Кызыл Юл (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл Юл (Зәй районы) latin yazuında])
Кызыл Юл
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Югары Шепкә авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 423518
Карта

Кызыл Юл (рус. Кзыл Юл) – Татарстанның Зәй районы Югары Шепкә авыл советына караучы, хәзер юкка чыгучы торак пункт (авыл) [2]. 2017 елда авылда даими яшәүче юк, 2020 елда 1 хуҗалыкта 1 кеше исәптә тора[3].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Лоҗы елгасына коючы инеш буенда, авыл советы үзәге Югары Шепкәдән төньяк-көнбатышка таба 16 км, Зәй тимер юл станциясеннән 27 км ераклыкта урнашкан булган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[5]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны [6]
1938 1950 1958 1970 1979 1989 1993 2002 2010 2020
107 92 81 108 54 23 21 7 1 1[3]

Төп халык — татарлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда Югары Лоҗы һәм Кызыл Чапчак авылларыннан аерылып чыккан крестьяннар тарафыннан нигезләнгән [7].

Оешканнан бирле Татарстан АССР Чаллы кантоны Тәкмәк волостенда була. 1930 елның 10 августыннан — Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән — Зәй районнарында.

Илдә күмәк хуҗалыклар оештырыла башлагач, 1929—1930 елларда авылда «Кызыл Юл» авыл хуҗалыгы артеле төзелгән. Административ яктан Түбән Лоҗы авыл советына караучы (1930 елда авыл советы рәисе Х. Афзалов) артельгә игенчелек өчен 194 га сөрүлек җире беркетелгән, терлекчелек өчен болыннар бүлеп бирелгән.

Бөек Ватан сугышы фронтларында (1941—1945 елларда) авылдан киткән 7 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

1950 елның июлендә, колхозларны эреләндерү башлангач, «Кызыл Юл» (Кызыл Юл), «Объединение» (Иске Пальчиково), «Красный Зай» (Кече Пальчиково), «Буденный исемендәге» (Самарцево) артельләр «Объединение» хуҗалыгына берләшә.

1959 елның апрелендә Түбән Лоҗы авыл советы бетерелә. Кызыл Юл авылы башта Пәлчикәү, 1960 елдан Югары Шепкә авыл советларына беркетелә. Бу вакытта аавылда 25 хуҗалыкта 92 кеше яши.

1958 елның апрелендә Кызыл Юл авылы 5 авыл (Югары Шепкә, Имәнлебаш, Иске һәм Кече Пальчиково, Самарцево) белән бергә «Коммунизмга юл» (рус. Путь к коммунизму, 1992 елдан «Татарстан») колхозына кертелә. Эреләндерелгән колхозның (үзәге Югары Шепкә) беренче рәисе – В. Сабанаев.

1994 елдан авыл юкка чыга башлый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кзыл Юл (Кызыл Юл). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 134.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]