Афзал Таһиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Афзал Таһиров latin yazuında])
Әфзал Таһиров
Афзал Таһиров
ATagirov.jpg
Туган телдә исем Әфзал Мөхетдин улы Таһиров
баш. Афзал Мөхитдин улы Таһиров
Туган 25 октябрь 1890(1890-10-25)
Самара губернасы, Бөгелмә өязе, Габдрахман авылы
Үлгән 27 сентябрь 1937(1937-09-27) (46 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Яшәгән урын Коммунистик урам, Уфа[1]
Милләт татар яки башкорт[2]
Әлма-матер Хөсәения мәдрәсәсе
Һөнәре драматург, сәясәтче
Эш бирүче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы
Афзал Таһиров
Flag of the Bashkir ASSR.svg Башкортстан АССР ҮБК рәисе
Вазыйфада
1931 ел – 1937 ел
Аңа кадәр Таймас Шәфыйков
Дәвамчысы Рәхим Ибраһимов
Туган 25 октябрь 1890(1890-10-25)
Габдрахман, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 1938[3]
Мәскәү, СССР
Белем Хөсәения мәдрәсәсе
Сугышлар/бәрелешләр Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы

Әфзал Мөхетдин улы Таһиров — татар язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан АССР ҮБК рәисе (1931-1937), БАССР язучылар берлеге рәисе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1890 елның 25 октябрендә[4] Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Габдрахман авылында туа. Башта Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә [5], аннары Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 19111917 елларда патша армиясендә хезмәт итә.

Октябрь инкыйлабын ул туган авылында каршылый. Озакламый, волость Советы әгъзасы буларак, баш күтәргән ак чехлар кулына эләгеп, Бөгелмәнең төрмәсенә ябыла. Тиздән төрмәдән качып, Ырынбурга китә. 19221925 елларда Төркистанда җаваплы эшләрдә эшли. 19311937 елларда Башкортстан ҮБК рәисе була, шул ук вакытта республика Язучылар Союзы оешмасын да җитәкли.

“Ашлык фабрикасы”, “Машиналар каны”, “Солдатлар” повесть һәм романнары башта Казанда Яңалиф язмасында дөнья күрәләр. Аннары Уфада башкорт телендә нәшер ителәләр. “Кызылгвардиячеләр”, “Кызылармеецлар” романнары беренче итеп Уфада басылалар. Әфзал Таһировның утыз елга якын дәвам иткән күпьяклы әдәби һәм сәяси эшчәнлеге, сүз сәнгатен үстерүгә өлеш керткән әсәрләре татар әдәбиятында мөһим урын били.

1937 елның 16 августында кулга алына, ССРБ югары суды хәрби коллегиясе тарафыннан 1937 елның 27 сентябрендә нигезсез репрессияләнә, Мәскәүдә атып үтерелә[4]. Әфзал Таһиров 1956 елның 12 маенда реабилитацияләнә, аның намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ‍أ‍ﻪفزار تا‍‍هیرف أ‍ﻪتر‍ﻪگ‍ﻪ‍ل‍ﻪمل‍ﻪر,حیك‍ﻪی‍ﻪ, م‍ﻪسك‍‍ﻪی‍ﻪ 1927 (тат.)
  • Tahirof, Әfzal. Igen fabrige : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : SSSR xalqlarьnьñ yzәk nәşriatь, 1930 .— 119 b. (тат.)
  • Tahirof, Әfzal. Yrnәk : 4 pәrdәdә, 7 kartinada : kolxoz tөzeleşennәn alьnьp jazlgan piesa / Ә. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1931 .— 52 b. (тат.)
  • Tahirof, Әfzal. Komsomol : xikәjә / Ә. Tahirof .— Mәskәy : Sintrizdat, 1931 .— 84 b. (тат.)
  • Tahirof, Әfzal. Şturvalcь / Ә. Tahirof. — Qazan ; Mәskәy : Tatizdat, 1932. — 79 b. (тат.)
  • Tahirof, Әfzal. Soldatlar / A. Tahirof .— Qazan : Tatizdat, 1933. Kit. 1-2 .— 1933 .— 286 b.: portr. (тат.)
  • Tahirof, Әfzal. Jәmәlkә tauь : Pugacoftan qalgan arxif materiallarь bujnca : xikәjә / A. Tahirof .— Qazan : Tatgosizdat, 1933 .— 46 b. — (Massa kөtpxanәse). (тат.)
  • Таһиров, Афзал. Кызылармеецтәр : Роман / Баш һүз авт.М.Fәйнуллин .— Өфө : Башкорт.кит.нәшр., 1962 .— 268б. (башк.)
  • Таһиров Афзал Мөхетдин улы. Сайланма әсәрләр : роман, повесть, хикәяләр / А. М. Таһиров .— Казан: Рухият, 2008 .— 471, [1] б.: портр. — ISBN 978-5-89706-116-7. (тат.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]