохимик эксперимент буенча үзәге эшли. Хәзерге вакытта КМТТУ дөньяның 23 илендә урнашкан 56 университет һәм халыкара белем бирү структуралары белән элемтә тота. Ляонин нефть һәм химия университеты (Кытай халык республикасы), Хемниц техник университеты (Германия), Карлсруэ университеты (Германия), Берген университеты (Норвегия) шундыйлардан.

Университетта чит ил студентлары өчен югары уку йорты алды белем бирүе эшләп килә. 2010 елда биредә 40 илдән 600дән артык чит ил гражданнары укыган. Университет IUPAC, UNINET әгъзасы булып тора. 2011 елга университет 23 илдән 56 чит ил университетлары белән килешү алып бара. Алар арасында Ляонин нефть һәм химия технология университеты (КХР), Карлсруэ университеты (Алмания), Берген университеты (Норвегия) бар.

Иҗтимагый сәясәт

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәламәтләндерү һәм ял

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак еллар дәвамында университетта 1 курс студентлар өчен сәламәтлекне саклауга багышланган «Сәламәт тормыш» программасы эшләп килә. Бу курс ел саен 1 семестр дәвамында алып барыла. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен табиблар, физик тәрбия кафедрасы укытучылары, социаль-психология бүлегеннән психологлар чакырыла.

Ел саен университет санаторияләрдә, шул исәптән Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәламәтләндерү лагерьларында, бигрәк тә университетның санаторий-профилакториясендә һәм «Яшел наратлык» спорт-сәламәтлек лагерьларында студентларны, университет хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын (11 яшьтән 15 кадәр) сәламәтләндерүне оештыра. Россиянең социаль страхование фондына күчерелгән акчалархисабына, университет балалар санаторияләренә һәм сәламәтлек лагерьларына юлламалар ала.

Җәмәгать туклану системасы мониторингы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның һәр уку бинасында ашханәләр, буфетлар бар. Анда студентларны һәрвакыт кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган. Университет структурасына мәйданы 800 кв. м. тәшкил иткән, 1348 урынлы, Студентларны ашату комбинаты да керә. Даими рәвештә азыкның сыйфаты һәм бәясе күзәтелеп торыла.

Социаль-психологик ярдәм

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004нче елның октябренннән университетта социаль-психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшләп килә. «Д» корпусында урнашкан социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлегенең әһәмиятле эше булып студентларга һәм университет хезмәткәрләренә консультацияләр үткәрү, үз-үзеңне тотарга өйрәтү тора. Кабинетта барлык кирәк җиһазлар да бар: клиентка компьютер ярдәмендә тест үткәрү, аны ял иттерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. 2006 елдан башлап СПЯ күрсәтү хезмәте карамагында тренинг залы эшләп килә. Анда студентлар төркемнәргә бүленеп шөгыльләнәләр.СПЯ алып бара торган социаль хезмәтнең иң әһәмиятлесе булып яшьләр белән эшләү, аларның психологик һәм физик сәламәтлекләренә йогынты ясый торган негатив факторларны ачыклау һәм профилактик чаралар үткәрү тора. Бу максатта СПЯ хезмәткәрләре яңа программа әзерләү һәм тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Әлеге программа Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының наркотикларның законсыз әйләнешен тикшерүче оешмалар уздырган конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы программа дип игълан ителде.

Билгеле кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт укытучылары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
туу датасы Исем әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1875-08-24 Александр Першаков фәнни хезмәткәр 1943-02-02
1898 Борис Выропаев Мәскәү дәүләт университеты
Кызыл профессура институты
химик 1936
1906-01-26 Альфред Апин Казан (Идел буе) федераль университеты галим 1972-02-03
1923-11-09 Анатолий Кирсанов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 2010-07-20
1930-12-26 Габделнур Мөхәммәтҗанов Казан милли тикшеренү технология университеты галим 2016-01-12
1931-01-20 Владимир Скворцов Мәскәү энергетика институты математик
1933-06-27 Вильям Барабанов Казан милли тикшеренү технология университеты химик
университет профессоры
1936-12-09 Фуат Гарифуллин Казан милли тикшеренү технология университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
1941-01-01 Нелла Прусс Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты университет профессоры
1946-06-27 Яков Самуилов Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче
1951-01-16 Рәшит Гаимов Казан сынлы сәнгать укуханәсе
И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
рәссам
мөгаллим
Rashit Gaimov
1951-09-29 Александр Шамов Казан (Идел буе) федераль университеты химик Aleksandr Shamov 2020-11-07
1952-03-17 Александр Салагаев Казан (Идел буе) федераль университеты социолог
профессор
Alexander Leonidovich Salagaev 2014-07-18
1952-09-08 Владимир Беляев Казан (Идел буе) федераль университеты социолог
1954-03-03 Илдар Габдуллин А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты физик
1954-08-20 Ринат Нуруллин Казан дәүләт аграр университеты уйлап табучы
1955-06-01 Рифкать Миңнеханов Казан югары артиллерия командирлары училищесы полиция хезмәткәре
инженер
Rifkat Minnikhanov
1958-01-15 Владимир Ловчев Казан (Идел буе) федераль университеты галим
1963-04-07 Сергей Сергеев Казан (Идел буе) федераль университеты
1971-04-15 Зөһрә Әхтәмова Казан милли тикшеренү технология университеты доцент
1978-05-26 Денис Сахарных Удмурт дәүләт университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
тарихчы
журналист
википедияче
Denis Sacharnych
Юрий Галәметдинов Казан милли тикшеренү технология университеты тикшеренүче
Ренат Нугаев Казан (Идел буе) федераль университеты
Мәскәү дәүләт университеты
Russian Space Systems
тикшеренүче
университет профессоры
Олег Петров Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан милли тикшеренү технология университеты
тикшеренүче
Алексей Маслий тикшеренүче
Елена Никитина Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче
Мария Сысоева тикшеренүче
Кирилл Холин тикшеренүче
Ти Ту Нгуен РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты тикшеренүче
Зося Канарская Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче
Роман Куприянов Казан милли тикшеренү технология университеты тикшеренүче
Марина Бурмасова тикшеренүче
Елена Сысоева тикшеренүче
Андрей Князев тикшеренүче
Александр Крупин тикшеренүче
В.Е. Катнов Казан милли тикшеренү технология университеты тикшеренүче
Иван Анашкин тикшеренүче


