Кашшафетдин әс-Сөлеки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кашшафетдин әс-Сөлеки latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кашшафетдин әс-Сөлеки
Туган телдә исем Кашшафетдин Шаһимәрдан улы әс-Сөлеки
Туган 1864(1864)
Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Сөлек
Үлгән 1920 елдан соң
Казакъстан, Симәй өлкәсе, Каркаралы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
Һөнәре шагыйрь, мулла, мөгаллим

Кашшафетдин әс-Сөлеки (тулы исеме Кашшафетдин Шаһимәрдан улы әс-Сөлеки, 1864 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй вулысы, Сөлек1920 елдан соң, Симәй өлкәсе Каркаралы) — татар шагыйре, казакъ акыны.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1864 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Сөлек авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган.

Башта туган авылында, аннары Шыгай авылы мәдрәсәсендә, 18831892 елларда Казанда Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә гыйлем ала.

1892 елдан Симәй өлкәсе Каркаралы өяз шәһәрендә (хәзерге Казакъстанның Караганды өлкәсе) Кунанбай хаҗи мәчетендә мулла һәм мәдрәсәдә мөгаллим булып эшли.

Казакъ акыны булып таныла. Шәрык әдәбиятындагы сюжетларны казакъча җырлап кыйсса - дастаннар яза.[1]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъ телендә язган 100 дән артык әсәре бар. Күбесе төрле әдәби кыйссалар, тарихи позмалар, дәреслекләр һәм тәрҗемә әсәрләр.

1898 елда шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәнинең шигырьләрен туплап, Казанда Кәримовлар матбагасы нда «Китабы мөһиммәт әз-заман» дигән җыентык чыгарган.

Язмышы 1920 елдан соң билгеле түгел. Гаиләсендә ике улы, бер кызы булуы мәгълүм.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әнвәр Шәрипов. «Мөһиммәт әз-заман» кем әсәре? «Идел» әлманахы.
  2. Сарман районы энциклопедиясе: Чаллы, 2000, 175 бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казакъ Совет энциклопедиясе, 314 бит.