Зөфәр Зәйнуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Зәйнуллин latin yazuında])
Зөфәр Зәйнуллин
Туган телдә исем Зөфәр Зәки улы Зәйнуллин
Туган 6 сентябрь 1958(1958-09-06) (65 яшь)
СССР, Литва ССР, Рига
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Латвия байрагы Латвия
Һөнәре хәрби, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе
Балалар улы Ринат
Ата-ана

Зөфәр Зәйнуллин, Зөфәр Зәки улы Зәйнуллин (Латвиядә: Zufar Zainullins, 1958 елның 6 сентябре, СССР, Латвия ССР, Рига) ― җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, һөнәри хәрби (отставкадагы майор-ракетачы), техник фәннәр докторы, 2004-2016 елларда «Татарстан ― Балтия» Сәүдә йорты генераль директоры, Латвия татар-башкорт мәдәни җәмгыяте рәисе, Латвия мөселман җәмгыятьләре берлеге җитәкчесе (мөфти) [1].

Тышкы рәсемнәр
Улы белән төшкән фотосурәте.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 6 сентябрендә [2] Ригада Совет Армиясе офицеры гаиләсендә туа. Әтисе Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин (1933―2021) бу вакытта Рига Югары хәрби ракета инженерлары училищесында белемен арттыра. Ул Латвиянең бәйсезлеге өчен хәрәкәтне хуплый, Латвия халык фронты уздырган форумнарда, җыеннарда актив катнаша, аларның сәяси программаларын, аерым алганда, Латвиядә бердәнбер дәүләт теле латыш теле булырга тиеш, дигән таләпләрен яклап чыгышлар ясый. 1988 елда Латвия халык фронты канаты астында республикада яшәүче татарларның «Идел» исемендәге милли җәмгыятен оештыручыларның берсе була. 1991 елда «Идел» татар җәмгыяте базасында Латвия мөселман җәмгыяте оештырыла. 1988 елның декабрендә, көчле басым башлангач, үзе теләп отставкага чыга.

― Иҗтимагый эшчәнлегегезнең төп мәгънәсен Сез нидә күрәсез?
― Әтинең эшен дәвам итү, ул минем өчен татар милләтен торгызу эшенә ихлас хезмәт итү үрнәге булып тора. Мин аның: «Ирекле булырга телисең икән, башка кешенең иреген чикләмә», дигән фикере белән тулысынча килешәм[3]

Зөфәр Зәйнуллин, Советлар Союзы Маршалы С. С. Бирюзов исемендәге Кызыл байраклы Рига югары хәрби-сәяси училищесының механика факультетын тәмамлап (1980)[4], 17 ел Совет Армиясендә хезмәт итә.

СССР таркалганнан соң, ул бизнес белән шөгыльләнә башлый.

2004―2016 елларда[5] Татарстан Республикасы белән икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыручы «Татарстан ― Балтия» Сәүдә йорты (Skolas 10, Riga, LV-1010, Latvia) [6] генераль директоры булып эшләгән.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елда Ригада «Чишмә» татар-башкорт мәдәни җәмгыяте (Вентспилс һәм Даугавпилс шәһәрләрендә филиаллары бар) оештырып, рәисе вазифасын башкара[7]. «Чишмә» мәдәни җәмгыяте каршында 2000 елдан бирле шул исемдәге вокал ансамбле (сәнгать җитәкчесе Фәүзия Булушева), Татар якшәмбе мәктәбе һәм китапханәсе эшли; кварталга бер тапкыр «Чишмә» бюллетене чыга [8].

2004 елның 6 июнендә Риганың «Идел» һәм «Чишмә» җәмгыятьләре тырышлыгы белән Ригада Латвия дәүләт университеты стадионында, Салават Юлаевның тууына 250 ел тулуга багышлап, Беренче Гомумбалтыйк буе Сабантуе уздырыла. Сабантуйның сәнгать җитәкчесе ― Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева[9]. 2017 елда инде 15нче тапкыр Гомумбалтия Сабантуе уздырыла. Балтыйк буе Сабантуе нигезендә 2016 елда Аурупа Сабан туе үткәрелә[10].

Латвиядә эшләп килүче җиде мөселман җәмгыятенең бишесе Латвия мөселманнарының консультатив Советына берләшә. 2003 елның августында мөселман җәмгыятьләре берлеге җитәкчесе итеп Зөфәр Зәйнуллин сайлана[11]. Ул шулай ук Ригадагы Ислам мәгълүмат үзәге һәм гыйбадәт залы җитәкчесе дә булган[12].

2009 елда Латвия Президенты каршындагы 15 кешелек Милли азчылыкларның Консультатив Советы сотавына кертелә[13].

БТК Башкарма комитетының Икътисади советы әгъзасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Муфтий Латвии: Важно уделять особое внимание вопросам развития системы мусульманского образования – АЗЕРТАДЖ, 21.12.2017(рус.)
  2. Зуфар Зайнуллин. Одноклассники
  3. Народы России - Если хочешь быть свободным, не ограничивай свободу других!
  4. Зуфар Зайнуллин
  5. Зайнуллин Зуфар Закиевич - ИНН 165505859147, archived from the original on 2022-07-27, retrieved 2022-07-27 
  6. Реестр торговых домов республики Татарстан. Pandia.ru
  7. Латвийское татаро-башкирское культурное общество «Чишмэ»
  8. Латвия. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе
  9. Алим Фаизов. В Риге прошел народный праздник "Сабантуй-2004" татаро-башкирских обществ стран Балтии. ИА «Башинформ», 11.06.2004
  10. Лилия Газишина, Рамиль Кадыров. «Уже более 20 лет на латвийском государственном радио звучит татарская передача...» Бизнес-Онлайн, 16.10.2016(рус.)
  11. Татары в Латвии. Татары без границ
  12. Исламские организации в странах Европы: Латвия. IslamRF
  13. Дмитрий Родионов. Зуфар Зайнуллин вошел в Консультативный совет нацменьшинств при президенте Латвии. Татар-информ, 25.01.2009

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]