Соколка (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Соколка (Зәй районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Соколка (рус. Соколка) — XIX гасырның I яртысында нигез салынган, Татарстан АССР Зәй районы Төги авыл советына караган[1], 1979 елда юкка чыккан торак пункт (авыл).

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Зәй районының көнчыгышында, ЗәйТөги автомобиль юлыннан 5,5 км эчтәрәк, район үзәге Зәй шәһәреннән 30 км, Зәй тимер юл станциясеннән 28 км читтәрәк, Ямаш елгасы бассейнында, әлеге елганың сулъяк кушылдыгы булган Васанзюрка елгасы ярында урнашкан булган[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырның I яртысында Кама буендагы Соколка авылыннан, шулай ук Поповка, Ширәмәт янындагы Кама Аланы авылларыннан күчеп утыручылар тарафыннан нигез салынган. Яңа авыл исеме әлеге Соколка авылы атамасыннан алып куелган. Беренче күчеп утыручыларның фамилияләре билгеле: Паренкиннар, Мустаевлар, Баландиннар гаиләсе. Яңа күчеп утыручылар Васанзюрка елгасы буйларын умарта тоту өчен идеаль җирләр дип табып, күпләп умарта тоткан. Авылда хуҗалыклар саны 45 булып, 230 кеше яшәгән, руслар.

1929 елда берничә гаилә аерылып чыгып, Водоохранный авылын нигезләгән.

Оешкан вакыттан (XIX гасырның I яртысы) авыл Казан губернасы Чистай өязе Ерыклы волостена, Татарстан АССР төзелгәч, Алексеевка (әүвәлге исеме Яңа Тетвел) авыл советына, 1959 елдан (Алексеевка авыл советы бетерелгәч) Төги авыл советына караган. 1930 елның 10 августыннан — Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән — Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән — Акташ, 1959 елның 26 мартыннан — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән — Зәй районнарында[3].

Крестьяннарны күмәк хуҗалыкларга берләштерү башлангач, 1930 елда авылда «Соколка» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырылган, соңрак ул «Пятилетка» дип үзгәртелгән. Беренче рәис итеп И. М. Паренкин сайланган.

Бөек Ватан сугышы фронтларында (1941—1945 елларда) авылдан 19 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

1950-еллар башында күмәк хуҗалыкларны эреләндерү барышында, «Пятилетка» (Соколка), «Красная Зорька» (Водоохранный), «Товарищ» (Новая) авыл хуҗалыгы артельләрен районның «Энгельс» күмәк хуҗалыгына (Алексеевка) кушалар [4][5]. 1959 елда Энгельс исемендәге күмәк хуҗалык (Алекссевка) «Пролетарий» (Төги) колхозы белән кушыла, Энгельс исемен соңрак «Рассвет»ка алыштыралар. Эреләндерелгән колхозның рәисе булып И. П. Мазанкин эшли.

Мөстәкыйль хуҗалык итүдән мәхрүм калган Соколка авылы кешеләре авылдан китә башлый. Күпчелек халык Зәй шәһәренә барып урнаша. 1979 елда авыл яшәүдән туктый[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Тюгеевское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-08-29, retrieved 2021-08-30 
  2. Тюгеевка. Команда Кочующие, 08.08.2014
  3. История деревни Алексеевка. Заинский район. «Милләттәшләр» порталы
  4. Алексеевка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  5. Тюгеевка. Tatarica. Татарская энциклопедия