Николай Шверник

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Шверник latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Шверник
NikolayShvernik.jpg
Туган 19 май 1888(1888-05-19)
Питырбур, Русия империясе[1]
Үлгән 24 декабрь 1970(1970-12-24) (82 яшь)
Мәскәү, ССҖБ[1]
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия империясе
Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Һөнәре сәясәтче, профсоюз (һөнберлек) эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Commons-logo.svg Николай Шверник Викиҗыентыкта

Николай Шверник (рус. Николай Михайлович Шверник, 7 (19) май 1888(18880519), Питырбур24 декабрь 1970, Мәскәү) — сәвит сәясәт эшлеклесе.

БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ Югары Шурасы депутаты (1-6 чакырылышлары). Социалистик Хезмәт каһарманы (1958).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Питырбурда күпбалалы эшчеләр гаиләсендә туган. Урыс милләтеннән. Чиркәү-мәхәллә мәктәбен, аннары һөнәрчелек укуханәсен тәмамлаган. 14 яшьтә электромеханика заводында кырдыручы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1905 елда РСДРП фиркасенә кушыла. Питырбурда, Николаевта, Тулада, Самарда фиркави агитация алып бара. Өч мәртәбә сөрген ителә. Февраль инкыйлабын Сарытауда каршы ала.

Сәяси карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1917 дән Самарда завод кәмитите рәисе, Самар шурасы башкармасы президиумы әгъзасы.
  • 1918-1921 дә Кызыл Гаскәрдә хәрби-сәяси эштә.
  • 1921-1923 тә профсоюз эшендә, 1924 тән РК(б)Ф ҮКК Президиумы әгъзасы һәм РСФСР эшче-керәстиян инспекциясе халык кәмисәре.
  • 1925-1926 да БК(б)Ф ҮКның Ленинград һәм Төньяк-Көнбатыш бюросы сәркәтибе.
  • 1926-1927 дә БК(б)Ф ҮК сәркәтибе.
  • 1927 дән фирканең Урал өлкә кәмитите рәисе.
  • 1929 да металлистлар профсоюзы ҮКның рәисе.
  • 1929 дан ҺББҮШ сәркәтибе, 1930-1944 тә һәм 1953-1956 да ҺББҮШ рәисе, бер үк вакытта 1938-1946 да ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы рәисе.
  • 1944-1946 да РСФСР ЮШ Президиумы рәисе.
  • 1946-1953 тә ССРБ ЮШ Президиумы рәисе.
  • 1956-1966 да СБКФ ҮК каршындагы фирка контроле комиссиясе рәисе, сәяси золым корбаннарын аклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.

1966 дан пинсәдә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]