Фәридә Гайнуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәридә Гайнуллина latin yazuında])
Фәридә Гайнуллина
Туган 28 март 1947(1947-03-28) (77 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Чехов урамы[1]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

 Фәридә Гайнуллина Викиҗыентыкта

Фәридә Исмәгыйль кызы Гайнуллина (1947 елның 28 марты; Казан, СССР) - Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. III (1999-2003), IV (2003-2007) һәм V чакырылыш (2007-2011) Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Гуманитар фәннәр академиясе әгъзасы. Сәяси фәннәр докторы, профессор.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәридә Гайнуллина 1947 елның 28 мартында Казанда туа. 1965 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан химия-технология институтына укырга керә. 1970 елда «инженер-технолог» белгечлеге буенча институтны тәмамлый. 1970-1983 елларда профсоюз комитеты рәисе урынбасары (1974-1980), Казан электрон исәпләү машиналары заводында партия комитеты секретаре урынбасары (1980-1983) булып эшли.

1974 елдан КПСС әгъзасы. 1983 елдан 1986 елга кадәр-КПССның Казан шәһәре Совет районы комитеты секретаре. 1986 елдан башлап һөнәр берлекләренең Татарстан өлкә Советы Секретаре, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе, «Отечество» ҖЧҖнең Татарстан төбәк бүлеге рәисе, КПССның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары булып эшли.

1999 елда «Ватан — Бөтен Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп сайлана, сайлаулар нәтиҗәләре буенча III чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасында БДБ эшләре һәм ватандашлар белән элемтәләр буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары булып эшләде. 2000 елдан «Ватан — Бөтен Россия» фракциясе рәисе урынбасары.

2003 елның декабрендә IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлан.

2007 елның 11 декабрендә V чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда «Бердәм Россия»Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның федераль исемлеге составында сайлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. бирелмәләр нигезе