Җиләк бистәсе (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиләк бистәсе (Казан) latin yazuında])
(Җиләкле бистәсе битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Җиләк бистәсе (tat.lat. Ciläk bistäse, урысча Ягодная слобода) - Казан шәһәрендә тарихи бистә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борыңгы болгар-татар риваятьләре буенча Казан кирмәне алдында, Казансу каршындагы ягында Җиләкле урман урнаша иде. Анда төрле урман җиләге үсә иде: кура җиләге, җир җиләге, каен җиләге, караҗиләк... Шул урыннарда үрдә борыңгы болгар-татар Җиләкле авылы урнаша иде.

Җиләкле авылы Бишбалта кирмәне һәм Казан кирмәне арасында урнашып элемтә һәм сәүдә мөнәсәбәтләрендә катнаша.

Казан ханлыгы буйсындырылган соң татар халкы өлешчә үтереп, өлешчә куып чыгарып Җиләк бистәсенә урыс күченүче кешеләрен утыртыла. Татар Җиләкле авылыннан борыңгы мөселман зираты гына кала.

1825 елда Җиләк бистәсе Казан шәһәренә кертелә.

Хәзер Җиләк бистәсе Казанның Киров районына керә.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монда урнашкан Энгельс урамындагы 1 йортында 1960 еллардан 2002 елларга кадәр тарихчы, академик Миркасыйм Госманов яшәгән.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]