Ринат Гыймранов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Гыймранов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ринат Гыймранов
Gimranov Rinat newneuro.jpg
Туган телдә исем Ринат Фазылҗан улы Гыймранов
Туган 8 май 1963(1963-05-08) (58 яшь)
СССР, РСФСР, Түбән Новгород өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре Россия галиме, профессор, медицина фәннәре докторы
Эш бирүче Русия халыклар дуслыгы университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Ринат Фазылҗан улы Гыймранов (1963 елның 8 маенда) - Россия галиме, профессор, медицина фәннәре докторы. РУДНның неврология һәм клиник нейрофизиология кафедрасы мөдире һәм оештыручысы (2002-2013).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның 8 маенда Түбән Новгород өлкәсендә туган. 1988 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, шуннан соң нейрохирургия буенча интернатураны узу өчен университетта калган.

1993-1996 елларда Мәскәүдә РФА баш ми институтында нейрофизиология буенча аспирантура уза.

1997 елда «Функциональные перестройки в зрительном анализаторе при воздействии ритмической фотостимуляцией и импульсным магнитным полем в норме и при дефиците зрительной афферентации» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[1].

2005 елда «Межполушарная асимметрия в патогенезе заболеваний центральной нервной системы и её коррекция транскраниальной магнитной стимуляцией» темасына докторлык диссертациясен яклый[2].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, улы - Гыймранов Руслан Ринат улы, кызы - Гыймранова Альмира Ринат кызы (табиб-невролог).

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988-1990 елларда Казан һәм Владимир клиникаларында нейрохирург булып эшли. 1991-1993 елларда Орехово-Зуево клиникасында невролог булып эшли.

1996-2002 елларда Н. Н. Бурденко исемендәге Нейрохирургия фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр, невролог һәм нейрофизиолог була. 1998-2000 елларда шулай ук Хәрби университетта психология кафедрасында укыта.

2002-2013 елларда Россия Халыклар дуслыгы университетының неврология һәм клиник нейрофизиология кафедрасы мөдире[3], 7 нче Үзәк хәрби клиник авиация госпиталенең (7ЦВКАГ) бүлек мөдире була.

2013 елда Россия медицина-социаль тернәкләндерү академиясе проректоры[4] һәм неврология һәм клиник нейрофизиология кафедрасы мөдире була[5][6][7].

Шулай ук 2013 елдан башлап Мәскәүдә торгызу неврологиясе клиникасының баш табибы булып тора[8][9] .

Аның җитәкчелегендә 10нан артык кеше граждан һәм хәрби өлкәдә диссертация якладылар.

Фәнни мәнфәгатьләр һәм белгечлекләр — балалар неврологиясе, төрле генезның невропатиясен диагностикалау, кискен неврологик авыруларны комплекслы дәвалау, төрле генезның невропатиясен дәвалау, өлкәннәр арасында неврологик бозылулар вакытында психотерапия, неврозларны дәвалауда рефлексотерапия.

Р. Ф. Гыймранов берничә галим һәм диссертация советлары, илебез һәм чит ил фәнни комитетлары һәм берләшмәләре әгъзасы булып тора.

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

200 дән артык фәнни публикацияләр, укыту-методик әсбаплар, монографияләр, шулай ук уйлап табуларга 11 патент авторы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гимранов Р. Ф. Транскраниальная магнитная стимуляция. — М.: «Аллана», 2002. — 164 с. ISBN 5-86656-115-1
  • Гилинская Н. Ю., Гимранов Р. Ф., Холодов Ю. А. Магнитотерапия заболеваний нервной системы. — М.: «Стройиздат», 2002. — 106 с.
  • Гимранов Р. Ф., Гимранова Ж. В., Еремина Е. Н. Диагностика заболеваний нервной системы. — М.: РУДН, 2003. — 302 с. — ISBN 5-209-01587-4
  • Гимранов Р. Ф., Ерёмина Е. Н. Эпилепсия и стимуляция мозга. — М.: РУДН, 2004. — 120 с. — ISBN 5-209-01661-7
  • Гимранов Р. Ф., Полякова Е. В., Гимранова Ж. В., Петрикеева А. Е. Психофизиологические особенности развития детей. — М.: Медика, 2006. — 128 с. — ISBN 5-98495-004-9
  • Гимранов Р. Ф., Зубков А. Д., Кубанов З. А., Галимов Р. Р., Гимранова Ж. В., Корытин С. М. Бессознательные состояния. — М.: ИПЦ «Маска», 2007. — 202 с. — ISBN 978-5-91146-086-0

Китаплардыгы өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гимранов Р. Ф. Магнитная стимуляция в диагностике поражений нервной системы. «Нейрофизиологические исследования в клинике» китабында глава (под редакцией Г. А. Щекутьева). — М.: Антидор, 2001. — С. 163—179.
  • Гимранов Р. Ф. Физические основы и условия технической и медицинской безопасности при транскраниальной магнитной стимуляции. «Электромагнитные поля и здоровье человека» китабында глава (под редакцией Ю. Г.Г ригорьева). — М.: РУДН, 2002. — С. 162—173.

Методик кулланмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Саидова Л. Х., Гимранов Р. Ф., Керимов К. Т. Стимуляция зрительной системы у больных в коме и вегетативном состоянии. Методическое пособие. — Баку: Аз. НИИ глазных болезней им. акад. З. Алиевой, 2001. — 14 с.
  • Гимранов Р. Ф., Курдюкова Е. Н. Магнитная стимуляция в диагностике заболеваний нервной системы. Методические рекомендации. — М.: ЦЭМБ при ГНЦ — ИБФ, 2002. — 16 с.
  • Гимранов Р. Ф., Гимранова Ж. В., Галимов Р. Р. Магнитная стимуляция в восстановительной неврологии. Методическое руководство. — М.: РУДН, 2006. — 19 с.
  • Гимранов Р. Ф., Кубанов З. А., Князева М. И., Гимранова Ж. В., Танатарова А. М., Галимов Р. Р. Клинико-диагностические аспекты вегетативного состояния. Учебно-методическое руководство. — М.: РУДН, 2007. — 15 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]