Эчтәлеккә күчү

Ильич исемендәге (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильич исемендәге (Зәй районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Ильич исемендәге (рус. Имени Ильича) – Татарстан АССР Зәй районы Кабан-Бастрык (1959 елдан Зичәбаш, 1974 елдан Дүрт Мунча) авыл советларына караган, 1970-елларның I яртысында юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].

Авыл Зичә елгасы кушылдыгы Караелгага коючы Татарсу инеше буенда, урман куенында, Кабан-Бастрык авылыннан 3 км, Зәй тимер юл станциясеннән 31 км ераклыкта урнашкан булган[3]. Координатлар: киңлек 55.388368, озынлык 52.374043[4].

Халык саны[3]
1952 1963
50 0

Төп халык: татарлар (керәшеннәр).

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Авылга 1926 елда хәзерге Зәй районы Кабан-Бастрык авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Яңа торак пунктка инкыйлаб җитәкчесе Владимир Ильич Ульянов (Ленин) истәлегенә Ильич исеме кушылган[3]. Авыл, нигез салынган көненнән башлап, Кабан-Бастрык (1959 елдан Зичәбаш, 1974 елдан Дүрт Мунча) авыл советларына караган[1]. 1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостенә керә. 1930 елдан ― Чаллы, 1935 елдан ― Зәй, 1963 елдан ― Чаллы, 1972 елдан ― Зәй районнары составында[1][5]. Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда Ильич исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (1935 елда рәис булып Павлова эшли). Хуҗалыкның 145 гектар сөрүлек җире булган[3]. Бөек Ватан сугышында (саннар Кабан-Бастрык авылы белән бергә бирелә) 132 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Сугыштан соң, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, Ильич исемендәге (Ильич исемендәге бистә), Ворошилов исемендәге (Кабан-Бастрык) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Ворошилов исеме бирелә (үзәге Кабан-Бастрык)[5]. 1958 елда Ильич исемендәге бистә эреләндерелгән Сталин исемендәге хуҗалыкка бирелә (1961 елдан Киров исемендәге, 1963 елдан «Игенче» колхозы, үзәге Зичәбаш)[5] Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Зәй шәһәренә һәм якын-тирәдәге нефть сәнәгате белән бәйле шәһәрләргә күченә. 1970-елларның I яртысында авыл юкка чыга[1].

  • Имени Ильича (Ильич исем). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 116.
  1. 1 2 3 4 Дуртмунчинское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-10-04, retrieved 2021-10-04
  2. Ильича им. пос. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. Заинский район
  3. 1 2 3 4 Имени Ильича (Ильич исем). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Реноме, 1994. – С. 116
  4. Ур. им. Ильича. Заинск на карте
  5. 1 2 3 История села Кабан Бастрык. 2021 елның 4 октябрь көнендә архивланган Татары без границ