Казан федераль университетының Алабуга институты
| Казан федераль университетының Алабуга институты | |
|---|---|
| Рәсми исем | Елабужский институт Казанского федерального университета һәм Yelabuga institute of Kazan Federal University |
| Ректор | Ленар Сафин |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Алабуга, Алабуга районы һәм Татарстан |
| Урам | Казан урамы |
| Ана ширкәт | Казан (Идел буе) федераль университеты |
| Алыштырган | Алабуга дәүләт педагогика университеты[d] |
| Адрес | 423604, Россия, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһ., Казан урамы, 89 |
| Рәсми веб-сайт | https://kpfu.ru/elabuga |
Казан федераль университетының Алабуга институты (рус. Елабужский институт Казанского федерального университета, ингл. Yelabuga institute of Kazan Federal University) — Алабуга шәһәрендә урнашып эшләүче Казан (Идел буе) федераль университетының бүлекчәсе (филиал). 2011 елга кадәр мөстәкыйль югары белем бирү оешмасы буларак эшләп килгән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Төп мәкалә: Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы
1903-1918 елларда — Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы, 1930нчы елларда — педучилище, 1928 елдан — педтехникум, 1939 елда — укытучылар институты, 1952 елның 19 августыннан Алабуга дәүләт педагогика институты булып оеша. 150 студент белем ала торган ике факультетлы институт буларак эшли башлый. Аның экспонатларга бай музей материаллары шул хакта дәлилле һәм образлы итеп сөйли.
АДПУ бүгенге көндә Татарстан, Русиянең алдынгы югары уку йортлары рәтендә тора. Алты факультетта студентлар белем ала. Институт үз диварларыннан 25 меңләп укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында 15 РСФСР, 40 тан артык Татарстанның атказанган укытучысы, 200 гә якын Русиянең Мәгариф отличнигы бар.
Бүгенге көндә АДПУга 10 факультет, 20 кафедра, фәнни китапханә, 7 музей, агробиология станциясе, 20ләп лаборатория, спорткомплекс, 5 уку-укыту бинасы, 3 тулай торак керә. Укытучылар саны - 250.
2011 елның 2 февралендә уку йорты Казан (Идел буе) федераль университетына филиал итеп кушылган.
Юнәлешләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Гамәли информатика
- Мехатроника һәм робототехника
- Транспорт процесслары технологиясе
- Икътисад
- Менеджмент
- Педагогика (юнәлешләп)
- Юриспуденция
- Белем бирү психологиясе
- Дизайн
- Тел белеме һәм тәрҗемәчелек
- Энергетика системаларын автоматлаштыру
- Тарих
- Фәлсәфә
- Филология
- Информатика һәм санау системалары
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ректорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1953-1960 ― Габделхак Гали улы Әминев
- 1960-1966 ― Клавдия Петр кызы Тиунова-Петрова
- 1966-1971 ― Евгений Яков улы Тихонов
- 1971-1986 ― Тәлгать Нәби улы Галиуллин
- 1986-1989 ― Җәмил Газиз улы Нигъмәтов
- 1989-2000 ― Наип Хәбибназар улы Лаисов
- 2000-2007 ― Наил Мансур улы Вәлиев
- 2008-2011 ― Айрат Миңнемансур улы Кәлимуллин
Филиал директорлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2011 елдан ― Елена Ефим кызы Мерзон[1]
- 2025 елдан ― Марат Фәйзулла улы Умаров[2]
Югары уку йорты мөгаллимнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институты укытучылары.
- Леонид Арсланов
- Линар Әхмәтов
- Сания Исмәгыйлева
- Дания Сәлимова
- Хәлил Сәлимов
- Наип Лаисов
- Тәлгать Галиуллин
- Эдуард Касыймов
- Маһинур Фәйзуллина
- Рәхим Гайсин
- Фатыйх Урманчеев
Рифкат Гайнуллин, Дан орденының тулы кавалеры- Әлфинә Сибгатуллина
- Дамира Ягъфәрова
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Югары уку йортын тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар.
- Леонид Арсланов - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Сания Исмәгыйлева - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Наип Лаисов - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Леонид Барышев - майонез бизнесын, «Эссен» кибетләр челтәрен булдыручы (техфак).
- Әлфинә Сибгатуллина, филология фәннәре докторы, профессор (филфак).
- Рина Зарипова, журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (филфак).
- Марсель Вәлитов (1937), фән докторы (1991), профессор, «Профсоюзы и экономика» журналы баш мөхәррире, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005).
- Наилә Вәлитова - матур әдәбият тәрҗемәчесе, язучы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1989 елдан).
- Лениза Вәлиева - шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече, тел белеме фәне юнәлешендә гыйльми тикшеренүләр алып баручы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2014 елдан), Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2016).
- Ләйсән Гатауллина - Камал театры артисты (2021 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2020).
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ КФУ сайтында Алабуга институты (филиал) сәхифәсе, archived from the original on 2020-10-09, retrieved 2018-01-20
- ↑ Марат Умаров. Татцентр.ру
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- КФУ рәсми сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган
