Давыт Аитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Давыт Аитов latin yazuında])
Давыт Аитов
Туган телдә исем Давыт Мөхәммәтшәриф улы Аитов
Туган 18 июнь 1854(1854-06-18)
Россия империясе, Ырынбур губернасы, Ырынбур
Үлгән 18 март 1933(1933-03-18) (78 яшь)
Франция, Париж
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
Һөнәре инкыйлабчы, картограф, консул
Балалар 7

Давыт Аитов, Давыт Мөхәммәтшәриф улы Аитов (Франциядә: фр. David Alexandrovitch Aitov, рус. Давид Александрович Аитов, 1854 елның 18 июне, РИ, Ырынбур губернасы, Ырынбур1933 елның 18 марты, Франция, Париж) ― инкыйлабчы, «халык арасына чыгу»да катнашучы, сәяси мөһаҗир, географ-картограф, Франциядә Россиянең (Вакытлы хөкүмәтнең) Генераль консулы, франкмасон[1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1854 елның 18 июнендә Ырынбур губернасы үзәге Ырынбур шәһәрендә отставкадагы капитан гаиләсендә туган, дворян. Ырынбурда Неплюев хәрби гимназиясен тәмамлаганнан соң (1871), Санкт-Петербургта Михайловск артиллерия училищесында[d] укыган (1873 елга кадәр)[3]. Медицина-хирургия академиясендә лекцияләр тыңлаган[4].

Санкт-Петербургта укыганда революционер-народниклар С. Кравчинский[d] (1851―1895), Л. Шишко[d] (1852―1910) белән якыная, «крестьян революциясе» идеяләрен пропагандалый, 1874 елның мартыннан «халык арасына чыгу»да[d] катнаша.

Орёл губернасында агитация алып барганда, рус җәмәгать эшлеклесе А. К. Маликов(рус.) (1839―1904) белән таныша һәм аның революцион динен[d] үзләштерә. 1874 елда А. Маликов Орёлда «кешелекне социаль гаделлек пропагандасы белән үзгәртеп кору» өчен «алла–кешеләр» (рус. богочеловеки) яшьләр түгәрәген оештыра, хәтта «бу дөньяның көчлеләре» арасында аларны җәмәгать тормышында шулкадәр күп явызлык тудырган өстенлекләрдән баш тартырга күндерү өчен пропаганда алып барырга кирәк дип саный. А. Маликов түгәрәге әгъзалары бернинди хакимиятне дә танымыйлар, әмма, аларның фикеренчә, дошманлыкны арттырган һәртөрле революцион көрәшкә каршы булалар.

1874 елның май ахырында Д. Аитов Калугада кулга алына. 1875 елның 29 гыйнварыннан 1876 елның 30 гыйнварына кадәр Петропавловск крепостендә тотыла. 1878 елның 5 маенда «тыелган оешмада әгъзалыкта һәм җинаятьчел әсәрләр таратуда» гаепләнеп, Сенатның присяжныйлар судына тапшырыла. 193 процессында[d] (1877 елның 18 октябре ― 1878 елның 23 гыйнвары) гаепле дип табыла [5]. 1878 елда полиция күзәтүе астында туган ягы Ырынбурга сөрелә, 1879 елда чит илгә кача.

Рус җәмәгать эшлеклесе һәм сәяси теоретик Лев Тихомиров[d] (1852―1923) язмаларында Аитов турында әйтелә:

Ул бик үзенчәлекле кеше. Тумышы белән татар һәм дине буенча мөселман иде, әмма интеллигенция мәктәбен үтеп, ахыр чиктә бөтен иманын югалткан. Аның гаиләдә алган әхлак тәрбиясе ныграк булып чыккан. Аның әтисе татарлар арасында бик хөрмәт ителгән, шул ук вакытта рус патриоты булган, ягъни үз халкын Россия белән якынайту һәм аны гомумроссия мәдәниятенә бәйләү турында кайгырткан. Ул дәүләт хезмәтендә булган һәм ниндидер рәвештә дворянлыкка кертелгән. Хөкүмәткә кыргыз (казакъ) даласында очраган төрле аңлашылмаучылыкларны бетерүдә зур хезмәтләр күрсәткән. Әхлакый яктан ул гаять чиста кеше булган һәм үзенең яхшы сыйфатларын улына тапшырган. Давыт Аитов, шәхси тормышта искиткеч кеше, нәкъ менә шуңа күрә сәясәт өчен бөтенләй яраклы түгел иде. Ул һәртөрле көч куллануга һәм һәртөрле ялганга органик рәвештә каршы иде. Аның революцион хәрәкәттә катнашып, халык арасына чыгуы гаҗәпләндерә, әмма аның анда катнашуы бик аз була, шуңа күрә «193 процессы» буенча аңа йомшак җәза (вакытлыча тоткарлау) бирелә. Иреккә чыккач, ул Россиядә калырга теләмәде һәм чит илгә китте. Россиядә көннән-көн кискенләшә барган сәяси бәрелешләр, мөгаен, аның туган илдә яшәү теләген юкка чыгаргандыр. Франциядә төпләнеп, ул үзенә эш таба һәм үз зәвыгына ярашлы яши ― тыныч, тавышсыз, хезмәттә һәм гаилә мәшәкатьләрендә, чөнки ул Парижда өйләнә. Никахлашу өчен аңа үз диненнән баш тартырга туры килә, һәм ул моны бик оригиналь эшләде.

1879 елда мөһаҗирлеккә китә. 1881 елдан Парижда яши: Hachette нәшриятында картограф булып эшли. Картография фәнендә берничә ачышы белән билгеле була, шул исәптән, 1889 елда иң мөһим картографик проекцияләрнең берсе булган Азимуталь проекция[d] уйлап тапкан. Бертуган Александр[d] (1861―1933) һәм Игнатий[d] Гранатларның энциклопедик сүзлегендә[d] урын алган берничә мәкалә авторы [6]. Француз нәшриятлары белән даими хезмәттәшлек итә. Вера Фигнер (1852―1942) тарафыннан оештырылган «Сәяси тоткыннарга ярдәм буенча Париж комитеты»ның 1910–1917 еллардагы казначысы, шулай ук Парижның 1875 елда оештырылган рус телле иҗтимагый Тургенев китапханәсенең[d] [7] казначысы булган (1900―1924 елларда Тургенев китапханәсе идарәсе рәисе медицина һәм хокук докторы Лев Шейнис[d] була[8]). Февраль инкыйлабыннан соң Парижда Россия Генераль консулы булып эшли (1917―2024 елларда Россиянең (Вакытлы хөкүмәтнең) Париждагы де-факто илчесе В. А. Маклаков[d] (1869―1957) булган).

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

24 яшендә өйләнгән. Ике никахта 7 баласы булган, шул исәптән беренче никахыннан улы Владимир[d] (фр. Vladimir Aïtoff, 1879―1968) регбичы, медицина докторы, франкмасон буларак һәм Екатерина Алексеева белән икенче никахыннан кызы Ирен?! (фр. Irène Aitoff , 1904―2006) пианист буларак, Франциядә танылалар [9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аитов Давид (Даут) Александрович / Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии, 1999, стр.18. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]