Пустынка (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пустынка (Зәй районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пустынка
География
Русча топонимы Пустынка

Пустынка (рус. Пустынка) – Татарстанның Зәй районы Якты Күл авыл советына караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). Авылда 2017 елда 17 хуҗалык, шуларның 10 ысы ― дача йорты, авылга табигый газ кермәгән [1].

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423538.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Дала Зәе елгасының уң ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 14 км, Яр Чаллы пристаненнән 74 км ераклыкта урнашкан. Координаталары: киңлек 55.180302, озынлык 52.039226[2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык [3][1][4]
1858 1870 1896 1913 1920 1926 1939 1963 1993 2010 2017
40 32 42 56 62 87 89 82 3 12 14

Төп халык ― руслар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[6]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны XIX гасырның II яртысында Поручик авылыннан Дала Зәе елгасының уң ярындагы Ламановка күле янында буш яткан урынга күчеп утырган берничә крестьян хуҗалыгы нигезләгән. Яңа авыл исеме буш яткан урын буенча Пустошь (1899), Пустынь (1906), Пустынка (1914) авылы дип аталган[7]. 1917 елга кадәр Пустынка кешеләре Поручик авыл җәмгыятенең бер өлеше буларак каралган.

1858 елда узган X ревизия мәгълүматлары буенча, Пустынка авылы (рус. сельцо Пустынка) кешеләре алпавыт Буткевич Надежда Федоровнаның крепостной крестьяннары категориясенә кертеп исәпләнгән, авылда ике җенестән 40 кеше яшәгән[4].

Православие динендәгеләр Александр Бистәсенең Раштуа чиркәве приходына караган.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда су тегермәне эшләгән (1864 елда Алабуга мещаны Иван Умнов арендага алган). 1877 елда 8 хуҗалыкта ике җенестән 33 кеше яшәгән. Җирсез хуҗалыклар булмаган; 8 хуҗалыкның 3 дисәтинәгә кадәр җире булган; 1 хуҗалыкның 3—5 дисәтинә, 1 хуҗалыкның 5—10 дисәтинәгә кадәр җире булган [8].

Минзәлә өязе земство табиблар советы хәбәр иткәнчә, Зәй волостенда иң ярлы авыллар булып Пустынка һәм Мәлем (рус. Покровский Налим) авыллары исәпләнгән.

1917 елгы революция алдыннан авылда 10 хуҗалыкта 56 кеше яшәгән. Аларның милкендә 28 дисәтинә җир, 17 баш ат, 151 баш мөгезле эре һәм башка терлек исәпкә алынган [3][4].

Авыл кешеләренең төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек булган. Октябрь революциясеннән соң, Александр Бистәсе, Утяшкино, Кара-Елга авылларыннан күчеп утыручылар исәбенә авылда кеше саны арткач, аларга элекке алпавыт Буткевич җирләре булган урыннан өстәмә җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена, 1920 елдан соң Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостена, 1930 елдан Акташ, 1935 елдан Зәй, 1962 елдан Әлмәт, 1972 елдан Зәй районнарына караган [4].

Күмәк хуҗалыклар оеша башлагач, 1929—1930 елларда авылда «Родина» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оеша.

1950 елның декабрендә, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлану белән, «Родина» күмәк хуҗалыгын «Кызыл Күл» (Красное Озеро) колхозына (үзәге Якты Күл) кушалар. Берләштерү вакытында авылда 179 га сөрүлек җире булган 20 хуҗалык исәпләнгән [3].

1959 елда «Кызыл Күл» колхозы 7 күмәк хуҗалык белән берләшә, эреләндерелгән хуҗалыкка «Кызыл Маяк» колхозы исеме бирелә (үзәге Якты Күл)[9]. Эреләндерелгән колхозның рәисе итеп В. С. Казаков сайлана.

1973 елда Пустынка, Якты Күл, Утяшкино «Кызыл Маяк» колхозы булып кала. 1975 һәм 2018 елларда авылда күперләр төзелгән[4].

1993 елның 1 гыйнварына авылда 2 хуҗалыкта 3 кеше яшәгән [3].

2002 һәм 2010 елларда ― торак пунктлардан төшереп калдырылган.

2016 елда авылда 17 хуҗалык булган, шуларның 10 ысы – дача йорты, авылга газ кермәгән. Барлыгы 12 кеше теркәлгән[1].

2017 елда – 14 кеше (руслар ― 57%, керәшен татарлары ― 43%)[4].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Светлоозерское сельское поселение. О поселении
  2. Пустынка. Заинск на карте
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Пустынка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Реноме, 1994. – С. 198
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Пустынка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  7. Список населенных мест по сведениям 1870 г., стр. CXV. СПб, 1877
  8. Пустынка. forum.vgd.ru
  9. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. Сельхозпредприятия