Россия Югары Шурасы
РСФСР Югары Шурасы(1937—91) РФ Югары Шурасы[B 1] (1991—93) | |
Дәүләт |
РСФСР (1938—91) |
---|---|
Пулатлар |
1990—93 елларда — Милләтләр Шурасы һәм Җөмһүрият Шурасы |
Элгәре |
БҮБК, Бөтенроссия Шуралар Җыены |
Варис |
Федераль Мәҗлесе |
Җитәкчелек | |
Югары Шурасы Рәисе |
Руслан Хәсбулатов |
Җөмһүрият Шурасы рәисе |
Венивамин Соколов |
Милләтләр Шурасы рәисе |
Рамазан Габделлатыйпов |
Структура | |
Әгъзалар |
1 депутат түбәндәге сайлаучылар санына: |
Соңгы сайлаулар |
туры яшерен альтернативасыз тавыш бирү (1937—1989) |
Искәрмәләр | |
|
РСФСР Югары Шурасы (1991 елың 25 декабреннән — Россия Федерациясе Югары Шурасы) — 1937-1990 елларда РСФСР дәүләт хакимиятенең иң югары органы[1][2].
1990 елда Россия Халык депутатлары җыены сайланылганча бервакытта РСФСРның канун чыгару органы буган[3].
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче тапкыр 1938 елның 26 июнендә 1937 елның Конституциясе нигезендә сайланылган, аңа Эшче һәм крестьян депутлар Советларның бөтенроссия җыенының вәкаләтләре күчкәннәр. гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә, яшерен тавыш бирү юлы белән 18 яшенә җиткән, милләтне, динне вә җенесне аермыйча сайланылган. Югары Шурасының барлыгы 11 сайланган чакырылыш булган, барысында да коммунистлар өстенлек иткәннәр.
1989 елда, Конституциягә үзгәрешләрне керткәннән соң (иң югары органы буларак Халык депутатлар җыенны оештыру, ЮШны җыенының бер органына үзгәртеп кору) 11-нче чакырылыш Югары Шурасы халык депуталарын сайлауларны билгеләнгән; Халык депутатлар җыенын сайланганнан соң, аңа үз вәкаләтләрне тапшырды.
1990—1993 елларда Югары Шурасы — Халык депутатлары җыенының органы, даими эшли торган дәүләт хакимиятенең канун чыгару, оештыру, һәм тикшерү органы. Ике пулаттан торган — Милләтләр Шурасы һәм Җөмһүрият Шурасы. 12 чакырылыштагы Югары Шурасы 1990 елда 1978 елгы Конституциясе (1989 елгы редакциясендә) нигезендә сайланылган.
1993 елның 21 сентябрендә РФ президентының «Этаплы конституцион ислахы (реформасы) турында» фәрманы буенча Югары Шурасы һәм Халык депутатлар җыенының вәкаләтләрне туктаткан булганнар. Әмма РФ Конституцион мәхкәмәсе бу фәрманны үзен «конституциягә хилаф» дип таныды.[4] Халык депутлары һәм аларның тарафдарлары каршылыгына карамастан, Россия Югары Шурасы һәм Халык депутатлар җыены 1993 елның 4 октябрендә корал һәм бронетехника куллану белән таратылган.
РФ Югары Шурасы 1993 елгы Конституциясе белән юкка чыгарылган.
Җитәкчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алексей Бадаев (1938-1943)
- Иван Власов (1943-1944, в.б.)
- Николай Шверник (1944-1946)
- Иван Власов (1946-1950)
- Михаил Тарасов (1950-1959)
- Николай Игнатов (1959)
- Николай Органов (1959-1962)
- Николай Игнатов (1962-1966)
- 1966, вазыйфаларын башкаручылары: Тимофей Ахазов һәм Петр Сысоев)
- Михаил Яснов (1966-1985)
- Владимир Орлов (1985-1988)
- Виталий Воротников (1988-1990)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1937 елгы РСФСР Конституциясе (Төп кануны), 22 нче маддә
- ↑ 1978 елгы РСФСР Конституциясе (Төп кануны), 108 нче маддә, иң беренче редакциясендә
- ↑ 1937 елгы РСФСР Конституциясе (Төп кануны), 24 нче маддә
- ↑ Заключение Конституционного Суда РФ от 21.09.1993 N З-2 "О соответствии Конституции Российской Федерации действий и решений Президента Российской Федерации Б. Н. Ельцина, связанных с его Указом от 21 сентября 1993 года "О поэтапной конституционной реформе в Российской Федерации" и Обращением к гражданам России 21 сентября 1993 года"