Ривнер Ганиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ривнер Ганиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ривнер Ганиев
Ganiev R.F.jpg
Туган телдә исем Ривнер Фазыл улы Ганиев
Туган 1 әприл 1937(1937-04-01) (82 яшь)
Илеш районы, Тәҗәй авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Өфә дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче РФА машинабелем институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Ривнер Фазыл улы Ганиев (Rivner Fazıl ulı Ğaniev) – танылган галим, фән эшлеклесе, техник фәннәр докторы (1968), Русия фәннәр академиясе академигы (1994), Русия фәннәр академиясенең Линияле булмаган дулкынлы механика һәм технология фәнни үзәге директоры (1987 елдан).

Ривнер Ганиев 1937нче елның 1 апрелендә Башкортостан АССРның Илеш районы Тәҗәй авылында туган. 1959нче елда Уфа авиация институтын тәмамлый.

Институттан соң яшь инженер “100нче почта тартмасы” дип йөртелгән ябык конструкторлык бюросында авиация двигательләре буенча конструктор-әзерләүче булып эшләп ала. СССР Фәннәр академиясенең Мәскәү машиналарны өйрәнү институты янындагы аспирантураны тәмамлагач, кандидатлык диссертациясе яклый, ике елдан – докторлыкны.

Төп фәнни эшләре резонанслы күренешләр теориясенә карый. Ривнер Фазыл улы сызма булмаган механика һәм машиналар эшләү юлында гаять зур галим. Аның тикшеренүләре машиналар һәм аппаратлар динамикасына, шул исәптән авиация, ракета-космик техникасына да кагыла. Ганиевны механикада яңа өлкәне булдыручы дип йөртәләр. Академик Ганиев җитәкләгән машиналарны өйрәнү институты галимнәренең тикшеренүләре нефть һәм газ конденсатын чыгару, эшкәртү һәм ташу кебек мөһим мәсьәләләрне үз эченә ала.

Ривнер Ганиев 300гә якын фәнни хезмәт авторы һәм 100дән артык патент иясе.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Проблемы механики в космической технологии. М., 1979
  • Колебательные эффекты в многофазных средах и их использование в технологии. Киев, 1980
  • Волновая технология и техника. М., 1993;
  • Программные движения деформируемых управляемых конструкций. М., 1995

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]