Корчажка (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корчажка (Зәй районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Корчажка
География
Русча топонимы Корчажка (Корчажки)

Корчажка (рус. Корчажка, Корчажки) ― Татарстан АССР Зәй районы Корчажка (1958 елдан Поручик, 1959 елдан Якты Күл) авыл советларына караган, 1960-еллар башында, Зәй ДРЭСы суыткыч-буасын тутыру сәбәпле, Воздвиженка авылына (1978 елдан Зәй шәһәре составында) күчерелгән торак пункт (авыл)[1] Авылның исеме Зәй шәһәрендәге бакчачылар җәмгыяте исемендә сакланып калган[2]..

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Дала Зәе елгасының сул ярында, хәзерге Зәй ДРЭСыннан көньяк юнәлештә урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.319474, озынлык 52.002887[2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык[3]
1858 1884 1913
239 353 489

Төп халык ― руслар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны XIX гасыр башында Зәй шәһәрчегеннән Дала Зәе елгасы агымы буенча 5 км өскәрәк күчеп утырган берничә крестьян хуҗалыгы нигезләгән. Зәй кешеләре ― XVII―XVIII гасырларда Мәскәү хөкүмәте тарафыннан Кама аръягына күчереп утыртылган Смоленск шляхтичлары һәм отставкадагы солдатлар нәселе.

1858 елда узган X ревизия мәгълүматлары буенча, Корчажка авылы (рус. выселок Корчажка) кешеләре дәүләт крестьяннары категориясенә кертеп исәпләнгән, авылда ике җенестән 239 кеше яшәгән.

1884 елда уздырылган хуҗалыклар буенча исәп алу мәгълүматлары буенча, авылда 60 хуҗалыкта 353 кеше яшәве теркәлгән. Бер гаиләгә 27 дисәтинә җир туры килгән (1 дисәтинә = 1,09 га), шуның 11,3 дисәтинәсе сөрүлек җир булган. Хуҗалыкларда 166 баш ат, 146 баш мөгезле эре терлек асралган. 60 хуҗалыктан 5 есе атсыз хуҗалык булып исәпләнгән, 46 хуҗалык 1—2 ат тоткан, 9 хуҗалык 3 һәм аннан да күбрәк ат җиккән [3].

Авыл кешеләренең төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек булган. Шулай ук умартачылык та табыш китергән. Авыл ЧаллыБөгелмә почта трактында урнашкан булу сәбәпле, авыл кешеләренең бер өлеше даими рәвештә йөк ташу (рус. извоз) белән шөгыльләнгән.

XIX гасыр ахырында авылда дүртьеллык земство мәктәбе ачылган.

1912―1913 еллардагы хуҗалыклар буенча исәп алу вакытында, авылда 76 крестьян хуҗалыгында 489 кеше, 1694 баш төрле мал-туар исәпкә алынган[3].

Корчажка авылы җәмгыяте милке булган җирдә ике шәхси милектәге хуҗалык ― төбәктәге билгеле сәүдәгәр И. Н. Бекетов һәм А. А. Зоркова җирләре урнашкан булган. Алар 65 әр дисәтинә җир биләгән. Хәзерге Зәй туган як тарихы музееның бинасын 1902—1903 елларда 1нче гильдия сәүдәгәре И. Н. Бекетов төзеткән, ике катлы йорт — төбәк дәрәҗәсендәге архитектура һәм тарих һәйкәле[4].

1917 елгы революция вакытында Корчажка авылы җәмгыяте ике дошман төркемгә бүленә. Инкыйлаб яклы төркемне И. Я. Горбунов (1891―1920), каршы як төркемне бертуган Миловановлар, Зубов җитәкли. 1917 елның декабрендә Горбунов йортында большевиклар партячейкасы оештырыла, аңа тирә-як авыллардан инкыйлаб яклы кешеләр дә керә. Авыл җәмгыятенең зур өлеше Совет хөкүмәте уздыра торган дәүләт файдасына крестьяннардан арткан икмәкне тартып алу (рус. продразверстка) сәясәтенә каршы була. Корчажка авылы кешесе Д. В. Милованов 1920 елда күтәрелгән Сәнәкчеләр фетнәсенең җитәкчеләреннән берсе була [3].

1930 елга кадәр авыл Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостена, 1930 елдан Акташ, 1935 елдан Зәй районнарына караган[5].

1920-еллар башында авылда авыл советы оештырыла. Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыл советларын эреләндерү вакытында Корчажка авыл советы гамәлдән чыгарыла, авыл Поручиково авыл советына кушыла. 1959 елның маенда Поручик һәм Якты Күл авыл советлары Якты Күл авыл советына берләштерелә. Соңгысына Корчажка авылы белән бергә Якты Күл, Поручик, Пустынка, Коммуна «Луч», Воздвиженка, Утяшкино авыллары керә.

Күмәк хуҗалыклар оеша башлагач, 1930 елда авылда «Тракторист» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оеша. 1935 елда колхоз рәисе итеп Барышев, аннары Страхов сайлана.

1950 елның июнендә, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлану белән «Тракторист» күмәк хуҗалыгына Чкалов исемендәге колхозны (үзәге Воздвиженка) кушалар. 1959 елда «Тракторист» колхозы 7 күмәк хуҗалык белән берләшә, эреләндерелгән хуҗалыкка «Кызыл Маяк» колхозы исеме бирелә (үзәге Яктыкүл)[6]. Эреләндерелгән колхозның рәисе итеп В. С. Казаков сайлана.

1961—1962 елларда Зәй ДРЭСы суыткыч буасын су белән тутыру сәбәпле, Корчажка авылы Воздвиженка авылы янына күчерелә һәм соңгысының исеме белән аталып йөртелә башлый[1]. 1973 елда Воздвиженка авылы һәм аның янына күчерелгән Корчажка авылы «Зәй» совхозына кушыла.

РСФСР Югары Советы президиумының 1978 елның 5 апрелендәге «Яңа Зәй бистәсен республика буйсынуындагы шәһәр итеп үзгәртеп кору һәм аңа Зәй исеме бирү турындагы» Указы нигезендә, Воздвиженка авылы (Яңа Зәй штб, Иске Зәй штб, Беренче Бөгелде, Заготзерно, Мирный бистәләре белән бергә) Зәй шәһәре составына кертелә[7]. Зәй шәһәре составында Воздвиженка бистәсе бар. Бистәдә руслар, татарлар, башка милләт вәкилләре яши. Бистә халкы Зәй шәһәренең сәнәгать предприятиеләрендә, бер өлеше авыл хуҗалыгында эшли.

Корчажка авылы атамасы Зәй шәһәрендә урнашкан «Корчажка» бакчачылар җәмгыяте (рус. Садоводческое общество «Корчажка») исемендә сакланып калган[2].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]