Әмирҗан Гәрәев
Әмирҗан Гәрәев | |
---|---|
Файл:.JPG | |
Туган телдә исем | Әмирҗан Хөснимәрдән улы Асылгәрәев |
Туган | 10 апрель 1940 Татарстан АССР, Сарман районы, Карашай-Саклау авылы |
Үлгән | 31 декабрь 2005 (65 яшь) Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Самара дәүләт медицина университеты[d] |
Һөнәре | хәрби табиб |
Җефет | Люция |
Балалар | уллары Рәшит, Дамир кызы Алсу |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | Русиянең атказанган табибы |
Әмирҗан Гәрәев, Әмирҗан Хөснимәрдән улы Гәрәев (Асылгәрәев), рус. Гараев (Асылгараев) Амирзян Хуснимарданович (1940 елның 10 апреле, ТАССР, Ворошилов районы, Карашай-Саклау — 2005 елның 31 декабре, Мәскәү) — хәрби табиб, генерал-майор, РФ атказанган табибы, милләте — татар.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1940 елның 10 апрелендә ТАССР Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Карашай-Саклау авылында туган. Әтисе, авылның балта остасы Хөснимәрдән сугышка китү белән, һәлак була. Әнисе Рәхимә ике баланы берүзе тәрбияләп үстерә. Әмирҗан кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Карашай-Саклау мәктәбен (1954), кызыл дипломга Минзәлә медицина училищесын (1959) тәмамлый. 1959-1961 елларда хәрби хезмәтен Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә үтә. Шунда ук «нерв авырулары табибы» белгечлеге буенча медицина институтын (1967) тәмамлый. Самар медицина институтында яңа ачылган хәрби-медицина факультетында ике ел белемен күтәрә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1970-1975 елларда Алмания Демократик Җөмһүриятендә Варшава килешүе илләре гаскәрләре составында хәрби табиб булып хезмәт итә.
- 1976-1982 елларда Пятигорск шәһәрендә ССРБ саклану министрлыгының санаториенда табиб булып хезмәт итә.
- 1982-1993 елларда Мәскәүдә ССРБ иң югары дәүләт, хөкүмәт җитәкчеләренә медицина хезмәте күрсәтү үзәгендә эшли.
- 1993-2005 елларда халык медицинасының Бөтенрусия армия үзәге җитәкчесе.
2005 елның 31 декабрендә Мәскәүдә вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1991 Генерал-майор.
- Русиянең атказанган табибы.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Люция.
- уллары Рәшит, Дамир, югары медицина белеме алганнар.
- кызы Алсу, Плеханов исемендәге икътисад академиясен, Оксфорд көллиятен тәмамлаган.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф. Госманов. Карашай егете - генерал. «Сарман», 2000 ел, 6 июнь.