Николай Антипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Антипов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Николай Антипов
Н.К. Антипов.jpg
Туган 3 (15) дикәбер 1894
Старая Русса өязе, Новгород губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 29 июль 1938(1938-07-29) (43 яшь)
Мәскәү
Милләт украин
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Commons-logo.svg Николай Антипов Викиҗыентыкта

Николай Антипов (рус. Николай Кириллович Антипов, 3 (15) декабрь 1894(18941215), Лисичкино[1][2], Старая Русса өязе, Новгород губернасы29 июль 1938, Мәскәү) — сәвит фирка-дәүләт эшлеклесе.

1—7 чакырылышлары ССРБ ҮБК әгъзасы һәм БК(б)Ф ҮК әгъзасы (1924—1937), БК(б)Ф ҮК Оештыру бюросы әгъзалыгына нәмзәт (1924—1925, 1928—1930).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Керәстиян гаиләсендә туган.

Адмиралтейство суднолар төзү заводының техник мәктәбен тәмамлый (Питырбур, 1910), аннары слисер булып эшли. 1912-14 елларда Мәскәүнең төрле предприятиеләрендә эшли. 1912 дән РСДЭ(б)Ф әгъзасы, яшерен түгәрәкләр эшчәнлегендә актив катнаша. 1914 нең ноябрендә кулга алына, 1915 нең августында иреккә чыга. 1915-16 да Мәскәүдә «Динамо» заводында эшли, инкыйлаби эшчәнлеге өчен берничә тапкыр кулга алына. 1916 да Петроградта яшерен басмаханәләр җитәкчесе. 1916 ның ахырыннан 1917 нең февраленә кадәр төрмәдә утыра. РСДЭ(б)Фнең Петроград кәмитите һәм Һелсингфорс оешмасы әгъзасы. 1917 елгы Апрель конференциясендә катнаша. 1917-18 дә ХХЮШ президиумы әгъзасы, Петроградта ЧК рәисе. 1919-20 дә РК(б)Фнең Казан губерна кәмитите 1 нче сәркәтибе, губернаның ЧК һәм Башкарма кәмитите рәисе, Җөмһүрият запас армиясенең Инкыйлаби хәрби шурасы әгъзасы. 1921-24 тә ҺББҮШ президиумы әгъзасы. 1925-27 елларда БК(б)Фның Урал һәм Ленинград өлкә кәмититләре сәркәтибе. 1928-31 дә ССРБның почта һәм телеграф халык кәмисәре, 1931-35 тә Эшче-керәстиян инспекциясе халык кәмисәре урынбасары, 1935-37 дә ССРБ ХКШ рәисе урынбасары.

1937 нең 21 июнендә кулга алына. «Контринкыйлаби террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән үлем җәзасына хөкем ителә. Икенче көнне үк атып үтерелә.

30 июня 1956 ның 30 июнендә ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән аклана.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]