Институтны тәмамлаучылар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет чыгарган кешеләр арасында билгеле кешеләр: академик В.В. Кафаров, ССРБ ФА һәм ТР ФА әгъза-корреспонденты П.А. Кирпичников, С.Р. Рафиков, И.В. Торгов, Б.М. Михайлов, Ю.С. Клячкин, Ленин һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты Л.М. Бейкин, С.Г. Богатырев, Р.С. Гайнутдинов, С.Н. Косолапов, В.Г. Шацилло, Г.К. Клименко, А.И. Сидоров, В.А. Шишкин, А.Г. Лиакумович, А.Д. Николаева, X.Э. Харлампиди, В.Ф. Сопин, А.Ф. Махоткин, Г.С. Дьяконов, И.Х. Садыйков, актрисалар Гүзәл Гафарова, Алсу Фәйзуллина һ.б.

туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1903-01-07 Гөргери Мелников Санкт-Петербург политехник университеты
Балтыйк дәүләт техника университеты
Санкт-Петербург хәрби-диңгез институты
«Киҥяш»
No/unknown value
1908-04-06 Николай Александров химик Research Institute for Fertilizers and Insectofungicide 1942-04-17
1909-03-02 Василий Бочков 1993-08-30
1909-03-03 Михаил Белдер 1983-05-17
1912-09-06 Сәгыйть Рәфыйков химик
сәясәтче
1992-01-19
1913-01-05 Петр Кирпичников фәнни хезмәткәр Pyotr Anatolyevich Kirpichnikov 1997-03-26
1913-05-15 Андрей Зенитов 1975-10-20
1913-07-03 Йосыф Байгилдин 1989-12-18
1914-06-18 Виктор Кафаров химик
университет профессоры
Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты 1995-10-11
1920-05-05 Константин Козорезов галим 2006-09-23
1923-10-28 Алексей Богданов 2017-07-27
1924-06-17 Владимир Шнепп 1997-03-21
1929-05-01 Лев Соколов галим 1983-03-09
1929-09-06 Сергей Богатырөв 1995-09-18
1930-04-11 Борис Габрианович физик
очмалытупчы
Institute of Physics and Power Engineering JSC
1930-10-19 Андрей Визел РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты 2019-11-14
1930-12-26 Габделнур Мөхәммәтҗанов галим Казан милли тикшеренү технология университеты 2016-01-12
1931-08-07 Евгений Романов галим 1982-08-25
1932-11-28 Илдус Садыйков инженер 2001-09-25
1933-01-10 Габдрахман Җиһаншин
1933-06-27 Вильям Барабанов химик
университет профессоры
Казан милли тикшеренү технология университеты
1934-03-12 Биләл Җидеханов галим 2011-02-12
1934-12-31 Юрий Клячкин химик РФА УБ тоташ мөхитләр институты
Техник химия ниституты
РФА УБ Пирем фәнни үзәге
2000-03-31
1935-05-15 Мансур Вахитев 1986-12-23
1936-01-13 Рәисә Кадыйрова
1936-01-17 Нәзиф Зиннәтуллин 2019-04-29
1936-06-03 Татьяна Баженова
1936-10-01 Сәгъдә Фатыйхова инженер-технолог
1936-12-09 Фуат Гарифуллин Казан милли тикшеренү технология университеты
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
1936-12-17 Людмила Аверко-Антонович
1937-07-18 Сергей Дьяконов Sergey Dyakonov
1937-12-07 Борис Бузыкин 2014-07-26
1938-10-19 Петр Ананьев
1938-11-05 Виктор Бальзамов слесарь
1939-01-14 Гаяз Сәхәпов Татнефть
Түбәнкаманефтехим
1939-02-07 Юрий Беспалов сәясәтче Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты
1940-05-01 Александр Панов галим
1942-04-07 Валерий Забористов химик Тула дәүләт университеты
1942-06-01 Наил Ибраһимов
1943-01-01 Әхмәт Мазһаров химик All-Russian Scientific Research Institute of Hydrocarbon Raw Materials Ahmet Mazgarov
1943-01-02 Марсель Таишев
1943-03-26
1943-08-26
Виктор Бондаренко (1943) сәясәтче 2007-10-29
2007-09-29
1943-07-25 Мөнәвәр Ибраһимов
1943-09-13 Любовь Зенитова химик-технолог
1944-08-10 Фәрит Мәдияров тренер
җүдочы
самбис
көрәшче
1945-11-16 Инсаф Сәйфуллин сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Insaf Saifullin
1946-03-03 Рөстәм Кайдрәкев
1946-03-09 Геннадий Егоров сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
1946-08-19 Юрий Нәзмиев сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Казан дәүләт энергетика университеты 2006-07-27
1946-12-13 Виктор Миронов
