Муса Җәлил һәйкәле (Симәй)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Җәлил һәйкәле (Симәй) latin yazuında])
Һәйкәл
Муса Җәлил һәйкәле
Урын Казакъстан, Абай өлкәсе, Симәй, М. Җәлил урамы
Төзелеш датасы 2023 ел
Материал бронза

Симәйдә Муса Җәлил һәйкәле (каз. Семей қаласындағы Мұса Жәлел ескерткіші, Semeı qalasyndaǵy Musa Jalıl eskertkishi, рус. Памятник Мусе Джалилю в Семее) ― 2023 елның 9 ноябрендә Казакъстанның Абай өлкәсе административ үзәге Симәй шәһәрендә бөек татар шагыйре Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906–1944) хөрмәтенә ачылган һәйкәл (бюст).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа оештырылган Абай өлкәсенең административ үзәге (2022 елның 8 июненнән) Симәй шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәлен (бюстын) ачу тәкъдиме 2022 елда ук күтәрелгән. 2022 елның 25 августында Күкчәтауда Муса Җәлил һәйкәлен ачу тантанасына килгәч[1], Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Симәйгә барып, Муса Җәлил һәйкәлен урнаштыру мөмкин булган урында (Муса Җәлил урамында) булган. Шәһәр хакимияте һәйкәл урнаштыруда ярдәм итәргә өметләндергән. [2].

«Иртыш буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман» конференциясен рәсми ачуда Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев: «Әлеге мәсьәлә өйрәнелә, барлык протокол таләпләре үтәләчәк», ― дип аңлата.

2023 елның 9 ноябрендә Муса Җәлил бюсты герой-шагыйрь исемен йөрткән һәм күп кенә татарлар яшәгән урамда урнаштырылган.

Бюстның авторы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтының компьютер графикасы һәм дизайны кафедрасы доценты[3].

2023 елның 9 ноябрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы уза. Тантанада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Абай өлкәсе акимы вазыйфаларын башкаручы Абай Шалкар Байбеков катнашкан. Чара кунаклары булачак сквер урынында чыршылар утырткан.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герой-шагыйрь исемен йөрткән урамда, скверда (кечкенә бакча) кара мәрмәр аслыкка Муса Җәлилнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь политрук вакытында итеп сурәтләнгән, хәрби дәрәҗәсе күренеп торучы киемнән. Бюсттан астарак, постаментка беркетелгән металл табличкага, Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызыннан астарак 3 телдә (казакъча, русча, татарча ) «Мұса Жәлел ұлы татар ақыны Кеңес Одағының Батыры / Муса Джалиль великий татарский поэт Герой Советского Союза / Mуса Җәлил бөек татар шагыйре Советлар Союзы Герое» дип язылган.

Һәйкәл тирәсендә яңа сквер булдыру һәм агачлар утырту планлаштырыла.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]