Сарман үзәк китапханәсе
Сарман үзәк китапханәсе | |
---|---|
Адрес | 423350, Татарстан, Сарман районы, Сарман, Ленин урамы, 32 |
Җитәкче | Лилия Афзалетдинова |
Китап саны | 36 435 (2020) |
Төр | үзәкләштерелгән китапханә |
Нигезләнү | 1924 ел |
Координаталары | 55°15'16"N, 52°35'23"E |
Хәләте | гамәлдә |
Телефон | 8(85559)2-51-72 |
sarmok1@mail.ru |
Сарман үзәк китапханәсе, Сарман муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәсе муниципаль бюджет учреждениесе (рус. МБУ «Централизованная библиотека» Сармановского муниципального района) ― Татарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында урнашкан мәдәният оешмасы. «Татарстан Республикасының иң яхшы мәдәният учреждениесе» (2016). Үзәк китапханә Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кергән 33 китапханә-филиал өчен методик үзәк булып тора [1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сарманда китапханә 1924 елның октябрь аенда эшли башлаган [2] . Ул мануфактура сәүдәсе белән шөгыльләнгән Мөхәммәтша хаҗиның берничә бүлмәле йортында уку йорты буларак оеша. Уку йортын оештыручыларның берсе – Яхъя Динмөхәммәт улы Вәлишин (1903–1961), Сарман волосте башкарма комитеты хезмәткәре, 1926-1928 елларда уку йорты мөдире [3]. Уку йортын ачуда волость башкарма комитеты рәисе Салих Аманаев (Мортышбаштан) һәм аның туганнары зур ярдәм күрсәтә. Китапларны Чаллыдан алып кайтканнар. 1930-1940 елларда уку йортлары (кызыл почмак, китапханәләр) район мәгариф бүлегенә караган (культура-агарту бүлеге сыйфатында), 1953 елдан район советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге контролендә. Бөек Ватан сугышы елларында да үзәк китапханә эшен бер көнгә дә туктатмый[4].
1947 елның 1 июлендә район китапханәсе эчендә балалар бүлеге ачыла. 1953 елда бүлек 3428 данә китап фонды белән район китапханәсеннән аерылып чыга, район китапханәсенең өске катында урнаша, аңа Сарман Үзәк балалар китапханәсе дигән исем бирелә. Мөдире – Эльмира Һади кызы Халикова, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984). [5].
1962 елда, Сарман районына Мөслим районы кушылган чорда, Мөслим районында 23 китапханә булган [6]. 1967 елда районда 37 китапханә эшли.
1977 елда үзәкләштерелгән китапханә системасы булдырыла. 33 авыл китапханәсе, филиаллар итеп, үзәк китапханәгә кушыла. Үзәкләштерү чорында үзәк китапханәдә:
- комлектлаштыру бүлеге (авыл филиалларына китап туплап, китап эшкәртә)
- халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге
- методик бүлек
- балалар бүлеге оеша. Үзәк балалар китапханәсе мөдире штаты балалар эше буенча директоры урынбасары итеп үзгәртелә. Балалар китапханәсе авыл филиаллары өчен балалар эше буенча методик үзәк буларак хезмәт күрсәтә.
1983 елда китапханәгә Краснодардан библиобус кайта (Фәнүс Зарипов алып кайта, беренче йөртүчесе ― Салихҗан Рәхимҗанов).
1984 елда (16-20 гыйнвар) районда Татар әдәбияты көннәре уза. Язучылар Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Ринат Мөхәммәдиев, Туфан Миңнуллин, Мәдинә Маликова, Ренат Харис, Әхәт Гаффар, Рәфкать Кәрами, Разил Вәлиев, Сарманнан Хәниф Хәйруллин, Әзһәр Габиди, Дамир Гарифуллин районның Иске Кәшер, Кәүҗияк, Рангазар, Янурыс, Азалак, Саклаубаш, Карашай-Саклау, Иске Дөреш, Теләнче-Тамак авыллары мәдәният йортларында, мәктәпләрдә китап укучылар белән очрашуларда катнаша.
1989 елда китапханәнең китап фонды 32 032 данә була. 1990-елларда үзәк китапханә түләүле хезмәт тә күрсәтә башлый.
2007 елда китапханәгә компьютерлар кайта. 2015 елдан китаплар «Руслан» АКМС программасы аша исәпкә алына һәм эшкәртелә.
2016 елдан Вконтакте социаль челтәрендә үзәкләштерелгән китапханәләр системасының рәсми төркеме эшли (https://vk.com/club92151379).
2017 елдан Бердәм китап укучы билеты гамәлгә керә. Бу билет белән китап укучы Татарстанның теләсә кайсы китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала.
