Шәмгун Саттаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмгун Саттаров latin yazuında])
Шәмгун Саттаров
Туган 1901
Менделеевск, Алабуга өязе, Нократ губернасы, Россия империясе
Үлгән билгесез
СССР[d]
Эш бирүче Татарстан Республикасының Югары Мәхкәмәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Шәмгун Саттаров (1901, Менделеевск, Алабуга өязе, Нократ губернасы, Россия империясебилгесез, СССР[d]) — дәүләт эшлеклесе. 1922-1923 тә ТАССР Баш суды рәисе. «Унбиш җитәкче хаты»на кул куйганнарның берсе. ТАССР юстиция халык комиссары урынбасары, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары, Бандүк бистәсендә кәнсәләр эшчесе булып эшләгәнлеге билгеле.[1][2] 1937 тә «милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасында катнашучы» дип кулга алына, тик 1940 та акланып иреккә чыгарыла. Алдагы язмышы билгесез.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]