Эчтәлеккә күчү

«Унбиш җитәкче хаты»

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Унбиш җитәкче хаты» latin yazuında])
«Унбиш җитәкче хаты»
Алучы Иосиф Сталин һәм Лев Троцкий
Автор Кәшшаф Мохтаров, Рәүф Сабиров, Гасыйм Мансуров, Микъдәт Юныс улы Борындыков, Гыймаз Баһаветдинев, Гаяз Максуди, Мәхмүт Бөдәйли, Гобәйдулла Балтанов, Фәтхи Бурнаш, Исхак Казаков, Шәмгун Саттаров, Шамил Госманов һәм Ариф Енбаев
Чыгару датасы май 1923[1]
Багышланган Мирсәет Солтангалиев

«Унбиш җитәкче хаты»РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР ҮБК җитәкчеләренең 1923 елда Иосиф Сталин белән Лев Троцкийга язган мөрәҗәгате.

Сәбәбе һәм эчтәлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4 май көнендә Мирсәет Солтангалиевне кулга алуның гаделлегенә шик белдерелә. РКП(б)ның 12 съездында милли мәсьәлә буенча кабул ителгән карарның үтәлешендә җитди хаталар булуы бәян ителә.

Аңа 15 кеше кул куя: Кәшшаф Мохтаров, Рәүф Сабиров, Гасыйм Мансуров, Гали Таниев, Микъдәт Борындыков, Гыймаз Баһаветдинов, Гаяз Максудов, Мәхмүт Бөдәйли, Гобәй Балтанов, Фәтхи Борнаш, Исхак Казаков, Шәмгун Саттаров, Шамил Госманов, Николай Петров, Гариф Янбаев.

  • РКП(б) Үзәк комитетының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган дүртенче киңәшмәсендә (9-12.06.1923) кулга алынган Мирсәет Солтангалиев һәм аны яклап «Унбиш җитәкче хаты»н имзаланучылары карашлары кискен тәнкыйтьләнә һәм алар «милли тайпылыш(рус.) тарафдарлары» дип игълан ителә.
  • 1923-1924 елларда хатка кул куючыларның барысы да җитәкче урыннарыннан азат ителә һәм соңрак репрессияләнә. Күбесе атып үтерелә, Сталин үлеменнән соң 1955-57дә акланыла.
  • Мирсәет Солтангалиев үзе 28.01.1940 атып үтерелә, 1990 елда гына акланыла.