Ирнә (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирнә (Зәй районы) latin yazuında])
Ирнә
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Новоспасское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 423535
Карта

Ирнә рус. (Ирня) ― Татарстанның Зәй районы Яңа Спас авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). 2012 елның 1 гыйнварына 3 хуҗалыкта 6 кеше яшәгән [2].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Кече Ирнә елгасының Урман Зәе (Ирнә) елгасына кушылган урында, урман буенда, Зәй тимер юл станциясеннән 30 км көньяк-көнчыгышта, Яр Чаллы пристаненнән 90 км ераклыкта урнашкан [3].

Координаталар: киңлек 55.183755, озынлык 52.223077[4]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны[5]
1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2012 2017
37 221 217 137 157 43 4[3] 2 10 6[2] 7[5]

Төп халык: татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[7]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1926 елда хәзерге Зәй районы Федоровка (Пидәр) авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Әүвәлге исеме ― Ирнә поселогы (рус. поселок Ирнинский) [8]. Беренче күченеп утыручылар: И. Буханов, А. Чернов, А. Егоров һ. б.[5]. Авылга исем Ирнә елгасы буенча бирелгән.

Авыл 1918 елда төзелгән Яңа Спас авыл советына караган.

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Яңа Спас волостенә керә. 1930 елның 10 августыннан ― Акташ, 1959 елның башыннан – Сарман, шул ук елның май аеннан (халык соравы буенча) ― Зәй, 1962 елның 1 ноябреннән ― Әлмәт, 1972 елдан ― Зәй районнарында[5].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Алга» (Вперед) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп Андрей Чернов сайлана, 1935 елдан колхозны А. Пугачев җитәкли). Хезмәт ияләренең Зәй район советы башкарма комитетының 1950 елның 14 июлендәге 26нчы санлы беркетмәсе буенча, колхозга игенчелекне үстерү өчен 289 гектар сөрүлек һәм башка авыл хуҗалыгы җирләре беркетелгән.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) авылдан фронтка киткән 19 кеше өйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган) [2].

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «Алга» (Ирнә), «Кызыл сукачы» (Федоровка) һәм «Кызыл Ирнә» (Апач) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Алга» исеме бирелә.

1950 елда 52 хуҗалыкта 193 кеше яшәгән.

1958 елның апрелендә «Алга» күмәк хуҗалыгы эреләндерелгән Чапаев исемендәге күмәк хуҗалыгына керә (үзәге Сармашбаш).

1963 елда Ирнә авылы Әлмәт районының «Правда» колхозына бирелә.

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый.

1979 елдан авылның элекке күмәк хуҗалык җирләрендә Зәй политехника көллиятенең ярдәмче хуҗалыгы оеша[8].

1993 ел ахырында «Правда» колхозы «Бүсерәк» ЯАҖ итеп үзгәртеп корыла (АҖ рәисе ― С. С. Артамонычев) [9].

2002 елда авылда 2 кеше яшәве мәгълүм [8].

2012 елның 1 гыйнварына 3 хуҗалыкта 6 кеше яшәгән [2]. Хәзер авыл юкка чыгу стадиясендә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Новоспасское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-09-30, retrieved 2021-09-30 
  3. 3,0 3,1 Ирня. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 120
  4. Ирня. Заинск на карте
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Ирнә. Tatarica. Татарская энциклопедия
  6. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  7. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  8. 8,0 8,1 8,2 История деревни Ирня (Ирнэ). «Татары без границ»
  9. «Правда». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 194-195