Марат Шәйбәков
Марат Шәйбәков | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2009 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
җырчы, баянчы, композитор |
Кораллар |
баян |
Жанрлар |
эстрада |
Хезмәттәшлек | |
Лейбллар |
IXELFILMS PRODUCTION |
Бүләкләр |
Башкортстанның атказанган артисты |
Марат Шәйбәков (1973 елның 6 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Аскын районы, Билгеш) — җырчы, композитор, баянчы, 2010 елдан «Марат» студиясе театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты (2018).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1973 елның 6 октябрендә БАССР Аскын районы Билгеш авылында алты балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Туган авылы һәм күрше Кашка авылы мәктәпләрен, Стәрлетамакта мәдәни-агарту укханәсендә (хәзерге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) баян бүлеген «аккомпаниатор–баянчы (аккордеончы)» белгечлеге буенча тәмамлаган. Махсус уку йортын тәмамлагач, Башкортстан дәүләт филармониясендә үз белгечлеге буенча - баянчы булып эшли башлый[1]. Күп еллар цирк бригадасында, «Кәтүкләр», «Кызык мәзәк» төркемендә эшли. Соңрак Ризван Хәкимовның «Могҗиза» эстрада төркемендә баянчы булып эшли, шунда эшләгәндә җырчы булып таныла. «Нәфисә», «Ихлас» төркемнәрендә эшләп ала. Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев белән хезмәттәш була. 2010 елдан үз төркемен – «Марат» студиясе театрын оештыра. Себер шәһәрләрендә, Урал өлкәләрендә, Башкортстан районнарында, Казанда, Яр Чаллыда гастрольләр оештыра. Себердән тыңлаучысы Наил Мәрдәнов махсус ясатып итальян баяны бүләк иткән. Татарстан телевидение һәм радиосында җырлары тапшырыла.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җыр сәнгатендә үзенең кабатланмас тавышы һәм стиле белән аеылып тора. Сәхнәдә үзен тыйнак тотуы – аның үзенчәлеге. Репертуарында татар халык җырлары, үзе язган җырлар, Зифа Нагаева, Рәүфә Нурмөхәммәтова, Финә Абдуллина, Дамир Хәбибрахманов, Айгөл Вәлиуллина, Гөлфия Шакирова, Радик Хәкимҗанов һ. б. сүзләренә, Наил Шәймәрдәнов, Мөдәрис Газетдинов, Зифа Нагаева, Зөфәр Хәйретдинов, Роберт Тимербаев, Рәүфә Нурмөхәммәтова, Финә Абдуллина, Раил Өметбаев, Риваль Хисмәтуллин һ. б. көенә язылган җырлар. Туган авылы Билгешкә берничә җырын багышлаган.
Башкарган җырларының кайберләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
|
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Румия Сәйфуллина. Марат Шәйбәков: «Чакырган җиргә бер сәгать алдан килеп утырам». «Акчарлак», 2018 ел, 1 ноябрь.
- Башкортстанда дан казанган татар җырчылары. Казан утлары, 18.05.2017
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Instagram - maratshaibak
- Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Марат Шәйбәковның Вконтактедагы рәсми төркеме
- Марат Шәйбәковның каналы
- Марат Шәйбәковның «Одноклассники»дагы рәсми төркеме
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шук малайлар (җыр). YouTube (видео, 4:05)
- Сер итеп кенә. Туган тел телеканалы. YouTube (видео, 28:09)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Л. Риянова. Он поет о Родине. 2018 елның 11 июль көнендә архивланган. Стерлитамакский рабочий, 01.12.2012
- ↑ «Кошлар булып очар идем»(үле сылтама)
- ↑ Марат Шайбаков – заслуженный артист республики. 2020 елның 22 июль көнендә архивланган. «Ышаныч», 06.07.2018