2019 елда үзәк китапханә бинасында аерым бүлмәдә Дамир Гарифуллин музее ачыла.
2020 елда китап укучылар саны 3 294. Китап фонды 36 435 данә.
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1924-1953 елларда район китапханәсе Ленин урамында (хәзерге Ак Барс банкы бүлекчәсе урнашкан) ике катлы йортта (беренче катта мәдәният йорты, китапханә, икенче катта башкарма комитет) урнашкан булган. 1953 елда Сарман авылының үзәгендә (Ленин урамы, 32) китапханә өчен ике катлы аерым бина төзелә. Беренче катында үзәк китапханә, икенче катында – үзәк балалар китапханәсе урнаша.
1973 елда китапханә өчен Ленин урамы, 32нче йорт адресы буенча кирпечтән ике катлы яңа бина төзелә. Аны үзәк китапханәнең 1953 елда төзелгән ике катлы бинасына терәп төзиләр. Эчке яктан бер бинадан икенче бинага кереп йөрер өчен ишек куялар. Үзәк китапханә бүген дә әлеге бинада эшләвен дәвам итә.
1987 елда, түшәме ишелеп төшү сәбәпле, балалар китапханәсе район Пионерлар йортының бер бүлмәсенә, 1994 елда балалар сәнгать мәктәбе бинасына күчерелә. 1995 елда район башлыгы булып Әнвәр Залаков килгәч, балалар китапханәсе торгызыла. Агач йорт кайтартылып, аны үзәк китапханәнең 1953 елда төзелгән бер катлы бинасының өстенә икенче кат итеп урнаштыралар, тыштан ак кирпеч белән тышлыйлар.
2008-2010 елларда үзәк һәм балалар китапханәләренең биналарын икесен бергә металлосайдинг белән тышлыйлар, түбәсен яңадан ябалар.
Мөдирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1940-еллар – Нәфисә Мәүләвиева
- 1950-1959 – Рәкыйга Хөсәенова
- 1959-1962 – Әминә Сафина (Теләнче-Тамактан күчеп килә)
- 1962-1972 – Гамилә Вәлиева (Мөслимнән күчеп килә)
- 1972-2007 – Флера Зыятдинова (1938―2019), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2007-2010 – Энҗе Ихсанова
- 2010-2012 – Фәридә Тимербаева
- 2012-2021 – Роза Гайфуллина
- 2021 елдан – Лилия Афзалетдинова [7]
Кайбер бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2014 – Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы (РИТЭК, ЛУКОЙЛ) – грант
- 2014 – Халык социаль проектлары конкурсы (ТР икътисад министрлыгы) – грант
- 2015 – ТР авыл җирлекләрендә урнашкан мәдәният оешмалары конкурсы – «Иң яхшы китапханә» исеме
- 2015 – «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» – Лилия Фәретдинова
- 2016 – «ТР иң яхшы мәдәният оешмасы» конкурсы – «Книгостайл» проекты белән җиңүче
- 2016 – «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» – Роза Гайфуллина
- 2017 – Муниципаль мәдәният оешмалары бәйгесе (ТР мәдәният министрлыгы) – «Читайлэнд» проекты белән җиңүче
- 2017 – «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» – Ильмира Нигъмәтуллина
- 2018 – Муниципаль мәдәният оешмалары иҗат коллективлары бәйгесе (ТР мәдәният министрлыгы) – «Тарих битләрен ачканда» проекты белән җиңүче һәм грант иясе
- 2019 – «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» – Рәзинә Гарифуллина
- һ. б.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сарман китапханәсе тарихы. // Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә (авторлар төркеме, проект җитәкчесе Сахипова И. Р.) К.: АО ИД «Казанская Недвижимость», 2000, 136-142нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
- Тарих битләрен ачканда (Сарман үзәк китапханәсенең 95 еллык юбилее уңаеннан) (төзүчеләр Алсу Нариманова, Гөлнур Мадъярова). К., 2019.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сайт Сармановского отдела культуры - о библиотеке
- ↑ Сармановская централизованная библиотека. ВКонтакте
- ↑ Вәлишин Яхъя Динмөхәммәт улы. // Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000, 38нче бит
- ↑ Тарих битләрен ачканда (Сарман үзәк китапханәсенең 95 еллык юбилее уңаеннан) (төзүчеләр Алсу Нариманова, Гөлнур Мадъярова). К., 2019, 6-7нче бит
- ↑ Центральная детская библиотека с. Сарманово
- ↑ Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003,73нче бит
- ↑ МБУ «Централизованная библиотека» Сармановского муниципального района РТ(үле сылтама)