Владимир Короленко
| Владимир Короленко | |
|---|---|
В.Г. Короленко (1853-1921) | |
| Тугач бирелгән исеме: | Владимир Галактион улы Короленко |
| Туу датасы: | 27 июль 1853 |
| Туу урыны: | Житомир Волынь губернасы |
| Үлем датасы: | 25 декабрь 1921 (68 яшь) |
| Үлем урыны: | Полтава |
| Милләт: | украин-поляк |
| Ватандашлык: | |
| Эшчәнлек төре: | язучы, публицист |
| Иҗат итү еллары: | 1879-1921 |
| Юнәлеш: | тәнкыйди реализм |
| Жанр: | хикәя, очерк |
| Иҗат итү теле: | рус теле |
| Дебют: | «Эпизоды из жизни “искателя”» (1879) |
| Имза: | |
Владимир Короленко, Владимир Галактион улы Короленко (укр. Володимир Галактионович Короленко, рус. Короленко Владимир Галактионович, 1853 елның 27 июле, Волынь губернасы, Житомир — 1921 елның 25 декабре, Полтава) — язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1853 елның 27 июлендә Волынь губернасы Житомир шәһәрендә казый гаиләсендә туган. Әтисе Галактион Афанасий улы Короленко (1810-1868) казый булып башта Житомир өяз судында, аннары Дубнода, соңыннан Ровнода — барысы 20 ел эшли. Намуслы, канун буенча эшләүче, дөреслек яклы казый була. Әлеге сыйфатларны улы Владимирда да тәрбияли алган. Язучының әнисе Эвелина Иосиф кызы милләте буенча поляк хатыны була.
В.Г. Короленко әтисе үрнәгендә хокук яклаучы булырга тели. Ләкин ул укыган Ровно гимназиясен тәмамлау, анда борынгы телләр укытылмаганлыктан, университетның юридик факультетына керү хокукы бирми. Экстерн тәртибендә хәзерләнү өчен гаиләсе матди ярдәм итә алмый. Гимназияне көмеш медаль белән тәмамлаган В.Г. Короленко Петербургта технология институтына укырга керә. Гаиләсенә авырлык китермәс өчен, уку елларында корректор, сызымчы булып эшли. Барыбер укуны ташларга туры килә. Соңрак Мәскәүдә Петр җир эшкәртү һәм урман академиясендә, Петербургта тау институтында укый башлый, ләкин народниклар хәрәкәтендә катнашуы өчен кулга алыну һәм Глазовка (1879), аннары Себергә (Тум, Якутия) сөргенгә сөрелү сәбәпле, әлеге уку йортларын тәмамлый алмый кала.
1885 елда Түбән Новгородда төпләнергә рөхсәт ала. Биредә хикәя һәм очерклар яза, Мәскәү, Түбән Новгород һ.б. шәһәрләрдә нәшер ителүче журналларда басыла башллый.
Волжский вестник
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1885 елның март аеннан «Волжский вестник» газетасы[1] (Казан, нәшире һәм рәсми мөхәррире — Н.П. Загоскин, Казан университетының юридик факультеты профессоры) хәбәрчесе булып эшли башлый. Анда үзенең мәкалә, хикәя, очерк, бәяләмәләрен бастыра. М. Горький билгеләп үткәнчә, В.Г. Короленко белән хезмәттәшлек иткәндә «Волжский вестник» газетасы Идел буеның тәэсир көче гаять зур булган басмасына әйләнә.
1895 елда газетага яңа мөхәррир булып басынкы либерал Рейнгардт килгәч, В.Г. Короленко «Волжский вестник» белән хезмәттәшлеген туктата.
Мултан эше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1892 елның язында Вятка губернасы Иске Мултан авылында[2] булган җинаятьне (ярлы крәстиянны мәҗүси йола буенча корбан итеп үтерүдә 11 удмурт кешесе гаепләнә) тикшерүдә һәм матбугатта яктыртуда катнаша. 1895 елның 29 сентябрендә Алабугада булган икенче утырышка язучы, газета хәбәрчесе буларак, үзе килә. Аның суд утырышыннан язган хисабы «Русские ведомости» (1895 ел, № 288-314) газетасында басылып бара, аннары аерым брошюра итеп таратыла. 1896 елның 28 маенда судның Мамадышта узган өченче утырышында катнаша. Ике мәртәбә яклаучы сыйфатында чыгыш ясый. Язучының һәм ул судка чакырган билгеле хокук яклаучылар тырышлыгы белән гаепләнүчеләр аклана[3], вотяк (удмурт) халкы өстеннән «кеше ашаучылар», «мәҗүси йола буенча кеше үтерүчеләр» дигән нахак гаепләү алып атыла. 29 майда язучы 9 айлык кызы Оляның вафат булуы турында телеграмма ала, ләкин процессны тәмамларга үзендә көч таба.
Кеше хокукларын яклаучы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1906 елда Сорочинцы авылы крәстияннарын яклап, «Сорочинская трагедия» мәкаләсен яза.
- 1913 елда 13 яшьлек малайны дини йола буенча үтерүдә гаепләнүче Киев яһүдие Бейлисны яклап, матбугатта чыгыш ясый.
- 1910 елда Мглин өязендә гаепсез хөкем ителгәннәрне яклап, матбугатта чыгыш ясый, асып үтерелгән гаепсез кешенең исемен аклауга ирешә.
- Үлемгә хөкем ителгән М.В. Фрунзены яклавы билгеле.
Соңгы еллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1893 елның июль-сентябрь айларында Америкага сәяхәт кыла. Юлда Англия һ.б. илләрне күрә. Сәяхәте нәтиҗәсе булып, очерклар шәлкеме (мәсәлән, «Өйдә сугышу (Англия парламенты)», 1894) яза.
- 1895-1900 елларда Петербургта яши, «Русское богатство» журналының мөхәррире булып эшли.
- 1900 елдан вафатына кадәр Полтавада яши.
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф.Н. Багаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010.ISBN 978-5-298-01883-8
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биографиясе «Хронос» сайтында
- В.Г. Короленконың виртуаль музее 2020 елның 5 декабрь көнендә архивланган