Просвет (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Просвет (Зәй районы) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Просвет (рус. Просвет) — Татарстан АССР Зәй районы Александр Бистәсе авыл советына караган, 1986 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Урман Зәе (Ирнә) елгасының уң ярында, Александр Бистәсе авылыннан 1,5 км аскарак, Зәй тимер юл станциясеннән 15 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.204256, озынлык 52.086225[2].

Почта индексы — 423503.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[4]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык [5][6]
1930 1939 1966 1986
54 64 77 0

Төп халык — руслар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа торак пункт 1920-еллар башында Александр Бистәсе авылыннан аерылып чыгып, үз җирләренә якынрак урнашкан крестьяннар тарафыннан нигезләнгән. Авылның атамасы «Просвет» «якты киләчәк»не аңлаткан.

Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1930 елда «III пятилетка» (3нче бишьеллык) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. Артельгә 356 га сөрүлек җирләр һәм Урман Зәе үзәненнән болыннар бүленеп бирелә.

Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 4 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган).

1930 елдан авыл Акташ районына, 1948 елдан Зәй районына, 1963 елдан Чаллы районына, 1986 елдан Зәй районына караган[6].

1950 елда, колхозларны эреләндерүнең беренче дулкынында, «III пятилетка» (Просвет) белән «II пятилетка» (Киселевка) бер эреләндерелгән колхозга — «II пятилетка»га берләшә.

1952 елгың 1 гыйнварына авылда 19 хуҗалык булып, 77 кеше яши, төп халкы — руслар.

1958 елның апрелендә «II пятилетка» «Кызыл партизан» колхозына кушыла[7][8][9].

1970 елда «Кызыл партизан» колхозы шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртеп корыла (беренче директор – А. С. Рагузин). Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тарала башлый[6]. Бер өлеше кире совхозның үзәк усадьбасы булган Александр Бистәсенә әйләнеп кайта, бер өлеше якындагы шәһәрләргә, шул исәптән Зәй шәһәренә күчеп китә.

1986 елда авыл яшәүдән туктый [5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Просвет. Tatarica. Татарская энциклопедия
  • Просвет. Исчезнувшие населѐнные пункты Республики Татарстан: справочник / под ред. Р. В. Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с. ISBN 978-5-902375-13-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Просвет. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  2. Заинск на карте.
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  5. 5,0 5,1 Провет. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 195-196.
  6. 6,0 6,1 6,2 Просвет. Tatarica. Татарская энциклопедия
  7. Просвет. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 236-237
  8. ТАССРның 1941 елга кадәр торак пунктлары. Зәй районы. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре
  9. Александровская Слобода. Tatarica. Татарская энциклопедия