Байкал-Амур магистрале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Байкал-Амур магистрале latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Транссебер магистрале:
тарихи йөрү юлы һәм хәзерге йөрү юлы,
Байкал-Амур магистрале тармаклары белән яшел төс белән күрсәтелгәннәр

Байкал-Амур магистрале йә БАМ — Көчыгыш Себердә һәм Ерак Көнчыгышында урнашкан тимер юл. Дөньяда иң зур тимер юл малгистралләреннән берсе.[1] Төп юлы, ТайшетСоветская Гавань озак тәнәфесләр белән 1938 елдан алып 1984 елга кадәр төзелгән. Кыен геологик һәм климатик шартларда алып барылган үзәк өлеше төзелеше 12 елдан артык алды, ә иң кыен өлешләренннән берсе — Төньяк Муя түнилнең төзелеше — 2003 елда гына тәмамланды.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп юлының озынлыгы 4287 километр тәшкил итә. БАМ Транссебер магистраленнән Тайшетта аерылып чыккач, аннан төньяграк уза, Братски тирәсендә Ангараны, Усть-Кут тирәсендә Ленаны кичеп үтә, Северобайкальск аша үтә аннан соң Байкалны төньяктан уратып уза, Тында аша үтә, Амурдагы Комсомольскидә Амурны кичеп үтә, һәм Совет Гаванендә Тын океан ярында тәмамлана.

Тармаклар: Усть-Илимскига (215 км озын); Чиней чыганагына (66 км); Бамовская стасасына (179 км); Якутскига (Амур-Якутске магистрале, төзелеш әле алып барыла) (1078 км); Эльгин чыганагына (300 км); Известковая стансасына (326 км); Чегдомынга (16 км); Волочаевка стансасына (351 км); Чёрный Мыс стансасына (Сәхәлин түниленең ташланган төзелешенә, 120 км).

Магистраль юлы күбесенчә таулы җирләрдән үза, иң биек ноктасы — 1323 м.[2] Якынча 10 тоннел тишелгән, шул исәптә Русиядә иң озын Төньяк Муя түниле (15,5 км).

Трасса 11 эре елганы кичеп үтә, ә барлыгы исә юлда 2230 зур вә кече күпер төзелде. Магистраль 200 дән артык стансаны, 60 тан артык шәһәр вә бистәне үтә.

Тайшет — Усть-Кут кисәгендә юл ике юллы һәм алмаш тогында электрлаштырылган (25 кВ), Усть-Кут — Таксимо кисәгендә юл бер юллы һәм алмаш тогында электрлаштырылган (25 кВ), ә аннан көнчыгыш кисәгендә хәрәкәт паравыз тартуы белән гамәлгә ашырыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХІХ гасырның азагында һәм Русиянең урыс-япон сугышында җиңелүеннән үк икенче Транссибны төзү турында фикер алышулар булган, әмма эзләнү эшләренннән ары эш китмәгән.

1926 елда ЭККГ тимер юл гаскәрләре аерым корпусы тарафыннан киләчәк трассаның топографик күзәтүе үткәрелгән. 1932 елның апрелендә ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы «Байкал-Амур тимер юлының төзелеше турында» карарын кабул итә; трассада проект-эзләнү эшләре башлап киткәннәр. Төзелешне 1935 елда тәмамларга планлаштырганнар. Әмма төрле сәбәпләр аркасында (эш кулларының җитешмәве, Бөек Ватан сугышы, Идел рокадасы ихтыяҗлары өчен рельсларны җыеп алу, төзелеш районыныда җир тетрәүләре) төзелеш берничә тапкыр туктатылган һәм яңадан кузгатылган; 1951 елга кадәр Комсомольск-на-АмуреСоветская Гавань һәм ТайшетБратскУсть-Кут өлешләр төзелгән.

БАМның актив төзелеше 1974 елда яңадан башлап китә. Иске төзелшнең төп көче ГУЛАГ тоткынннары вә әсир төшкән япон салдатлары[3][4] булса, яңа төзелешнең төп көчен иреклеләр-комсомолчылар һәм хәрби төзүчеләр тәшкил иткән. Бистәләрнең вә ыстансаларның күбесен ниндидер бер төбәк төзегән: мәсәлән азәрбайҗанлылар Ангоя һәм Улькан ыстансаларын; казакъстанлылар - Яңа Чара ыстансасын; латвиялеләр - Таксимо ыстансасын төзегәннәр.[5]

1980 елда Байкал-Амур тимер юлы оештырыла, идарәсе Тында шәһәрендә урнашкан була.

1984 елда Балбухтан разъездыныда (Чита өлкәсе Калар районы) «алтын тоташу» булды. 1 октәбер көнне Куанда станстанда «алтын буынны (звеноны)» түшәү башкарылган.

Төзелешнең соңгы тәмамы булып 2003 елның 5 декабрьне санарга мөмкин — шул көнне Төньяк Муя түниле буенча хәрәкәт ачылды.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елда Байкал-Амур тимер юлының мөстәкыйль идарәсе юкка чыгарылды, ә БАМ административ ягыннан Көнбатыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш тимер юллары арысында бүленгән[6]. Чиге Хани стансасы буенча үтә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]