Чулпан (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чулпан (Зәй районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Чулпан (рус. Чулпан) – Татарстан АССР Зәй районы Бохарай авыл советына караган, 1985 елда юкка чыккан торак пункт (авыл) [1].[2].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[4]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Урман Зәе (Ирнә) бассейны Кече Ирнә елгасының өске агымында, авыл советы үзәге Бохарай авылыннан 7 км, Зәй тимер юл станциясеннән 50 км ераклыкта урнашкан булган[5].

Координаталар: киңлек 55.106061, озынлык 52.367136[6].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны[5]
1930
115

Төп халык – татарлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга 1928 елда Татарстан АССР (хәзерге Сарман районы) Күтәмәле һәм Сарайлы авылларыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган.

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Яңа Спасск волостена, 1930 елдан Акташ, 1962 елдан Сарман, 1963 елдан Әлмәт, 1973 елдан Зәй районнары составында[2].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Коммуна» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп Мөхәммәтнур Колычев сайлана, шәхес культы чорында һәлак булган). Хуҗалыкның 260 гектар сөрүлек һ. б. төрле авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләре булган.

Авылда башлангыч мәктәп ачыла. Анда элегрәк колхоз рәисе вазифасында булган Каюм Сөләйманов озак еллар укытучы булып эшләгән.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка авылдан киткән 3 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак була яисә хәбәрсез югала).

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1951 елның апрелендә «Коммуна» күмәк хуҗалыгы «Красный боец № 2» (Алкин) колхозы белән берләшә, яңа хуҗалыкка Калинин исеме бирелә.

1958 елда элекке «Красный боец № 2» (Алкин), «Новый путь» (Шунак), «Коммуна» (Чулпан) авыл хуҗалыгы артельләре җирләре дә кушылган эреләндерелгән күмәк хуҗалыкка Калинин исеме бирелә (үзәге Бохарай, 1963 елдан – Куйбышев исемендәге колхоз)[2].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, Чулпан халкы тарала башлый.

1985 елда авыл яшәүдән туктый[5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чулпан. Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]