Новоселовка (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Новоселовка (Зәй районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Новоселовка
География
Русча топонимы Новоселовка

Новоселовка (рус. Новоселовка) — Татарстан АССР Зәй районы Өнбия (1930 елдан; 1963 елдан Сәрәпәле; 1986 елдан Чыбыклы) авыл советларына караган, 1989 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Шумыш елгасының сулъяк кушылдыгы булган Өнбия елгасы буенда, ӘлмәтЗәй автомобиль юлыннан 8 км эчтәрәк, Зәй тимер юл станциясеннән 17 км ераклыкта урнашкан.
Координаталары:
киңлек 55.144817 (55°8'41),
озынлык 51.891605 (51°53'30)[2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны[3]
1858 1884 1912 1930 1939 1963 1989
62 124 199 227 252 88 0

Төп халык ― руслар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа торак пунктының нигезләнү елы төгәл билгеле түгел. XIX гасырның I яртысында, Өнбия авылыннан һәм Мордва Акташы (Югары Акташ) авылыннан күченгән крестьяннар нигезләгән[1]. Авыл Өнбия авыл җәмгыятенә теркәлгән булган. Беренче күчеп урнашкан гаиләләр билгеле: Александровлар, Ивановлар.

Нигез салынганнан алып, 1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена караган, 1920 елдан — Татарстан АССР Минзәлә, 1922 елдан ― Чаллы кантоннары составына кертелә.

1858 елда узган X ревизиядә авыл халкы дәүләт крестьяннары буларак теркәлгән. Ул вакытта авылда 11 хуҗалыкта ике җенестән 62 кеше яшәгән. Төп халык ― руслар, мордвалар. Әүвәлге документларда яңа торак пункт Стражниково дип теркәлгән, соңрак Новоселовка исеме бирелгән.

1884 елда узган хуҗалыклар буенча исәп алу мәгълүматы буенча, авылда халык саны икеләтә арткан, бер гаиләгә 17 дисәтинә җир туры килгән.

1912—1913 еллардагы хуҗалык буенча исәп мәгълүматы буенча, 31 хуҗалыкта 199 кеше яшәгән. 62 баш ат, 65 баш мөгезле эре терлек исәпкә алынган. 31 хуҗалыкның 5 есе атсыз хуҗалык булган, 24 хуҗалык 1—2 ат җиккән, 2 хуҗалыкта 3 һәм аннан да күбрәк ат тотканнар[1].

Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1929―1930 елларда «Победа» (Җиңү) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла [4]. Колхозның беренче рәисе итеп И. Филимонов, соңрак озак срокка Н. Александров сайлана. Н. Александров җитәкчелегендә күмәк хуҗалык алдынгылар рәтенә баса, рәис үзе 1933 елның 15-19 февралендә Мәскәүдә узган Алдынгы колхозларның колхозчы-ударникларының I Бөтенсоюз съездына (рус. Первый Всесоюзный съезд колхозников-ударников передовых колхозов) делегат итеп сайлана. Әлеге съездда Авыл хуҗалыгы артеленең уставы кабул ителә. Сугыш елларында Өнбия авыл советы рәисе булып эшли, сугыштан соң яңадан колхоз рәисе була.

Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941―1945 еллар) авылдан киткән 19 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган) [1].

1930 елдан авыл Акташ, 1935 елдан Зәй, 1963 елдан Әлмәт, 1972 елдан яңадан Зәй районнарына караган [3].

1950 елның июнендә башланган колхозларны эреләндерүнең беренче дулкынында, Новоселовка («Победа») Өнбия («Свобода»), Шумыш («Прогресс»), Смычка («Смычка»), Красная Звезда («Память Крупской») авыллары белән «Свобода» (Ирек) колхозына (үзәге Өнбия) берләшә. Ул вакытта Новоселовка авылында 35 крестьян хуҗалыгы булган.

1960 елның башында «Свобода» колхозын (барлыгы 12 хуҗалык белән бергә) эреләндерелгән «Родина» колхозы (үзәге Чыбыклы) белән кушалар. Эреләндерелгән хуҗалыкның беренче рәисе итеп А. Я. Будринов сайланган[5]. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, Новоселовка авылы тарала башлый. Авыл кешеләренең күпчелеге Зәй шәһәренә күчеп төпләнә.

1989 елда авыл яшәүдән туктый [3][6].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Новоселовка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 174-175.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Новоселовка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 174-175.
  2. Заинск на карте. Новоселовка
  3. 3,0 3,1 3,2 Новоселовка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  4. ТАССРның 1941 елга кадәр торак пунктлары. Зәй районы. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре
  5. «Родина». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 201-202.
  6. История села Чубуклы (Чыбыклы). «Чикләрсез татарлар» порталы