Зәйнуллин
Внешний вид
Зәйнуллин – фамилия. «Зәйнулла» исеменнән ясалган. Башка вариантлары: Зәйни , Зәйнетдин.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган:
- Җәмил Зәйнуллин (1946—2020), гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы.
- Зәки Зәйнуллин (10.07.1933―4.03.2021), язучы, техник фәннәр докторы.
- Зөфәр Зәйнуллин (1958), җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, һөнәри хәрби, техник фәннәр докторы. З. Л. Зәйнуллинның улы.
- Илгизәр Зәйнуллин (1936–2014), 1976―1983 елларда КПССның Сарман, 1983―1990 елларда Буа райкомнары беренче секретаре, 1973―1975 елларда Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
- Ленур Зәйнуллин (1983), 2015 елдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры. «Татар җыры» фестивале лауреаты.
- Мөхәррәм Зәйнуллин, Чистай колхоз-совхоз театры, Минзәлә театры артисты
- Минзәет Зәйнуллин, Урмай авылы башлыгы (Чуашстан)
- Насыйфулла Зәйнуллин (1931-1981), хезмәт каһарманы.
- Рәшит Зәйнуллин (1945), техник фәннәр докторы (1987), профессор (1994). БР атказанган фән эшлеклесе (2005).
- Руслан Зәйнуллин (1982), хоккейчы (һөҗүмче), яшьләр дөнья чемпионатының алтын медале иясе (2002).
- Лилия Зәйнуллина:
- Лилия Зәйнуллина (1960), БДУ профессоры.
- Лилия Зәйнуллина (1967), Кариев театры вокал педагогы.
- Камәр Зәйнуллина, Чистай колхоз-совхоз театры, Минзәлә театры артисты.
- Рәйхана Зәйнуллина (1947), педагог, китаплар авторы.
- Рима Зәйнуллина, курчак театры артисты
Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |