Әлмира Әдиятуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлмира Әдиятуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әлмира Әдиятуллина
Туган 8 июль 1938(1938-07-08) (81 яшь)
Сәеткол, Илеш районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, РСФСҖ, ССҖБ
Яшәгән урын Горсовет урамы[d], Казан[1]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина, псевдонимы Әлмира Сарьяз[2] — журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), дин эшлеклесе.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 нче елның 8 нче июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Совет мәктәбе" (1962), "Азат хатын" (1964-1993; 1991 елдан "Сөембикә"; 1990-1993 елларда җаваплы сәркатип вазифасында) журналларында, "Бәйсезлек" газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге каршындагы Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан "Мөслимә" газетасы мөхәррире. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

Мәкаләләре "Ялкын", "Сөембикә" журналларында, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан" газеталарында басыла. Күпчелек мәкаләләре яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, татар халкының рухи хәзинәләрен яңадан тергезү мәсьәләләренә багышлана.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әмирханов М. Яктының җаны җәннәт // Сөембикә. 1998. № 7.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар энциклопедиясе: [6 томда] / баш мөхәр. М. Х. Хәсәнов (3 томнан Ә. М. Мазһаров) ; [җав. мөхәр. Г. С. Сабирҗанов] .— Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008 - 1 т. А-В. - Б. 276

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]