Беренче Май (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче Май (Зәй районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Беренче Май, 1нче Май (рус. Первое Мая, 1-ое Мая) ― Татарстан АССР Зәй районы Зичәбаш авыл советына караган, 1950-елларның I яртысында юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Зичәбаш авылыннан 8 км, Зәй тимер юл станциясеннән 46 км ераклыкта урнашкан булган[3]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык [3]
1950
43

Төп халык — татарлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга XX гасырның 20нче елларында хәзерге Зәй районы Зичәбаш авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Яңа торак пунктка 1нче Май ― хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне хөрмәтенә Беренче Май исеме кушылган[3].

Авыл, нигез салынган көненнән башлап, Зичәбаш авыл советына караган (авыл советының беренче рәисе В. Т. Волков, 1935 елдан — Андреев)[1] [4].

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостенә керә. 1930 елдан – Чаллы, 1935 елдан – Зәй районнары составында[1] [4].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Беренче Май» (1нче Май) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. .Хуҗалыкның 88 гектар сөрүлек җире, көтүлекләре, печәнлек болыннары булган[3].

Бөек Ватан сугышында (саннар Зичәбаш авылы белән бергә бирелә) 105 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган[3].

1950 елның 1 июленә авылда 11 хуҗалыкта 43 кеше яшәгән, татарлар.

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «1нче Май» (Беренче Май бистәсе), Сталин исемендәге (Зичәбаш) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Сталин исеме бирелә (1961 елдан Киров исемендәге, 1963 елдан «Игенче» колхозы, үзәге Зичәбаш) [1] [4].

Эреләндерелгән күмәк хуҗалык үзәгенә ерак урнашкан һәм мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Зәй шәһәренә күченә.

1950-елларда авыл юкка чыга[3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Дуртмунчинское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-10-04, retrieved 2021-10-05 
  2. Первое Мая пос. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. Заинский район
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Первое Мая. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 188.
  4. 4,0 4,1 4,2 История села Зычебаш (Зичәбаш). Татары без гранеиц