Красная Звезда (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Красная Звезда (Зәй районы) latin yazuında])
Красная Звезда
Дәүләт  СССР

Красная Звезда (Кызыл Йолдыз, рус. Красная Звезда) ― Татарстан АССР Зәй районы Өнбия (1963 елдан Сәвәләй) авыл советларына караган, 1974 елда юкка чыккан торак пункт (авыл). [1][2].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы Шумыш елгасы ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 23 км, Яр Чаллы пристаненнән 82 км ераклыкта урнашкан булган[3][2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны [2]
1930 1966 1974
82 0 0

Төп халык ― руслар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1920―1921 елларда хәзерге Зәй районы Кара-Елга авылыннан элекке җирбиләүче алпавыт Н. М. Крыжановский җирләренә күченеп утырган 17 гаилә крестьяннары нигез салган. Беренче күченеп килүчеләр ― М. П. Инюшев, П. К. Шумилин һ. б. Авылны (поселок) Октябрь инкыйлабы символы булган кызыл йолдызга бәйләп, Кызыл Йолдыз исеме белән атаганнар.

Авыл Шумыш, Өнбия, 1962 елдан эреләндерелгән Сәвәләй авыл советларына караган[4].

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостена керә. 1930 елдан – Акташ, 1962 елдан – Әлмәт, 1972 елдан – Зәй районнары составында[1].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Крупская истәлеге» (Память Крупской) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче сайланган рәис – П. К. Шумилин). 1930 елда авылда 82 кеше яшәгән[2].

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) авылдан фронтка киткән 6 кеше өйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган) [3].

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «Память Крупской» (Красная Звезда), «Ирек» (Свобода, Өнбия), «Җиңү» (Победа, Новоселовка), «Смычка» (Смычка), «Прогресс» (Шумыш) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Свобода» исеме бирелә (үзәге Өнбия авылында).

1959 елдан «Свобода» колхозы «Родина» (Чыбыклы) күмәк хуҗалыгына керә (беренче рәисе ― А. Я. Будринов)[5].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Кара-Елгага әйләнеп кайта, кайберләре Зәй шәһәренә һәм якын-тирәдәге нефть сәнәгате белән бәйле шәһәрләргә күченә [3].

Зәй район советы башкарма комитетының 1974 елның 5 мае карары белән Красная Звезда авылы районның торак пунктлар исемлегеннән төшереп калдырыла [3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Красная Звезда. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 137.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Савалеевское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-09-04, retrieved 2021-10-02 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Красная Звезда. Tatarica. Татарская энциклопедия
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Красная Звезда. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Реноме, 1994. – С. 137.
  4. Красная Звезда. Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан
  5. «Родина». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Реноме, 1994. – С.201-202