Степановка (Зәй районы)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Степановка (рус. Степановка) – Татарстан АССР Зәй районы Сармашбаш авыл советына караган, 1974 елда юкка чыккан торак пункт (авыл) [1].
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл Мәлем елгасының сулъяк кушылдыгы Степановка инеше ярында урнашкан булган. Координаталар: 55.255770, 52.358854 [2].
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны[3] |
1858 |
249 |
Төп халык – руслар.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11.1 °C | -5.9 °C | 3.8 °C | 12.5 °C | 17.8 °C | 19.9 °C | 17.1 °C | 11.5 °C | 3.8 °C | -5.3 °C | -10.4 °C | 3.5 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[5]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа торак пунктының нигезләнү елы төгәл билгеле түгел. Авыл кешеләрендә сакланып килгән мәгълүмат буенча, авылны XIX гасырның 20-елларында, Наполеон Бонапартның Россиягә һөҗүме вакытында Смоленск губернасыннан күчерелгән крестьяннар нигезләгән. Әлеге крестьяннарны XVII—XVIII гасырларда Кама аръягы саклану сызыгы үткән казна җирләренә урнаштырганнар. Авылга Степановка исеме алпавыт фамилиясеннән алып бирелгән.
1858 елда узган X ревизиядә авыл халкы крепостной крестьяннар буларак теркәлгән. Ул вакытта авылда ике җенестән 249 кеше яшәгән. Төп халык – руслар.
«1870 ел мәгълүматлары буенча торак пунктлар исемлеге»ндә (рус. «Список населенных мест» по сведениям 1870 года) Степановка авыл (сельцо) булып теркәлгән.
Эшкәртү өчен җир җитмәү авыл халкын вакытлыча читкә акча эшләргә китүгә этәргән. 1884 елда узган хуҗалыклар буенча исәп алу мәгълүматы буенча, авылда 12 ташчы исәпкә кергән, 4 хуҗалык агачтан савыт-саба ясап, аны читкә йөреп сату белән шөгыльләнгән, 9 хуҗалык урман белән кәсеп иткән. Авылдан 5 чакрым җирдә (хәзерге Сарман районы Чукмарлы авылы урнашкан җир) поташ (калий карбонаты) әзерләүче кечкенә завод булган. Поташ сабын кайнату, буяу, фотосурәт төшерү, төрле пыяла җитештерүдә кулланылган, борынгы заманнардан ук поташны агач көленнән ясаганнар. Степановканың урман белән кәсеп итүчеләре казна яки Алабуга сәүдәгәрләре, миллионер Стахеевлар хуҗа булган урманнарда делянкалар сатып алып, агачны яндырып көлгә әйләндергән, көлне поташ заводына саткан.
1917 елгы инкыйлаб алдыннан авылда 55 крестьян хуҗалыгы булып, аларда 340 кеше яшәгән. Аларның шәхси милек хокукында 462 дисәтинә җире булган (361 е җәмгыять җире, 101 е казнадан льготалы бәягә, озак вакыт түләү шарты белән сатып алынган).
1912—1913 еллардагы хуҗалык буенча исәп мәгълүматы буенча, 55 хуҗалыкның 10 ысы атсыз хуҗалык булган, 42 хуҗалык 1-2 ат җиккән, 3 хуҗалык 3 һәм аннан да күбрәк ат тоткан.
Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1913 елда авылның җирсез 18 хуҗалыгы яңа урынга күчеп китә һәм Удобная (хәзерге Мөслим районы Максимовка авыл җирлегенә караган, 2010 елдан юкка чыгучы Удобновка)[6][7] авылына нигез сала.
Еллар узу белән авылда читкә китеп акча эшләү (рус. отходничество) киң тарала. Мәсәлән, 1912—1914 елларда Степановкадан ташчылар бригадасы Яр Чаллы элеваторы төзелешенә яллана.
Беренче бөтендөнья (1914—1918 еллар) һәм Ватандашлар (1918—1922 еллар) сугышларында авылның 16 кешесе һәлак булган.
Октябрь революциясеннән соң (1917 ел) Совет хөкүмәте алпавыт В. П. Мельгуновтан арендага алынган җирләрне крестьяннарның үзләренә бүлеп бирә. 36 хуҗалыкка 800 га сөрүлек җире туры килә.
Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1930 елда «Новая победа» (Яңа җиңү) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла [8]. Колхозның беренче рәисе итеп С. Малахов, соңрак А. Волков сайлана. Авылда күмәк хуҗалык оештыруда актив катнашучыларның берсе — 1905—1907 елгы инкыйлабларда катнашкан, 1908 елда «гамәлдәге стройны бәреп төшерүгә омтылган өчен» үлем җәзасына хөкем ителгән, үлем җәзасы гомерлек каторга җәзасына алмаштырылган Ф. П. Осетрин (Орловка авылында туган, Орловка – хәзер Яр Чаллы шәһәре составында).
1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Яңа Спас волостена, 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннарына, 1930 елдан Сарман, 1935 елдан Зәй, 1963 елдан яңадан Сарман, 1972 елдан яңадан Зәй районнарына караган[9].
Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 21 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган). Шуларның берсе — Мәскәү өлкәсе Волоколамск районы Токаревка авылы өчен сугышта һәлак булган Порфирий Павлович Архипов (1915—1941) [10]
1950 елның июнендә һәм 1959 елның гыйнварында, колхозларны эреләндерү вакытында, Степановка авылы, аның җирләре, маллары һ. б. хуҗалык милке Чапаев исемендәге колхозга (үзәге Сармашбаш) бирелгән. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, Степановка авылы тарала башлый. Авыл кешеләренең күпчелеге Зәй шәһәрендә төпләнә.
1974 елда авылдан соңгы кеше (В. Я. Еремеев) күчеп китә[3].
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Степановка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 227-228.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Степановка. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район, archived from the original on 2021-09-04, retrieved 2021-09-08
- ↑ Заинск на карте. Урочище Степановка
- ↑ 3,0 3,1 Степановка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 227-228.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ Удобновка. Tatarica. Татарская энциклопедия
- ↑ Удобновка. «Татары без границ»
- ↑ ТАССРның 1941 елга кадәр торак пунктлары
- ↑ Сармаш-Баш. Tatarica. Татарская энциклопедия
- ↑ Заинский (Акташский) район. kremnik.ru