1947-03-28 Фәридә Гайнуллина сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Farida Gainullina
1947-07-03 Яков Золотоносов
1948-04-28 Надыйр Зыятдинов
1948-06-02 Владимир Курбатов химик
1948-09-21 Рәфгать Алтынбаев сәясәтче
дәүләт эшлеклесе
Rafgat Altynbayev
1949-11-10 Рәүфәл Мөхәммәтҗанов мәдәният өлкәсе оешма җитәкчесе
инженер
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Raufal Mukhametzhanov
1950-04-04 Әсхәт Ибраһимов химик
тикшеренүче
Institute of Catalysis and Petrochemistry
1950-07-01 Васили Иванов
1951-05-27 Радик Ильясов сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Radik Ilyasov
1951-09-02 Тәбрис Борһанов
1951-10-12 Искәндәр Биктаһиров
1952-04-25 Ленар Гайсин химик-технолог
1953-02-19 Яков Ившин
1954 Диана Голодницкая профессор Тел-Әвив университеты
1955-03-25 Наилә Бәширева
1957-01-01 Геннадий Емельянов сәясәтче
дәүләт эшлеклесе
Gennadiy Emelyanov
1957-03-07 Клавдия Новикова сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Klavdiya Novikova
1957-07-23 Владимир Стрельников химик Ural Branch of Russian Academy of Sciences
Пермь дәүләт университеты
Техник химия ниституты
1958-03-11 Рамил Гали фотограф
химик-технолог
photojournalist
С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе
Вечерняя Казань
«Татарстан яшьләре»
Молодежь Татарстана
«Шәһри Казан» газетасы
Gudok
Kommersant
Komsomolskaya Pravda
Trud
Локомотив
7 Days
Татар-информ
Ramil Gali
1960-04-19 Ирина Аверко-Антонович 2006-01-24
1961-05-15 Николай Белоклоков
1963-08-27 Айдар Мәтшин сәясәтче
РФ Дәүләт думасы депутаты
Aydar Metshin
1963-09-04 Вәлиулла Якупов мөфти Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Valiulla Yakupov 2012-07-19
1964-11-11 Герман Дьяконов German Diakonov
1967 Мөхәммәдморад Айдогдыев сәясәтче
1971-04-15 Зөһрә Әхтәмова доцент Казан милли тикшеренү технология университеты
1977-08-25 Владимир Леонов
1978-12-23 Тимур Сираҗиев телеалыпбаручы
журналист
рипартүр
баш мөхәррир
Первый канал
Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар ширкәте
Timur Seraziev
1981-02-04 Илсөя Бәдретдинова җырчы «Татарстан яшьләре»
1981-06-08 Илья Вольфсон РФ Дәүләт думасы депутаты Ilia Volfson
1984-02-13 Эдуард Шәрәфиев сәясәтче Eduard Sharafiev
1987-05-07 Айгөл Миңнуллина театр актеры Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Энже Матыкина тикшеренүче Комплутенсе университеты
Аркадий Лин тикшеренүче Страсбур үнивирситите
Казан (Идел буе) федераль университеты
Central Scientific Research Institute of Geology of Non-metallic Minerals
Юрий Галәметдинов тикшеренүче Казан милли тикшеренү технология университеты
Олег Петров тикшеренүче Карл университеты
Technische Universität Ilmenau
Дармштадт техник университеты
University of New Brunswick
Кыйрал технология институты
Казан милли тикшеренү технология университеты
Радмила Шәрипова тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
Айрат Хаматгалимов тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
Юлия Спиридонова тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
Ю.А. Николаева тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
Руслан Каюмов тикшеренүче Institute of Problems of Chemical Physics
Люция Захарова тикшеренүче
Рамилә Стародубцева тикшеренүче РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты
BIOCAD (Russia)
Ләйсән Нургалиева тикшеренүче Тринити көллияте
Aalto University
Роман Куприянов тикшеренүче Казан милли тикшеренү технология университеты
Дидар Байманов тикшеренүче Wenzhou Institute of Biomaterials and Engineering
В.Е. Катнов тикшеренүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан милли тикшеренү технология университеты
Павел Гришин тикшеренүче
Илнур Габидуллин Ilnur Gabidullin
Сергей Скрябин Космический (балалар аланы)


Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]