Александр Казаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Казаков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Александр Казаков
А.Казаков.jpg
Туу датасы 28 май 1917(1917-05-28)
Туу урыны Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Александровка авылы
Үлем датасы 11 июнь 1950(1950-06-11) (33 яшь)
Үлем урыны Азнакай
Иялек Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә капитан
Җитәкчелек иткән укчы батальон командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены
Order redstar rib.png
 Истигъфада 1946

Александр Казаков (Александр Афанасий улы Казаков, рус. Александр Афанасьевич Казаков) — Советлар Берлеге Каһарманы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Казаков (уртада) белән Сарманда очрашу. 30.09. 1945
А.А. Казаков (1917-1950)

1917 елның 28 маенда (яңача 10 июньдә) Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Сарман районы) Александровка авылында туган. урыс. Александровка җиделлык мәктәбен тәмамлаган. Туган авылында күмәк хуҗалыкта эшли.

1938-1940 елларда хәрби хезмәттә була. Свердлауда хәрби пехота училищесын тәмамлаган (1940).

1940-1941 елларда ТАССР Яңа Чишмә районы «Кызыл Октябрь» совхозында бүлекчә җитәкчесе була.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 26 июнендә сугышка китә. II Беларус фронтының 33- армия, 222- укчы дивизиясе, 787-укчы полкның укчы батальон командиры, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәскәү (1941-1942), Ржев-Вязьма (1942) юнәлешләрендә хәрәкәт итә. Смоленск өчен барган каты сугышларда яралана. Беларусның Могилёв өлкәсен азат итү сугышларында батырлык күрсәтә. 1944 елның 23 июнендә Проня елгасын кичеп, Горецкий районы Головичи авылы янында дошман саклану сызыгын өзә. 1944 елның 27 июнендә Днепрны кичә, дошман плацдармын кулга төшерә, берничә контрһөҗүмен кире кайтара.

ССРБ Югары шурасы президиумы указы белән 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 2- китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
  2. Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000.(тат.)(рус.)
  3. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз: Әдәби-документаль очерклар hәм язмалар. Казан, 1990.
  4. Герои Советского Союза. Мәскәү, 1987, том 1 ч. 2 (Е-Л).(рус.)
  5. Татарская энциклопедия. В 6 т. Казан, 2010.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]